Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

27 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр экологик материаллардан сыерчык ояларын ясаган

Түбән Каманың 27 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр “ЭкоЯз” акциясендә катнашкан.

Бер көн эчендә алар ата-аналары һәм бабайлары белән экологик материаллардан сыерчык оялары ясаган.

“Мин балачактан ук барысын да үз кулларым белән эшләргә күнекән. Баламны да моңа өйрәтергә тырышам”, – дип уртаклашкан акциядә катнашучы Сергей Пещеров.

Хәзер 14 сыерчык оясы балалар бакчасының территориясен бизи hәм каурыйлы кунакларны үзенә җәлеп итә.

“Бу акцияне бик күп ата-ана хуплады. Бу бик шәп. Күпләр фоторәсемнәре белән бүлештеләр, без аларны безнең "ВКонтакте"дагы төркемебездә урнаштырдык. Менә шундый матурлык хәзер бездә”, - дип сөйли 27 нче балалар бакчасының тәрбиячесе Елена Митрофанова.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X