Туган як

Рамил Муллин Бөек Ватан сугышы ветеранын якынлашып килүче бәйрәм белән котлаган

Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин Бөек Ватан сугышы ветераны Зинур Дәүләткәровны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлаган.

Ветеранга – 98 яшь, ә ул элеккечә көчле рухлы, көр күңелле, хаман да хыялланырга һәм шаярырга ярата.

Зинур Дәүләткәровны котларга 36 нчы мәктәп укучылары һәм укытучылары да килгән. Балалар аңа шигырьләрен сөйләгәннәр, нык сәламәтлек теләгәннәр һәм рәхмәт сүзләрен әйткәннәр.

 

 

Зинур Дәүләткәр улы 1942 елда хезмәткә алынган. Мәскәү өлкәсендә артиллерия полкында хезмәт иткән. Хәрби эшкә кыска вакыт эчендә өйрәнеп, октябрь аенда фронтка киткән.

Уку вакытында ук аны «снайпер» дип атаганнар.

1943 елның июлендә Зинур Дәүләткәровичның аягы авыр яраланган, аны танк командиры дип билгеләгәннәр.

1947 елда ул туган авылына олы яшьтәге ата-анасына ярдәм итәргә кайткан. Камада паромчы булып эшләгән. Кама Тамагы районының Тәмте авылында белем алганнан соң колхозда балыкчы һәм умартачы булып эшләгән.

2014 елда Зинур Дәүләткәров гаиләсе белән Түбән Камага күчеп килгән. Ул тормыш иптәше белән ул hәм кыз үстергән, аларның 4 оныгы һәм 6 оныкчыклары бар.

Зинур Дәүләткәр улы III дәрәҗә «Дан» Ордены, «Кызыл Йолдыз» ордены, «Батырлык өчен» медале, «Кенигсбергны алган өчен» медале, «Германияне җиңгән өчен» медале, юбилей медальләре, «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: