Туган як

«Нижнекамская правда» корреспонденты социаль журналистика буенча бөтенроссия конкурсында җиңүче булган

«Нижнекамская правда» газетасы корреспонденты Ландыш Саярова «Герои пера» социаль журналистика буенча бөтенроссия конкурсының «Печать общества» номинациясендә җиңүче булган.

Быел Россиянең 24 шәһәреннән 31 массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре конкурсның финалистлары булган. Барлыгы Россиянең 86 төбәгеннән 349 кеше катнашкан.

Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә «Благосфера» хәйриячелек һәм социаль активлык үзәгендә узган.   

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: