Туган як

Аллаһы сәдака биргән кешенең байлыгын арттырыр

«Дөреслектә, Аллаһы Тәгалә – юмарт һәм ул юмарт булучыларны ярата»(хәдис)

Белгәнебезчә, сәдака күптөрле була. Шулар арасында аеруча әһәмиятлеләре арасында – зәкят һәм гошер сәдакасы. Алар кайчан бирелә? Бирмәсәң, гөнаһы бармы? Түбән Кама үзәк мәчете имамы урынбасары Булат хәзрәт БАҺАВЕТДИНОВтан бу сорауларга җавап бирүен сорадык.
– Барча мактау, хәмед-сәнәгә бары тик галәмнәрнең Раббысы, хуҗасы вә тәрбиячесе Аллаһы Тәгалә генә лаеклы. Бөтен дөнья байлыклары, һава торышлары, көн белән төн алышынуы, кешеләрнең тормышлары, ри-зыклары, сәламәтлекләре, дә-рәҗәләре – барчасы да Аллаһы идарәсе астында. Ул ничек тели, шулай гына була вә аның карарына каршы һичкем чыга алмый.
Кемгә Раббыбыз ярдәмен салса, аңа һичкем зыян сала алмас, ә кемне ярдәменнән мәхрүм калдырса, аңа һичкем файда китерә алмас.
Аллаһы – чиксез гыйлем иясе, барча булган, хәзерге мизгелдә булучы һәм киләчәктә булачак нәрсәләрне белүче, вә аның бөтен карарлары тирән гыйлеме вә хикмәтенә нигезләнә. Ул нәрсә генә эшләмәсен, иңдергән дин законнарында нәрсәне генә боермасын яки тыймасын, барысы да юкка гына түгел, ә, һичшиксез, олугъ хикмәт белән.
Ислам диненең төп нигез-ләренең берсе – зәкят. Бу –  байларның мескен һәм фә-кыйрьләр каршында булган бурычы. Аллаһы Тәгалә изге Коръән китабында: «Аларны пакьләр һәм гөнаһларыннан чистартыр өчен малларын-нан сәдака ал» (Тәүбә сүрәсе 103 аять), – дип әйтә. Зәкят сәдакасын байлыгы билгеле күләмгә – нисабка җиткән һәр-бер кеше түләргә бурычлы. Бү-генге көндә нисаб 310 мең сум тәшкил итә, ягъни әгәр кешенең кулланылмаган байлыгы әлеге күләмгә иреште икән, вә шул мизгелдән бер ел дәверендә әлеге суммадан кимемәсә, ел узгач барлык байлыгыннан ул 2,5 процент зәкят чыгарырга бурычлы. Чыгармаса, гөнаһлы була.
Зәкят сәдакасы бары тик Аллаһы билгеләгән төркемнәргә генә бирелергә мөмкин. Бу хакта Тәүбә сурәсенең 60 нчы аятендә әйтелә: «Сәдакага хаклы булганнар алар – фәкыйрьләр, мескеннәр, зәкят җыючы булып эшләүчеләр, күңелләре дингә якын булганнар, колларны азат итүгә, бурычлары булганнар, Аллаһы юлында булганнар, юлга чыгып кире кайтырга маллары булмаганнар». Гади сәдаканы, ягъни үз ихтыярың белән бирергә теләгән сәдаканы башка урыннарга да бирергә була, мәсәлән мәчет яки мәдрәсә файдасына, әмма зәкят малын ярамый. Зәкят бирелергә ти-ешле булган маллар да Аллаһ тарафыннан билгеләнгән, алар: алтын һәм көмеш акча, йорт хайваннары, сәүдә товарлары, җир игеннәре һәм җимешләре.
Әлеге вәгазебездә җир җи-мешләре турында аңлатып ки-тәм. Бу – гошер сәдакасы дип атала. Гошер сәдакасы гарәп теленнән «гүшр» тәрҗемә ит-кәндә, 1/10 дигәнне аңлата. Җирдә үстерелгән ризыкның уннан бер өлеше зәкят буларак бирелерегә тиешле. Аллаһы Тә-галә әлеге сәдаканың мәҗбүри икәнлеген белдереп: «Җыйган көнендә ул ризыкларның хакын чыгарыгыз» (Әл-әнгәм сүрәсе 141 аять), – дип әмер итә.
Мөхәммәд пәйгамбәр (аңа Аллаһының салаваты һәм сәламе булсын): «Җиләк-җимеш Раб-быбыз яудырган яңгыр белән генә үскән булса, шул уңышның уннан бер өлеше, ә су сибеп үстерелгән булса, егермедән бер өлешен бирү тиешле», – дигән.
Әлеге Коръән аятләреннән һәм пәйгамбәребезнең сүзеннән гошер сәдакасының үзе үстергән җиләк-җимеш һәм яшелчәләре булган һәрбер кеше бирергә тиешле икәнлеген аңлыйбыз. Чыгарылырга тиешле өлеше аның нинди су ярдәмендә үсүенннән тора. Әгәр күпчелек вакыт яңгыр суы белән сибелсә, 1/10 өлеше зәкяттән китә, ә инде күбрәк вакытта кеше үз кулы белән, яки махсус кораллар белән сипкән булса, 1/20 өлеше түләнә. Вә гошер сәдакасы бары тик Аллаһы санап биргән сигез төркем кешеләргә бирелә. Һәм иң хәерлесе, әлбәттә, һәрбер кеше үзе белгән ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә илтеп тапшыруы.
Зәкят сүзенең бер мәгънәсе – үсү һәм арту, шуңа да кеше үзем кадерләп үстергән, тырышып эшләп алган малымны инде бөтенләй чит кешегә бирдем дә, югалды дип уйламасын. Ул бирелгән сәдака ярдәме белән Аллаһы кешенең байлыгының бәрәкәтен арттыра һәм көтмәгән урыннан мөлкәт бирә. Ә инде саранланлып һәм комсызланып, үз байлыгын яшереп калдыру-чы һәм зәкятен чыгармаучы югалтуда һәм хәсрәттә булыр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: