Туган як

«Бар дөньяга гашыйк мин...»

Таныш булыгыз!

Алия Рифкат кызы Зартдинова 1983 елда 16 июльдә Түбән Кама шәһәрендә дөньяга килә.

Түбән Кама шәһәрендә, Бакый Урманче исемендәге 2 татар гимназиясендә укый, аннары Мәскәү гуманитар-икътисад институтын кызыл дипломга тәмамлый. 2006 елда Казан шәһәренә китеп, Социаль белем бирү академиясендә аспирантурага укырга керә. 2006 елдан – юридик фәннәр кандидаты.

Алия әдәби иҗат белән мәктәптә укыганда ук шөгыльләнә башлый. Күп кенә шигырьләре Түбән Камада чыгучы татар газетыларында, «Кама таңнары», «Чулман акчарлаклары» күмәк җыентыкларында дөнья күрде, ә 2000 елда «Күләгәләр төсе» исемле беренче шигъри җыентыгы басылды.

Авторның «Сине миңа язлар дәшә» (2015 ел) исемле китабы дөнья күрде.

Бүгенге көндә Алия Рифкат кызы Зартдинова «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыятендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә эшли.

 

Юл

 

Күпме йөрдем урап сине,

Кабат киләм, каршы ал!

Их, бер арып кырыеңда

Күңелгә алыймчы ял...

Күк читенә югаласың,

Тамырларың җәелгән...

Ахры, кояш күреп, үзе

Нурын чәчеп сөенгән!

Куып уза алмам сине,

Җил белән алдан китәм.

Якынайган саен, ерак –

Мин көчкә барып җитәм!

Зәңгәр күзле болытларга

Күтәрелә кулларым.

Баш өстемдә оча кошлар,

Тараладыр уйларым...

Күз алдымда – басу иле,

Җир туфрагы кулымда.

Бар дөньяга гашыйк мин,

Якты кояш – юлымда...

 

Өзмәгез!

 

Кагылмагыз чәчәкләргә,

Бигрәк күркәм булса да.

Өзеп, бүләк итәм, диеп,

Кемнәр кулын сузса да...

Сокланыгыз таҗларына,

Бал тәмнәре ирендә.

Әйтерсең лә, бу дөньяның

Могҗизасы биредә!

Ялгышып та өзмәгез сез,

Чәчәк – гүя яшь бала.

Кагылсагыз, күз яшедәй

Чыклары җиргә тама...

Бөтен тылсым, хуш исләре

Урамнарга таралсын.

Бар дөньяны нурга күмгән,

Чәчәкләр – исән калсын!

 

Кеше мин...

 

Кеше мин...

Күңелем бик нечкә.

Рәнҗетмәгез җанымны –

тимәгез,

Елатырга бер авыр сүз җитә.

Кеше мин...

Кеше мин...

Ләкин кешеләрдән куркам.

Бүре сыман ташланалар бер-

берсенә,

Ни көтәсең син, әй, дөнья,

Акча тузанына баткан кешедән?

Кеше мин...

Кеше мин...

Бер-беребезгә хөрмәт саклыйк,

Ярдәм итик, – мин үтенәм.

Җанны әвәләмик сазга.

Ни әйтермен Аллаһ алдында

Әгәр Кешелекне –

Төрә алмасам назга?

Кеше мин...

Бары тик – кеше...

Алия Зартдинова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: