Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Сезгә язсын әле бик күп язлар!

Язмабыз герое Рокыя Сәхәбетдиновага сугыш башланганда ун гына яшь булган. Ул балачакта кичергәннәрне безнең буын вәкилләренә күз алдына да китерү кыен.

«Көчле ачлык иде. Елаган балаларына карап, әнкәй дә «Нәрсә ашатыйм соң сезгә?» – дип кушылып елый иде. Аптыраганнан, ачлыктан шешенмәсеннәр өчен, безне күбрәк яткырып торды.

Ә без биш бала, беребез фронтка китте, дүртәү калдык. 1942 елда безне Ладога аша эвакуацияләделәр» – дип искә ала ул көннәрне Рокыя ханым.

Легендар «Тормыш юлы»ннан чыгып, гаилә Татарстанга кузгала. Балалар инде хәлсез, аларны хәрбиләр машинага күтәреп салалар. Ул чакта ачлыктан башта энеләре, аннары әтиләре үлеп китә. Алар Ладогада, машинадан чыгу белән, вафат булалар. Ә исән калганнарны бозаулар вагонына утыртып, поезд белән тылга, эвакуациягә алып киттеләр.

«Юлда әнкәй дә вафат булгач, безне Арча районына балалар йортына җибәрделәр» – дип, истәлекләре белән уртаклашуын дәвам итә Рокыя апа. Арча районы Субаш Аты авылындагы балалар йортында 100 бала урынына 200 сабый яши. Ашау ягы такы-токы. Үзләренә бирелгән бер калак шикәр комын авылга барып, бер бәрәңгегә алмаштырып йөри балалар. Авыл кешеләре белән бергә колхозда хезмәт куялар: урагын да уралар, кулга чабагач тотып, ындыр табагына кайткан игенне дә сугалар. Кышларын каяндыр кайтарткан дөя йонын эрләтеп, кул эшләренә өйрәтәләр. Эшкә өйрәнүнең файдасы тия тагын, алдагы тормышта – шәлләр, кофталар бәйләп якыннарын, туганнарын сөендерә.

Сугыш тәмамлангач, 1946 елда балалар йортын тараталар. Үсмер Рокыя апаны Казанга һөнәр училищесына фрезерлаучы һөнәренә укытырга җибәрәләр. Ә сеңлесен Яшел Үзәндәге «детдом»га җибәрәләр. Укып чыгып, Казанда эшли башлый Рокыя апа. Монда үзенең гомер юлдашы Галимҗан белән танышып, тормыш кора. 1973 елда Галимҗан ага белән Рокыя ханым, чакыру буенча, Түбән Камага килеп урнашалар. Тәртипле, эшчән гаиләгә, килеп азмы-күпме эшләүгә квартирын да бирәләр. Шушында төпләнеп калып, лаеклы ялга чыкканчы намус белән хезмәт куялар.

Пенсиягә чыккач та, Рокыя Сәхәбетдинова өйдә утырмый, яшь буынны тәрбияләүгә лаеклы өлешен кертә. Мәктәп балалары белән очрашып, Ленинград блокадасы кыенлыкларын, сугыш китергән афәтләр, шәһәребезнең төзелүе хакындагы истәлекләре белән уртаклаша.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев