Туган як

«Бәхетебез калган әле...»

«Үзебез ат арбасыннан да тәбәнәк булган балачакта, нигә бәхетсез булдык икән, дип елый идек. Менә бит, бәхет безгә олыгайган көнебездә насыйп булган», – дип сөенә тыл ветераны, 91 яшьлек Валентина Михеева.

Шулай булмый, балачактан авыр хезмәт белән изаланган буын вәкиле бит ул. Валентина Михайловна 1931 нче елның 30 сентябрендә районыбызның Ильинка авылында туа. Беренче иреннән уңмаган әнисе, бәхетен сынап, икенче мәртәбә өч балалы иргә кияүгә чыга һәм Олы Афанас авылына күчеп килә. Бәхеткә, бу ир әнисе өчен дә, сабый Валентина өчен дә яхшы кеше була. Шулай, тыныч кына яшәп ятканда, матур, бәхетле гаилә тормышын дәһшәтле сугыш җимерә. Башта үги әти, 1943 нче елда, үги әтисенең олы улы Николай да сугышка алына. Җыяр ризыгы бетмәгәндер, олы абыйлары туган якларына исән-сау әйләнеп кайта. Сугыш ветераны, шәһәрдәшебез Николай Копалыгинны бәлки әле хәтерләүчеләр дә бардыр.

Авыл хуҗалыгы тулаем хатын-кыз, бала-чага җилкәсенә кала. Валентина да, ун яшеннән ат җигеп, җир сөрә, печән ташый. Ә инде бераз үсә төшкәч, уңган кызны сыер саварга куялар.

«Иртән йокыдан торулары бер бәла булса, көчсез куллар белән сыер саву –икенче бәла. Авыр булгандыр инде сыер саву? – дигән соравыма, кулларның сызлавына түзәр чама юк иде», – дип көрсенеп куйды ул.

Авыр тормыш, көч җитмәс хезмәт тә яшь-җилкенчәк күңелендәге ярсуны сындыра алмый. 1959 нчы елны булачак ире, сугыштан исән-сау әйләнеп кайткан капитан, заманы өчен шактый укымышлы булган, югары белемле ветеринар Виктор Михеев белән чәчләрен чәчкә бәйлиләр.

«Уңган хатын ул китерә», – диләр. Валентина Михеева, сөекле иренә өч ул бүләк итә. Югары белемле мал табибын, партия кушуы буенча күрше Алабуга районы Покровка авылына эшкә җибәрәләр. Әти кеше кайда, гаилә дә шунда инде – өч бала белән төянеп, Кама аръягына күченәләр.

Кызганыч, Виктор Михеев сугышта алган яраларыннан 1973 нче елда вафат була. Ә Валя апа янәдән туган якларына кайтып сыена. Афанастан йорт сатып алып, шунда яши башлый, шәһәребезнең зур оешмаларының берсе «ТЭЦ»ка эшкә керә. Эш сөючән, гадилеге, ихласлыгы белән эшне җиренә җиткереп үтәгән хезмәткәрнең алган Мактау кәгазьләре шактый. Ул аларны кадерле истәлек итеп саклый.

«Эшемне яратып башкардым. Үземне дә хөрмәт иттеләр. Әле дә туган көннәремдә, Җиңү бәйрәмендә эшләгән җиремнән бүләксез калдырмыйлар» – дип сөенечен белдерә тыл ветераны Валетина Михеева.

Әйе, ул яктан «ТЭЦ-1» күп кенә башка оешмаларга үрнәк. Бәйрәм саен үзенең ветераннарын игътибардан читтә калдырмый. Ә бит олы кешегә бер җылы сүз, ягымлы караш җитә. Бөек Ватан сугышы ветераннары инде бик аз калып бара. Тыл ветераннарының да сафлары елдан-ел сирәгәя. Шуңа күрә, аларның исәнлеген белешеп, хәлләрен сорашып, үзебезнең ярдәмебезне күрсәтеп калырга ашыгыйк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: