Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Түбәнкамалылар «Яшь профессионаллар» илкүләм чемпионатында җиңү яулаган

Түбәнкамалылар «Яшь профессионаллар» йомгаклау ярышларында 3 медальга һәм 7 медальонга лаек булган.

Бу хакта Түбән Кама администрациясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Яшь профессионаллар» X Милли чемпионатының финалы Россиянең 27 төбәгендә узган. Татарстан һәм безнең шәhәр вәкилләре 157 компетенциядә көч сынашкан.

Түбәнкамалылар өч бронза медален яулаган.

 Җиңүчеләр:

Илсаф Әхмәтвәлиев – «Химия технологияләре аппаратчысы» компетенциясендә;

Данил Гатауллин – «Синтез һәм минераллар эшкәртү» компетенциясендә;

Дарья Иванова – «Су технологияләре» компетенциясендә.

Шәһәрнең җиде вәкиле һөнәри осталыклары өчен медальонга лаек булган:

Валерия Фәйзуллина – «Лаборатор химик анализ» компетенциясендә;

Алинә Кайбышева – «Лаборатор химик анализ» компетенциясендә;

Дамир Сәхәбиев һәм Тамила Закирова – «Цифрлы метрология» компетенциясендә;

Олег Балякаев һәм Артур Фәрхетдинов – «Роботлаштырылган эретеп ябыштыру» компетенциясендә;

Карина Гаркун – «технология укыту»компетенциясендә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев