Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

“Мин тормышны өзелеп яратам!”

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе оештырган “Татар телендәге әдәби әсәрләр” бәйгесенең “Шигырь” номинациясендә шәһәрдәшебез Фәрсия Зиннурова өченче урынга лаек булды.

“Бу бәйге хакында интернеттан укыдым да, үземнең иҗат җимешләремне җибәреп, көчемне сынап карарга булдым. Һәр шигырь авторның тәхәллүсе буенча гына тикшерелгәнгә, чын исемнәре җиңүчеләр ачыклангач кына билгеле булды. Үземнең призлы урынга лаек булганымны белгәч, дулкынландым да, сөендем дә” – дип кичерешләре белән уртаклашты ул.

Әйе, мондый дәрәҗәле бәйгедә призлы урын алу өчен шигырьләреңнең күңел түреннән чыккан булы һәм чын йөрәктән иҗат ителүе кирәк. Ә Фәрсия Зиннурованың шигырьләре нәкъ шундыйлар.

Фәрсия Мәхтүм кызы – Актаныш районы Чиялек авылы кызы. Минзәлә педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетынын татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала. Хезмәт юлын мәктәптә укытучы булып башлый. Ике ел эшләүгә тырыш, максатчан кызны күреп алып, район халык мәгарифе бүлегенә эшкә чакыралар. Анда башлангыч мәктәпләр буенча методист, аннары Пионерлар йорты директоры булып эшли. 1979 елда бишенче сыйныфтан бирле яратышып йөргән Газинурына кияүгә чыга. Кызганыч, иренең гомере кыска була. Тормышларының иң матур чагында,  42 яшендә Фәрсия ханым тол кала.

Гаилә коргач, ире белән Түбән Камага килеп урнашалар. Монда инде балалары белән якынрак булу өчен балалар бакчасына эшкә керә. Башта тәрбияче, аннан рус балалары өчен логопед булып эшли башлый. Ә инде узган гасырның 90 нчы елларында, милли күтәрелеш чорында, Фәрсия ханым шәһәребездә беренчеләрдән булып, 78 нче балалар бакчасында татар балалары өчен логопед төркемнәре ача. Татар балалары өчен бу өлкәдә бернинди дә кулланма булмаганга, җиң сызганып эшкә керешә. Көчен дә вакытын да кызганмый – дидактик материаллар туплый. Бу тупланган материалларны Татарстан Мәгариф министрлыгында күреп алып, берничә китап бастырып чыгаралар. Ә менә “Бала сөйләмендәге кимчелекләрне төзәтү” дигән китабы Халыкара дәреслекләр һәм пособиеләр конкурсында I дәрәжә Диплом һәм беренче премиягә лаек була.

Фәрсия Зиннурова шигырьләр язу белән мәктәп чорларыннан ук мавыга. Үзе әйтүенчә, алар гаиләсендә шигырь язмаган кеше юк. Алар үзара сөйләшкәндә дә шигырь белән аралашалар. Балалар белән эшләү дәверендә, нәниләр өчен жинел, йөгерек тел белән язылган шигырьләр тудыра ул. Шул ук вакытта күңел халәтен чагылдырган шигырьләре, дусларына аталганнары да байтак.

Фәрсия ханым күп методик һәм шигырь китаплары авторы. Кайберләрен дусларына, туганнарына бүләк итәр өчен аз күләмдә генә бастыра. Аның туган авылына багышлап язган “Чиялегем” һәм “Чияле шомыртлары” шигырьләренә классташы Чаллының “Заман” төркеме җитәкчесе Зөфәк Галимов көй язган.

Лаеклы ялда булса да, кул кушырып тик утырган вакыты юк Фәрсия Мәхтүм кызының. Бакчасында ниләр генә үстерми, инде тәрәзә төпләре тулы помидор, борыч үсентеләре! Уллары Илдар белән Динарның киңәшчесе, дүрт оныгының яраткан дәү әнисе дә әле ул.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев