Туган як

«Үзебезне көчсез итеп күрсәтергә хокукыбыз юк»

Бөтендөнья татар конгрессы иҗтимагый оешмасы 2018 елның 19-21 июль көннәрендә Казан шәһәрендә IX Бөтенроссия татар дин әһелләре «Милли тормыш һәм дин» форумын үткәргән. Быел ул мәшһүр мәгърифәтче һәм танылган дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани тууының 200 еллыгы кысаларында оештырылган. Форумда Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясенең 69 регионыннан барлыгы 1076 дин әһеле һәм кунак килгән. Анда шулай ук Түбән Кама шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе, үзәк мәчете имамы Салих Ибраһимов та катнашкан. Күргәннәре һәм тәэсирләре белән ул газетабыз корреспонденты белән уртаклашты.

– Форум нәрсәгә багышланган иде?
– Ел саен шушы форумда, дин генә түгел, телебез, гореф-гадәтләребезне саклауга кагылышлы мәсьәләләр турында сораулар күтәрелә. Күренекле дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани: «Өч әйбер диндә юк, әмма динне саклый. Боларның берсе – милли тел, икенчесе – милли кием, өченчесе – милли гореф-гадәт», – дигән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, дин ул үзе әлеге өч әйберне саклый. Катнашучыларга: «Милләтебезне саклап калуда без сезгә ышанабыз. Үзебез турында үзебез кайгыртмасак, моны безнең өчен беркем дә эшләмәячәк», – диде.
– Татар теле белән хәлләр шулай ук аянычмы?
– Бүгенге көндә татар телен укыту мәсьәләсе бик кискен тора. Мәктәпләрдә укыту методикасы бар. Әмма ул нәтиҗә бирми. Рус балалары өй эшләрен эшли алмыйча, татар милләтеннән булган күршеләренә мөрәҗәгать итәләр. Күршеләре исә үзе дә китапта язылганны аңлап бетерми. Җиткерә, кызыксындыра алмыйбыз. Хәзерге вакытта үзебезнең үзәк мәчеттә, мәсәлән, татарча, нигездә, өлкән яшьтәгеләр генә сөйләшә. Әмма алар ел саен азая бара. Урта буын начаррак сөйләшә, яшьләрнең 70-80 проценты телне гомумән белми һәм аралашмый. Шулай да мәчетләрдә татар теле өйрәнү буенча курслар ачыла, җомга вәгазьләре татарча сөйләнә. 
– Әлеге мәсьәлә буенча Түбән Камага килгәндә... Мәчеттә татар теле өйрәнү буенча курслар быел да дәвам итәчәкме?
– Әлбәттә. Моңа кадәр ир-егетләр – үзәк мәчеттә, хатын-кызлар «Ихлас» үзәгендә белем алды. 3 айлык курсларны тәмамлау турында шәһадәтнамә дә тапшырдык. Әмма бер уңайсыз ягы булды. Укыганда, гел буш кабинет эзләп йөрергә туры килде. Шуңа күрә быел махсус татар теле дәресләре өчен кабинет ясарга булдык. Бүлмә бар, аның идәнен җәеп, түшәмен яңартырга кирәк. Биредә татар халкы тарихына багышланган кечкенә генә музей оештыру планлаштырыла, борынгы татар китаплары да урын алачак. Кабинетның бер стенасына табигать рәсеме төшереләчәк. Интерактив такта да кирәк. Әлеге планнар белән шәһәр мэры Айдар Метшин белән уртаклаштык. Ул хуплады. Булдыра алган кадәр ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Хәзер спонсорлар эзлибез. 
– Бу кабинетта кем белем алачак? Курслар шулай ук өч айлык булып каламы?
– Әлеге кабинет өчен җаваплы кеше итеп «Ихлас» үзәге директоры Әлфия Сөләйман кызы Әхмәтҗанованы билгеләдек. Аның тәҗрибәсе дә бар. Безгә шулай ук кадрлар кирәк. Анысы белән шәһәр белем бирү идарәсе начальнигы Вадим Матюшин ярдәм итәр дип өметләнәбез. Биредә балалар да, олылар да, ир-егетләр дә, хатын-кызлар да белем алыр. Аерым график төзеләчәк. Балалар көндезен килсә, өлкәнрәкләр кичен укырлар. Вакыт буенча да курслар кыска һәм озын вакытлы булачак. Бу кешенең татар телен ни дәрәҗәдә өйрәнергә теләвеннән тора. Укуларны октябрьдә башларга планлаштырабыз. Вакыты турында аерым хәбәр итәрбез.
– Форумда чыгыш ясаучылар татар телен саклап калу чаралары турында нәрсә сөйли?
– Бер яктан, без Татарстанда яшәүчеләр башкаларга үрнәк булырга тиеш. Авыр сынаулар килгән вакытта үзебезне көчсез итеп күрсәтергә хокукыбыз юк. Әмма битарафлыкмы, ялкаулыкмы шунда... Томск, Тобольск, Самара һәм башка шәһәрләрдән килгән кунаклар үзләрендә татар телен саклап калуда башкарылган эш турында сөйләде. Анда татарлар бер-берсенә нык бәйләнгән. Алар гореф-гадәтләрне дә онытмыйлар. 
– Форумда күтәрелгән тагын бер мәсьәлә – гаиләләрне саклап калу мәсьәләсе каралды. Бездә гаиләләрне саклап калуда нәрсә эшләнә?
– Әйе, күп гаиләләр таркала. Түбән Камада 2018 ел башыннан 537 гаилә таркалган. Ун өйләнешүче парга сигез аерылган пар туры килә.  Дөрес, мөселман гаиләләрендә аерылу бик сирәк күренеш. Никах алдынан без яшьләр белән очрашабыз, әңгәмә уздырабыз, анкета тутыртабыз. Анда егет һәм кыз үз исемнәрен, әти-әниләре исемнәрен яза. Шул анкетага яңа пункт кертергә булдык. Әгәр дә гаиләдә низаг чыгып, аерылышырга карар кылалар икән, ЗАГСка түгел, башта мәчеткә килергә тиешләр. Без, әлбәттә, гаиләне саклап калу өчен бар көчебезне куячакбыз. Хискә бирелеп, кайбер ирләр «талак» дип әйтергә дә күп сорамый. Әмма аннары үкенә. Бу вакытта да мәчеткә килеп, киңәш сорарга кирәк. Аллаһы Тәгалә бу әйберләргә бик каты мөнәсәбәттә. Андый сүзләр белән шаярырга ярамый. 
– Форумда шулай ук дүрт төрле секция эшләде. Сез кайсында катнаштыгыз?
– Мин «Балаларга дини белем бирү өлкәсендә тупланган тәҗрибә һәм проблемалар» секциясен сайладым. Минем буын тәрбиядән, диннән, телдән мәхрүм калды, дип саныйм. Бу хакта төрмәләрдә утыручы, наркологиядә исәптә торучыларның саны сөйли. Шуңа күрә, киләчәк буынга тиешле тәрбия бирү мәсьәләсе борчый. Секцияне Балтач имам-мөхтәсибе, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев алып барды. Күптән түгел аның ярдәме белән Балтач районында «Ярдәм» мөселман пансионаты  ачылды. Анда азкеремле гаиләләрдән 30 малай тәрбияләнәчәк. Көндез мәктәптә укысалар, кичен дини белем алачаклар. Бездә дә балаларның рухи тәрбиясенә зур игътибар бирелә. Әмма алар дога ятлап кына калмасыннар иде. Белемнәрен гамәлдә кулланырга өйрәнсеннәр. Укытуда тәрбия эше зур роль уйный. Аннары, әлеге дә баягы, дигәндәй, без балаларга белемнәрне татар телендә бирергә тырышабыз. Аларга алга таба уңайлы булыр, дип саныйм. Татар телендәге гарәп алынмаларының күбесе дин белән турыдан-туры бәйле.
–  Казаннан нинди хисләр белән кайттыгыз?
– Шатланып кайттым. Бездә чыннан да зур эшләр башкарыла. Уңышларыбыз да бар. Әмма ирешелгәннәрдә тукталу кирәкми. Дәвам итү мөһим.

Салих Ибраһимов.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: