Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Түбән Каманың 91 нче балалар бакчасында инглиз теле буенча муниципаль конкурс узган

Чара ел саен үткәрелә. Быел конкурста 14 бала катнашкан.

Арина Мараткановага җиде яшь. Кыз полиглот булырга хыяллана. Аңа инглиз телен өйрәнү бик ошый, әмма киләчәктә ул тагын берничә телне үзләштерергә планлаштыра. Аңа бу эшендә әти-әнисе һәм тәрбиячеләре булыша.

“Минем тәрҗемәче буласым килә”, - ди Арина.

Конкурста катнашырга шәһәрнең төрле балалар бакчаларынан теләк белдергәннәр. Тик инглиз теле бәйгесенә бары тик яхшыларын – 14 сабыйны гына сайлап алганнар.

Ярыш уен формасында узган, катнашучыларга өч биремне үтәргә кирәк булган.

Быел бу чара дистанцион рәвештә үткәрелгән.

Әлеге конкурс ел саен үткәрелә. Аның максаты – балаларның чит телгә карата кызыксынуларын арттыру. Барлык катнашучылар да дипломнар белән бүләкләнгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев