Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Халык иҗаты йотында Олы көн – Пасха бәйрәме булды

29 апрельдә Түбән Камада Олы көн – Пасха бәйрәмен зурлап билгеләп уздылар.

Бәйрәм чаралары Халык иҗаты йортының фойесында 17.00 сәгатьтә үк башланды. 

Чакырылган кунаклар, төрле милли оешмалар вәкилләре һәм тамашачылар милли җырлар, биюләр башкардылар, уеннар оештырдылар. Түбән Каманың “Сүрәкә”, “Баш чишмә” ансамбльләре чыгышлары бәйрәмнең матур бер бизәге булды, билгеле. 

Шунысын да әйтергә кирәк, бу көнне тагын бер шатлыклы вакыйганы – Түбән Кама керәшен мәдәни-этнографик җәмгыяте оешуга 30 ел тулуны да билгеләп уздылар. 

Соңыннан бәйрәм Халык иҗаты йортының зур залында дәвам итте. Тантанада Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин, Халыклар дуслыгы йорты директоры Васил Хафизов, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиев, шәһәр һәм район ветераннар советы рәисе Григорий Китанов, Түбән Камада эшләп килүче барлык милли оешмалар җитәкчеләре, Казаннан чакырылган кунаклар бар иде. 

Әлбәттә, Түбән Кама керәшен мәдәни-этнографик җәмгыятенең алыштыргысыз җитәкчесе, керәшен халкының асыл заты Тамара Алексеевна Баһаветдинова бәйрәмнең үзәгендә булды. Мөхтәрәм кунаклар, аерым да, бергәләшеп тә сәхнә түренә чыгып, керәшеннәрне олы бәйрәм һәм юбилей белән котладылар, бүләкләрен тапшырдылар. 

Кыскасы, бәйрәм шыгырым тулы зал белән, югары дәрәҗәдә узды. Афәрин!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев