Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Түбән Кама районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин эшкә велосипедта килгән

Түбән Камада 20 май көнне “Эшкә велосипедта” акциясе бара. Шәһәр халкын бу көнне эшкә яки уку йортына велосипедта барырга чакыралар.

Акциядә район Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин да катнашкан.

 “Хәтерлисезме, балачакта ничек була иде? - Бир әле сәпидне, йөреп килим! Әлегә Түбән Камада велосипедым юк. Әмма бүген “Эшкә велосипедта” дигән акциядә катнашасым килде. Хәер, дуслар һәрвакыт янәшәдә һәм ярдәм итеп торалар!” – дип яза ул “В Контакте” социаль челтәрендәге шәхси битендә.

Түбән Кама өчен традициягә әйләнгән бу акция елына ике тапкыр үткәрелә. Аның максаты – велосипед транспортын популярлаштыру.

Шәһәрнең төрле өлешләрендә “Энергетика нокталары” оештырылган: волонтерлар акциядә катнашучыларга җиләк-җимеш һәм кечкенә генә сувенирлар өләшәләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев