Туган як

Музыка мәктәбе укучылары Бөтенроссия конкурсында җиңү яулаган

Мәскәүдә «Россиянең яшь талантлары – 2022» Бөтенроссия конкурсы узды.

Бу хакта Түбән Кама муниципаль районының 1 нче балалар музыка мәктәбе вәкилләре социаль челтәрләрдәге учреждениенең битендә хәбәр итә.

Түбән Каманың 1 музыка мәктәбендә укучы өч бала конкурста җиңү яулаган:

 Азалия Гыйззәтуллина «Скрипка» номинациясендә – өченче урын;

Анна Сәхапова «Виолончель» номинациясендә – өченче урын;

Зәринә Сабирҗанова «Фортепиано» номинациясендә – өченче урын.

Конкурс П.И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе каршындагы академик музыка училищесы базасында узган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: