Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

«Көчсезләр блогер була алмый»

Бүгенге язма герое – шәһәребезнең танылган блогеры Алмаз Низамов. 14 меңгә якын язылучысы булган, танылган шәхесләр белән якыннан аралашучы блогер дип әйтмәссең үзен. Бик тыйнак, «йолдыз» чире дә юк.

Алмаз ике бала әтисе. Хатыны Дилбәр белән кызы Мәликәне һәм улы Сәйдәшне тәрбияләп үстерәләр. Никахларына 27 февральдә 7 ел була. Үзе әнисе Энҗе һәм әтисе Фәритнең бердәнбер улы. Язмыш дими ни дисең, өч баладан үзе генә исән кала шул Алмаз. Кечкенә вакытта  апасының үлемен бик авыр кичерә. Бу сабый өчен стресс була.  Әнисе гомере буе сатучы булып эшләгән, әтисе– машина йөрткән. Алмазны табиблар йөри алмас дип шикләнсәләр дә, әнисе тырышлыгы, үз үҗәтлеге белән йөрергә дә өйрәнгән. Әнисе Энҗе ханым малаен аякка бастыру өчен шәһәрнең бер башыннан икенче башына йөрткән. Өйдәге эшләрне башкарырга да, улын дәваларга йөртергә дә өлгергән. “Минем әнием кебек әниләр дөньяда сирәк” дип әнисен бик яратуын, аңа ихтирамын җае чыккан саен белдерә Алмаз Низамов.

Шушы очрашудан файдаланып, мин аңа үземне һәм аның язылучыларын кызыксындырга берничә сорау бирдем.

- Алмаз, бүгенге көндә син танылган блогер. Син ничек интернет дөньясына кереп китә алдың?

- Мин  үзем оялчан егет. Турыдан –туры элемтәгә чыгып, кешеләр белән аралашырга ояла идем. Оялуны бетерер өчен “Выход из комфортной зоны” дигән махсус акцияләрдә катнаштым. Ә интернет ул үзе  башка бер дөнья. Эшли башлаган чакларды башкаларга язылып, аларның ничек эшләгәннәрен күзәтеп, өйрәнеп, тәҗрибә тупладым. Интернетта үз кибетемне булдырдым. Бу пандемия сәбәпле, яхшы гына эшләп торган кибетне ябарга туры килде. Аңа карап кына язылучыларым кимемәде, киресенчә арта барды.Алар саны 5000гә тулгач, блогер булу идеясе туды. Бер вакыт шулай бер рус кешесенең шигырен укыганын үземә куйган идем. Миңа “Нигә үзең сөйләмисең?” дигән сораулар һәм тәкъдимнәр күп килгәч, беренче шигыремне яздырып, видеосын куеп карарга булдым. Ул вакытта 4 мең генә язылучыларым булса да, видеоны 12 меңнән артык кеше карады.

- Хәзер күпләр блогер  булырга хыяллана. Аларга нинди киңәшләрегезне бирер идегез?

- Блогер кеше көчле булырга тиеш. Ул бит телеңә нәрсә килсә, шуны сөйләп утыру гына түгел. Монда үзеңә кешеләр җәлеп итә белергә кирәк. Баштарак язылучылар җәлеп итәр өчен, оятсызрак нәрсәләр дә куйган булды. Аннан соң аңладым ­ интернет та тәрбия чарасы булырга тиеш. Сине танысыннар, сиңа реклама бирсеннәр өчен язылучылар 6 меңнәнән дә ким булмаска тиеш.  Менә хәзер мин күпме генә акча тәкъдим итсәләр дә алдартазларга, алдакчыларга реклама бирмим. Әле сине мыскыллап комментарийлар язып утыручы хейтерлар турында да онытырга ярамый. Аларның кимсетүле сүзләреннән соң, кәеф төшә.

- Әти-әниең синең интернет кешесе булуыңа ничек карый?

- Әтием башта каршы булды. Бар тормышыңны да кешегә күрсәтмә, интернетка куйма дип әйтә иде. Блогер  булуны ул җитди һөнәр итеп кабул итмәде.

- Ә хатының Дилбәр белән ничек таныштыгыз?

- Шулай ук интернетта. Кемдер интернетта  аралашуны кабул итеп бетерми. Ә менә мин үземә насыйп ярны нәкъшунда таптым. Ул үзе миңа башлап язды. Мин аның язган сүзләрен һич онытмыйм. Аннан соң аралашып киттек.  Башта Чаллыда очраштык. Аннан соң Түбән Камага кунакка алып килдем дә, кабат җибәрмәдем. Берничә айдан өйләнештек тә. Хәзер ул минем иң якын кешем, чын мәгънәсендә тормыш иптәшем, пар канатым, балаларымның  әнисе.

- Алмаз, син үзеңне шәһәр малае дисең. Ә ничек шулай матур татарча сөйләшәсең?

- Анысына да Дилбәр “гаепле”. Ул авыл кызы, Актаныш районыннан. Аның белән аралаша башлагач, гел татарча сөйләшүгә күчеп беттем.

- Шәһәребезнең танылган блогеры, ике балага үрнәк әти, чын татар ир-егетенең киләчәккә хыяллары ничек икән?

- Беренче хыялым, миңа язылучылар санын 50 меңгә җиткерү.  Икенче хыялым – тигез, парлы, бәхетле гаилә тормышы. Тормыш юлыңда сине аңлаучы үз тиңенне табу бик кирәк. Минем Дилбәрем бар. Мин  әниемә, башкаларга сөйли алмаган серләремне аңа сөйлим.

- Үзең кебек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә әйтер сүзләрең бармы?

- Әйе, минем кебек күпләр хәзер тулы канлы тормыш белән яши. Алар җәмәгать эшләрендә актив катнаша, үз эшләрен булдыра. Кешеләр дә хәзер безгә сәерсенеп карамый. Мин мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә өйдә күңел төшенкелегенә бирелеп утырмаска чакырам. Тормыш шундый матур, аны  файдалы һәм күңелле итеп уздырырга кирәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев