Туган як

Түбəн Кама шәһәре

Өмет

Тәмәке тартырга ярыймы?

Сорау-җавап

Укучыларыбыздан дингә кагылышлы сораулар килеп тора. Бу юлы аларга “Ак каен” мәхәллләсе имамы Рәйхан хәзрәт Нәҗметдинов җавап бирде.

“Ислам дине тәмәке тартуга ничек карый?

Роберт”.

– Ислам динендә тәнгә, сәламәтлеккә зыян салучы һәрнәрсә тыелган. Кайберләре турында Коръәндә дә әйтелә, әйтик, хәмер эчү, үләксә ите ашау. Кайберләре гомуми кагыйдәләрлән чыгып тыелган. Аларга тәмәке тарту да керә. Ул Коръәндә, хәдисләрдә иске алынмаса да, зарарлы булгач, акчаны исраф итү – һавага очыру булгач, галимнәр аны тыйганнар. Хәнәфи мәзһәбендә тәмәке тартуны “мәкрүһ тәхрими”,  ягъни харамга якын гамәл дип атыйлар.

“Ислам динендә никахны яңарту дигән нәрсә бармы?

Рәфилә”.

– Кешеләр арасында никахны яңартырга кирәк, дигән фикер йөри. Ләкин никах укылса, аны “бозгач” кына (аерылгач), яңа никах укып була. Әгәр ир хатынына талак дисә (бу – мин синең белән аерылам дигәнне аңлата), шул вакытта никах юкка чыгарга мөмкин. Ләкин аның өчен берничә шартны үтәргә кирәк. Гомумән, талак мәсьәләсе бик катлаулы һәм аның белән уйнарга ярамый.

“Намазларны вакытында укымыйча, кичен җыеп укысаң, кабул ителәме?

Фәһимә апа”.

– Намазларны һәрберсен үз вакытында укырга кирәк. Бу – Аллаһы Тәгаләнең Коръәндәге боерыгы. Аларны, вакыты чыккач укырмын, дип калдырырга ярамый. Бу – зур гөнаһ. Ләкин берәр җитди сәбәп аркасында намаз вакытында укылмаса, аны каза кылу (соңыннан уку) мәҗбүри.  Шулай итеп, әгәр кеше эштә булам, дип акланып (ләкин бу аклану дини күзлектән дөрес түгел һәм намазларны вакытында укымыйча казага калдыруны рөхсәт итми) намазларны вакытында укымаса, ул аларны вакыты булгач каза кыла. Һәм гөнаһ кылганы өчен тәүбә итәргә тиеш була.

Хәләл тырнак лагы бар диләр, дөресме?

Алия”.

– Андый тырнак турында ишеткән юк. Ләкин намаз укыр алдыннан тәһарәт алганда, юыла торган урыннарда су үткәрми торган матдәләр булырга тиеш түгел. Чөнки аның асты коры кала һәм тәһарәт дөрес булмый. Әгәр су үткәрә торган тырнак лагы булса, аны кулланып була. Әгәр ул лак суны үткәрмәсә, бүгенге көндә хатын-кызлар кулланган гель-лак  шикелле, намаз укыган көннәрдә аны кулланып булмый.

“Керфекләрем ясалма, чөнки матур буласым килә. Тик танышым ясалма керфек белән намаз кабул ителми диде. Дөресме?

Гөлфия”.

– Бу алдагы сорауга биргән җәвап белән  бәйле. Тәһарәт алганда юыла торган урыннарда су үткәрми торган мәддә булса, тәһарәт дөрес булмаячак. Бу ясалма керфекләргә дә кагыла. Табигый керфекләрне каплап, алар аша су үтмәсә һәм керфекләр коры калса, тәһарәт дөрес саналмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев