Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

«Мунчачы»лар «таш»ны яхшы кыздыра

“Мунча ташы” театрының Түбән Камадагы тапшыруларын яратып, көтеп алабыз. Әйтик, без мәктәптә укыганда җәй башында колхоз автобусы белән шәһәргә экскурсиягә алып баралар иде. Шәһәрдә безнең иң яраткан нәрсә - 15 тиенлек туңдырма. Менә шул экскурсияне көткән кебек, ел буе көтәбез “Мунча”ны. Яки, балачакта ничек көтә идек Сабантуй бәйрәмен, хәтерлисезме?! Бик кадерле һәм тәмле бәйрәм иде бит без бәләкәй чакларда. “Мунча ташы” театры тамашасын да нәкъ менә шул бер тәмле әйбер кебек сагындыра.

 Шәһәребездә торып, “Мунча ташы”на бармау, Мәскәүдә яшәп, Мавзолейны күрмәү кебек инде ул. Ә тамаша шәп! Хәзер бит артистлар халык җыям, кеше шаккаттырам дип, шоу ясыйлар! Бу инде татар халкының тамаша сүзеннән бик ерак тора торган акырулы-бакырулы, сикерүле нәрсәдер.  Концертлары да шулай ук. Барысы да диярлек мөмкин кадәр акча эшләүгә корылган. Аларның фонограммага авыз ачып-ябып йөрүләрен фәлән сум акча түләп карап утырганчы, мин лучше интернеттан үзем теләгән җырчыны эзләп табып тыңлыйм.

Ә “Мунча ташында”  юмор башка. Анда сатира һәм сарказм зәвык белән, шундый итеп бирелгән. Рәхәтләнеп авыз ерып, үзебездән көлеп утырабыз. Әйтик, вакытлы матбугатта, телевидение экраннарында, участок полицейскийлары  авызыннан “алдартазлар тозагына эләгә күрмәгез. Теләсә нәрсәгә ышанмагыз” дигән кисәтү яңгырап торса да, рәхәтләнеп үзебез теләп алданабыз! Гади эштә эшләгәндә ярыйсы гына күренгән кебек берәүгә, кечкенә генә булса да кәнәфиле урын тәкъдим итеп кара – гел Гамил герое кебек кылана башлый.

Менә инде 40 елдан артык сәхнә тотсалар да, туйдырмый алар. Моның дәлиле – һәр концерта тулы зал халык. Хәтта короновирус та куркытмый үзләрен! Короновирус дигәннән, яңа тамаша да шушы замана чире белән исемләнгән. Быел коллективларына Раннур Әүхәдиев дигән яңа егет тә алганнар икән, уйнавы килешле.  Ә Камил, Гамил, Рөстәм Рахманкул, Әлфис, Рөстәм Хәсәнов һәм Илгизгә татар эстардасында гомумән, конкуренция юк!

Ул кәчтүмнәрен күрсәң син!  Килешеп тора үзләренә. Зәвыклы да, шул ук вакытта “мунчачы”лар стиленә дә туры килеп, суйган да каплаган! Бу инде лосина киеп йөрүче егетләр түгел, аларга карарга куркып, оялып утырасың, шулкадәр сыланып тора!  Бу егет-кызларның әти-әнисе юкмы икәнни соң, бераз булса да киңәш бирергә дип уйлап куям кайчак.

Сүземне тәмамлап, “Мунча ташы” җитәкчесе Гамил Әсхәдулла турында берничә сүз язмый китми һич мөмкин түгел. Ул авылдашлары арасында хөрмәт казанган, игелекле шәхес. Ел саен үз исәбеннән авылдашларын вакытлы матбугатка бушлай яздыра ул. Яз җитүгә, ярдәмчесез калган әби-бабайларның бакчаларын эшкәртеп бирүче дә ул. Кешенең яхшылыклары да, кылган начарлыклары да гамәл дәфтәренә текрәлеп бара. Аның эшләгән эшләре әҗере үзенә меңе белән эйләнеп кайтсын. “Мунча ташы” театры да әле тагын бик күп еллар түбәнкамалыларны гына түгел, бар дөньяга сибелгән милләттәшләребезне үзенең мәзәкләре белән сөендереп, юатып һәм көлдереп торсын.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев