Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Түбән Каманың 11 укучысы БДИны иң югары баллга тапшырган

Быел Түбән Каманың 11 чыгарылыш сыйныф укучысы Бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган.

Алар – 1,16 нчы мәктәп, 25, 32 нче гимназия һәм 14, 35 нче лицей укучылары.
тапшырган

Шулай ук, башка елны мәктәпне тәмамлаган бер кеше БДИны 100 баллга тапшырган.

Чыгарылыш сыйныф укучылары химия, әдәбият, рус теле, математика һәм тарих фәннәреннән югары нәтиҗәләр күрсәткән. 

Шулай ук, быел Түбән Кама районында база һәм профильле дәрәҗәләрендәге математика, химия, биология, физика, җәмгыять белеме, тарих, инглиз теле һәм әдәбият буенча күрсәткечләр яхшырган. Рус теле, информатика, география буенча күрсәткечләр бераз кимегән.

2022 елда Түбән Каманың 11 нче сыйныф укучыларының күбесе җәмгыять белемен сайлаган.

Узган елны Түбән Камада БДИны 100 баллга 10 кеше тапшырган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев