Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Афәрин!

Шагыйрь Рәфыйк Әхмәдиев: «Җирне, хезмәтне яраткан кеше хезмәтсез тора алмый ул»

Аның шигьрияттә үз юлы бар, ул беркемне дә кабатламый. Шигырьләренең күбесе татар халкына, татар теленә, аны саклауга, үстерүгә, туган якка, табигатьнең матурлыгына багышланган.

«Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы, тугыз китап авторы Рәфыйк Әхмәдиев Яңа Чишмә районының Сөлчә Башы авылында Бөек Ватан сугышы инвалиды Гомәр абый белән Хәдичә апаның өч балалы гаиләсендә өлкән бала булып дөньяга килә. Бик кечкенә чактан әтисез калып, авыр эшләр эшләп үсәргә туры килә аңа. 

Рәфыйк абый башлангыч сыйныфны туган авылында, сигезенче сыйныфны күрше авылда тәмамлый. Авыл хуҗалыгында эшләп, кичке мәктәптә укып урта белем ала. «Яраткан укытучыларым — башлангыч сыйныф укытучысы Мәүлет абый Юнысов, тарих укытучысы Гариф абый Шәрифуллин, химия укытучысы Шәфыйк абый Хәйруллин иде, ә әдәбиятка мәхәббәт уяткан укытучым Флюра апа Әхмәтшина булды. Китаплар укырга бик яраттым», — ди Рәфыйк абый. 

Зур елгаларга, табигатькә булган мәхәббәте Рәфыйк абыйның романтик хисләрен тормышка ашырырга ярдәм итә — ул Чистай елга училищесына керә. Анда укып, «машинист-рулевой» дипломына ия була һәм 1966-1968 елларда Идел, Агыйдел, Чулман, Нократ елгаларында пароходлар йөртә. 

Ләкин Рәфыйк Әхмәдине ул еллардагы данлы төзелеш — Түбән Кама тарта, һәм 1969 елның көзендә шәһәргә килеп, "Татэнергострой«ның беренче автохуҗалыгына слесарь булып урнаша. Анда эшләгән вакытта ул шофер һөнәрен үзләштерә. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, 1 нче ТЭЦта шофер, механик, гараж начальнигы булып эшли. 

Яшьлек — яшьлек инде! Күңелле ял итәргә дә онытмыйлар яшьләр. 1974 елның ямьле җәй аенда Чулман ярында егетләр, кызлар волейбол уйнаганда, Рәфыйк абыйның күзе шундагы кызларның берсенә төшә. Ул 44 нче һөнәр көллияте укучысы Сарман кызы, чибәр, сылу Венера була. 1975 елда яшь пар гаилә кора. Еллар дәверендә гаилә бәхетен тулыландырып бер малай, ике кызлары дөньяга килә. 

Ул елларда Рәфыйк Гомәр улы шин заводында, ПАТП да шофер булып эшли. 1979 елдан 2 нче ТЭЦның автотранспорт цехын җибәрүдә үзеннән лаеклы өлеш кертә — цехны җитәкли, 1986-1994 елларда Көнбатыш Себердә вахта ысулы белән нефть вышкалары төзелешендә кранда машинист булып эшли. Аннары «Сетевая компания» җәмгыятендә хезмәт куя. 

Рәфыйк Әхмәдинең беренче шигырьләре 2000 еллар башында туа. «Без — татарлар», «Татар теле» исемле шигырьләре "Туган як«газетасында басылып чыга. Ул 2004 елдан «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенә йөреп, каләмен чарлый. Шигырьләрдән тыш Рәфыйк абый мәкальләр, әйтемнәр дә яза, алар мәгьнәле, китапларында лаеклы урын били. 2020 елда Рәфыйк Гомәр улының «И туган тел, и газиз тел» дип аталган китабы Мәгариф һәм фән министрлыгы аша республикабызның мәктәпләренә таратылуы бик күркәм, шатлыклы вакыйга. Шунысы дә үзенчәлекле — ул китапларын сатмый, бүләк итеп бирә. 

Р.Әхмәди шигырьләренә Башкортстаннан танылган композитор Роберт Тимербаев, Казаннан җырчы Габелфәт Сафин, автор-башкаручы Илшат Хәбибулин көйләр язган. Шигырьләренә көйләрне үзе дә яза Рәфыйк абый — аның «Татарстан», «Әминәкәй», «Сөлчә Башы», «Ялгыз торна», «Кайда син, яшьлегем» һәм башка җырлары үзенең җыр китабында урын алган. 

Республикабызның мәдәният министрлыгы, Татарстан язучылар берлеге рөхсәте, Рәфыйк Әхмәди инициативасы белән 2022 елда Бөек Болгар җыенында шигьрият мәйданы ясалды. Анда танылган язучылар белән беррәттән ул да үзенең шигырьләрен яңгыратты.

Рәфыйк Гомәр улы республика, регион, шәһәр, район күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә дә актив катнашып килә. Аның Мактау грамоталары, дипломнары хәйран. Ул «Балаларга бүләк» исемле республиканың «Рухият» фонды дипломы иясе; муниципаль районның «Яңгыра, җыр, киңлекләрдә!» бәйгесендә шигырь номинациясе призеры, лауреат; Яр Чаллының «Сәнгатьле уку осталары» бәйгесендә җиңүче, җирле узидарә бәйгесендә жюриның махсус призы иясе. 

Лаеклы ялга чыккач Рәфыйк абый белән җәмәгате Венера Сухрау авылында үз хуҗалыклары белән терлек асрап яшиләр. «Җирне, хезмәтне яраткан кеше хезмәтсез тора алмый ул», — ди Рәфыйк абый. Олы яшьтә булуына карамастан, ул «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе эшләрендә актив катнаша, бюро әгъзасы да әле. Якын булмаган авыл җиреннән шәһәргә һәр утырышка килеп, үзенең фикерен белдерә, бер нәрсәгә дә битараф калмый. 

Рәфыйк Гомәр улы тормыш иптәше Венера белән өч балаларына, дүрт оныкларына сөенеп яшиләр. Күптән түгел генә гаилә тормыш башлауларына 50 еллык юбилей бәйрәмен — алтын туен билгеләп узды бу пар. Рәфыйк абыйга озак еллар тормыштан, хезмәттән, иҗаттан ямь табып яшәвен телибез.

Рушания Габбасова, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең җаваплы сәркатибе

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев