Туган як

“Театр миңа яшәргә көч бирә”...

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында Татарстанның атказанган артисты, театр аксакалы Альберт Хәмзә улы Ибраһимовның юбилее гөрләп узды.

Кара әле, “Уза гомер, аккан сулар кебек” дип җырланган кебек, әле егетләр кебек яшь, чибәр, мөлаем, түбәнкамалыларның яраткан артисты Альберт Ибраһимов та алты дистәне тутырган икән.

Яшьтәше, авылдашы Минәхмәт Вәлиев әйтүенчә, Альберт инде беренче сыйныфта ук укытучысының: “Балалар үскәч кем буласыз?” дигән соравына, “Мин үскәч, артист булам” – дип, чатнатып җавап биргән.  Балачак хыяллары аны Башкортстаннан Татарстанга алып килә. Альберт Хәмзә улы үзенең иҗат юлын 1987 елда Әлмәт театрыннан башлап җибәрә.  1999 елдан бирле ул Түбән Кама шәһәре театрында. Альберт Хәмзә улы – тамашачыларның яраткан артистларының берсе. Иҗат итү чорында аңа шактый рольләр уйнарга туры килә. Араларында күз яшьләре чыканчы көлдергән комедияләр дә, әрнеп елаткан драма рольләре дә бар. Әйтергә кирәк, артист һәр икесен дә бертигез дәрәҗәдә профессиональ, оста башкара. Әйтик, “СССРда ясалганнар” комедиясендәге Самат Мансурович дисеңме,  “Алпамыш алпавыты”нда – Айтуган, “Ил” драмасында – Гаделгәрәй, “Яра”да Шәкүр – барысы да тамашачы тарафыннан җылы кабул ителгән.

Якыннан белүчеләр, Альбертны яхшы яктан гына искә алалар. Театр артисткасы Гөлназ Фәхразиева: “Альберт белән 20 ел чамасы бергә эшлим. Театрга иң беренче булып килеп, иң соңгы китүчеләрнең берсе ул. Альберт кешелекле, ярдәмчел. Кирәк чакта белеп, ярдәм кулы сузучы. Киләчәктә дә мин аңа иҗат уңышлары, алга таба да күп рольләр иҗат итүен телим”.

Театрның баш режиссеры Рөстәм Галиев: “Театр ул үзе бер дөнья. Театрда  һәр артистның үз урыны була. Альберт Хәмзә улы да театрда иң хөрмәтле кешеләрнең берсе. Ничә яшендә булуга карамастан, артист гел үз өстендә эшләргә, бер урында гына таптанып тормаска тиеш. Менә безнең Альберт шундый. Ул әле җәмәгать эшендә дә актив катнаша. Бүгенге көндә бу аеруча авыр вазыйфа. Театр ачылганда килгән буын бүген инде аксакаллар дәрәҗәсендә. Алар театрда үзләренең тәҗрибәләрен яшьләр белән уртаклашып, матур гына  театр традицияләрен дәвам итеп эшләсеннәр иде. Беренче буын артистлары да 60 ка җиткән икән, димәк безнең театрыбызның үз традицияләребез бар дигән сүз.  Альбертка бары тик изге теләкләремне җиткерәм”

Артист турында язганда, сөйләгәндә аның тормыш иптәше, җәмәгате, сөекле хатыны турында язмый һич ярамас. Бу яктан Альберт Хәмзә улы хатыннан бик уңган. “Без ирем белән 32 ел бергә. Ике бала тәрбияләп үстердек. Бүгенге көндә ике оныгыбыз бар. Артист хатыны булуның үз дәрәҗәсе, шул ук вакытта, үз авырлыгы да бар. Аны бары тик үз башыннан кичергәннәр генә белә. Яңа рольләр уйнаганда артистлар көне-төне диярлек театрда. Андый вакытларда сагынып көтеп алам мин аны. Уйнаячак һәр роле өчен борчылам. Бәхетемә, иремнән уңдым. Ул яхшы ир, үрнәк әти булды. Киләчәктә дә шулай тормыш юлын бергә узарга язсын”, – ди Зөлфия ханым ире турында сөйләгәндә.

 Күп еллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен бирелгән мактау кәгазьләре бихисап Альберт Ибраһимовның. Шулар арасында иң кадерлесе һәм иң мәртәбәлесе “Татарстан республикасының атказанган артисты” булса, менә тагын берсе – Туфан Миңнуллин исемендәге премия дә өстәлде.

Талантлы, кешеләр белән уртак тел таба белүче, үз эшен яратып башкаручы, татар милләтенең асыл ир-егете Альберт Хәмзә улы әле киләчәктә дә яңадан-яңа рольләре белән тамашачыны сөендереп торсын дигән теләктә калабыз.  Сезне әле тагын күп еллар сәхнәдә күрербез дип ышанабыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: