Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

«Милләтемнең затлы кызы»

Татар хатын-кызы нинди булырга тиеш, дип сорасалар, бер дә икеләнмичә, Гөлсинә Ибраһим кызы Галиуллина кебек, дияр идем.

Кем соң ул зәвыклы-зыялы, якты йөзле, тәмле телле, ипле-итагатьле Гөлсинә ханым?

Аның килеш-килбәте, киенүе, үз-үзен тотышы, кешеләр белән аралашуы милләтнең асылын ачып бирә. Җитәкче буларак, хезмәттәге принципиальлеге, ачык максатлар куюы, кешеләргә ярдәмчеллеге белән аерылып тора. Холык-фигыле, үз-үзен тотышы, кешеләргә булган мөнәсәбәте белән коеп куйган лидер-оештыручы ул! 

Гөлсинәгә кешелекле булу, башкаларны хөрмәт итү сыйфаты кечкенәдән сеңгән: туган авылы — Балык Бистәсе районы Котлы Бөкәшнең олы йөрәкле, оста куллы халкыннан, изге күңелле әти-әнисеннән, сеңелләрен иркәләгән, әмма таләпчән абый-апаларыннан күчкәндер, мөгаен. «Әти белән әни безне сүз белән түгел, эш белән тәрбияләделәр, эш белән чыныктырып, алдагы тормышка әзерләделәр, — ди ул үзе. — Шәлнең бер читен бәйләп әзерләгәч кенә урамга уенга чыга идек», — дип искә ала балачак елларын Гөлсинә (Балык Бистәсе районының элекэлектән мамык шәлләр бәйләү осталары белән танылу алган төбәк булуын күпләр беләдер?)... 

2018 елда күзләрендә эш дәрте балкыган Гөлсинәгә «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының Түбән Камадагы бүлеген җитәкләүне ышанып тапшыралар. Аның тәкъдиме һәм турыдан-туры катнашында уздырылган чаралар миллилекләре белән аерылып тора. Күңеленә килдеме — эшләми калмый инде аны Гөлсинә: фикердәшләрен дә таба, мөмкинлекләрен дә эзли. «Эшлисе килмәгән — сәбәбен, булдыклы — әмәлен таба», — диләрме әле? Планнары көннән-көн арта. Хатын-кызлар өчен, Үзәк мәчетнең «Түбән Кама әниләре» төркеме белән берлектә, иман, әдәп-әхлак, намаз гамәлләрен өйрәнү дәресләр уздырып, хатын-кызларыбызны Коръән укырга гына өйрәтеп калмыйча, аларны яулык бәйләргә дә, изү-калфак тегәргә, чигәргә дә өйрәтә алар. 

Укучыларга, яшьләргә гаилә кыйммәтләрен аңлату — оешма эшенең мөһим бер юнәлеше булып тора. Хәзер бит тормышта ялгызлык күренеше еш күзәтелә. Ә аккалфаклылар яшьләргә гаиләнең мөһимлеге турында сөйлиләр: кияүгә чыгу, никах үткәрү, гаилә бөтенлеге, бала туу белән бәйле йолалар, сөннәткә утырту һ.б. йолалар белән таныштыралар. 

Талчыбыктай зифа, нәфис шушы ханымның бу кадәр эш башкара алуына гаҗәпләнүче бер мин генә түгелдер. Әле аларның барысы да игелек хакына кылынучы иҗтимагый эш булуын да исәпкә алсак... Эшен ихластан башкаруы, шуннан тәм табуы, тормышны, кешеләрне яратуы аңа көч һәм илһам бирәдер, күрәсең.

Әйе, «Тирән елгалар тавышсыз ага», — ди татар халык мәкале. Ипле, итагатьле, күркәм холыклы Гөлсинә ханым милләтебез, телебез өчен катлаулы бүгенге заманда бик күп күркәм гамәлләр башкара. «Татар рухы кече яшьтән үк җаныбызга сеңдерелсә, без аны беркайчан да югалтмаячакбыз. Милли мәдәниятебез һәм сәнгатебез, йолаларыбыз, гореф-гадәтләребез яшәешебезнең умыртка баганасын тәшкил итә. Без аларны киләчәк буынга, балаларыбызга тапшырырга тиешбез, — ди Гөлсинә Ибраһим кызы. — Шул максатны күз уңында тотып, миллилекне халкыбыз күңеленә күчерәсе, әби-бабайларыбыз кигән киемнәрне яңартып, заманчалаштырып янәдән кулланышка кертәсе иде. Алар бик тә матур бит безнең», — ди ул. Кешеләр кызлар-егетләрнең киемнәренә карап, аларның нинди милләттән икәнлеген аңлап, сокланырга тиеш! «Милли күлмәкләребезне, алка-беләзекләребезне үзебез кимәсәк, балаларыбыз шуны күреп үсмәсә, киләчәктә халкыбыз һөнәрләрен кем дәвам итәр?!» — дигән риторик сорауга җавап итеп, Кол Гали исемендәге милли китапханә белән берлектә «Кулыңнан гөлләр тама» проектын оештырды аккалфаклылар. Медицина көллиятендә белем алучы кызлар зур теләк белән татар кызы күлмәген милли бизәкләр чигелгән атрибутлар: түшлек-изү, яка, билбау, җиңсә белән баеттылар. Үзләренә бик тә килешеп торган әлеге күлмәкләрне, «Татар кызы булуым белән горурланам» дип исемләнгән чыгыш-дефиле аша, региональ утырышка килгән ханымнарга тәкъдим иттеләр.

Узган ел азагында шәһәребездә «Ак калфак» оешмасының республикакүләм утырышы зур уңыш белән узды. Җирле бүлек гореф-гадәтләрне, фидакарь хезмәтләре белән илгә-көнгә танылган төбәгебез шәхесләрен кунакларга күрсәтүне максат итеп куйды. Шәһәребездә уздырылган чараларны, башкарылган гамәлләрне күргән ханымнар «Ак калфак» оешмасының Түбән Кама бүлеге эшенә югары бәя бирделәр. Ә бу эшләрнең башында, әлбәттә инде, Гөлсинәбез тора. Апрель ахырында Казанда III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездында «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» Бөтендөнья татар конгрессының халыкара берлеге медале белән бүләкләнүе әнә шушы зур, игелекле хезмәтенә иң югары һәм лаеклы бәя булып тора, минемчә. 

Кайсы заманда яшәсәк тә, ничә генә яшьтә булсак та без, хатын-кызлар, яшәрү, матурлык серләрен эзлибез. Еллар узган саен адәм баласының иң зур байлыгы — күркәм холык, ныклы иман, әдәп-әхлак икәнлегенә инанабыз. Гөлсинә ханым үзен бик бәхетлеләрдән саный: гомере буе күңеленә хуш килгән эш белән шөгыльләнә, янәшәсендә шатлыгын уртаклашучы, борчу-мәшәкатьләрен бүлешүче ире Айрат, улы белән кызы бар. Бик матур, тату гаилә алар. Икенче әнисенә әйләнгән каенанасы белән мөнәсәбәтләре дә күпләрне көнләштерерлек. Берберсе өчен өзелеп, җан атып торуларын күреп, кем генә сокланмас икән! Җылы, якты өеннән дус-туганның өзелеп торганы юк. Килгән һәркемне якты йөз белән каршы ала, кайнар чәе, тәмле ризыгы әзер. Ничек өлгерә диген! 

Гөлсинәнең тагын бер күркәм сыйфаты турында әйтми үтсәм, язмам тулы булмас иде. Туган авылы Котлы Бөкәштә кендек каны тамган нигезне Айраты белән күз карасыдай саклап тота ул, һәм моны үзенең зур бурычы дип саный. Ә бит бу игелекле эшнең күпме көч һәм сабырлык таләп итүен ире дә, үзе генә беләдер Гөлсинә! 

Хатын-кызны, гадәттә, гаилә учагын саклаучы, дибез. Ә Гөлсинә Галиуллина кебек гүзәл затлар милләт сагында да тора!

Гүзәлия Гыйбадуллина,

Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге президиумы әгъзасы, Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев