Туган як

Олы бүләккә лаек булды

Кремльдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов якташыбыз, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе, халык шагыйре Разил Вәлиевкә  “Дуслык” ордены тапшырды.

Разил Исмәгыйль улы әлеге шатлыгы белән уртаклашып: “Бу орденда туган ягым Түбән Каманың да өлеше бар. Мине рәттән 4 мәртәбә Дәүләт Советы депутаты итеп сайлап, зур ышаныч күрсәткәннәре өчен мин якташларыма мең рәхмәтле”, – диде.

Без аны әлеге олы бүләккә лаек булуы белән котлыйбыз! Бу – барыбыз өчен дә чиксез горурлык.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: