Туган як

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы урынбасары Рамил Муллинга «Коткару хакына бердәмлек өчен» медален тапшырган

Бүген Түбән Камада 33 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең өйрәнү-тренировка комплексы базасында «Лучшее звено газодымозащитной службы МЧС России 2022 года» исеменә Бөтенроссия ярышларының йомгаклау этабы уза.

Бу хакта шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара кысаларында Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры урынбасары, генерал-полковник Илья Денисов Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллинга Россия ГТХМ ның «Коткару хакына бердәмлек өчен» медален тапшырган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: