Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Түбән Кама фермерлары Халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә грантлар алган

6-8 июль көннәрендә Казанда «Агроволга» Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе уза.

Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең авыл җирлекләре белән эш буенча урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов «ВКонтакте» социаль челтәрендәге шәхси битендә хәбәр итә.

Быел күргәзмәдә Россиянең 42 төбәгеннән hәм, шулай ук, Төркиядән, Белоруссиядән, Көньяк Кореядән, Австралиядән, Нидерландтан 415 компания катнаша.

Чарада түгәрәк өстәлләр, конференцияләр, мастер-класслар, авыл хуҗалыгы техникасын күрсәтү, АПКның фәнни-гамәли проектлары ярминкәсе һәм масштаблы күргәзмә оештырылган.

«Агростартап» программасы буенча Түбән Кама фермерлары Ирина Мамонтова, Тимерхан Амерханов һәм Лилия Русу грантка ия булган.

«Алынган грантларның гомуми суммасы 9 млн. сум тәшкил итә. Безнең фермерларга үз проектларын уңышлы тормышка ашыруларын һәм югары нәтиҗәләргә ирешүләрен телибез!» – дип яза Нигъмәтҗанов.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X