Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

"Иҗади панорама" конкурсының гала-концертында 1 800 гә якын педагог чыгыш ясаган

Түбән Кама шәһәре һәм районының педагоглары «Иҗади панорама»ның гала-концертында чыгыш ясаган.

Конкурсны 2002 елда үткәрә башлаганнар. Егерме ел үтсә дә, белем бирү оешмаларының хор коллективлары шулай ук дәртләнеп сәхнәгә чыгалар.

Быел гала-концерт Җиңүнең 77 еллыгына һәм Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган. Программада – хәрби, халык һәм патриотик җырлар.

"Конкурс алты номинация буенча үткәрелде. Анда шәһәрнең һәм районның барлык педагогик коллективлары катнашты. Барлыгы - 1 790 кеше. Аларның 97се — призерлар һәм номинантлар", — дип сөйләде гомумроссия белем бирү профсоюзының Түбән Кама территориаль оешмасы рәисе Светлана Баринова.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев