Туган як

Югары Чаллыда – әхлак лагере

Югары Чаллы авылында урнашкан интернат-мәктәп бинасында берничә ел рәттән мөселман балалары өчен лагерь эшләде. Бирегә Түбән Кама районыннан гына түгел, хәтта республикабызның башка шәһәрләреннән дә егет-кызлар җыелып дини тәрбия ала, ял итеп китә иде. Ялгышмасам, аны Түбән Кама мәчете оештырды. Ниндидер сәбәпләр аркасында, лагерьны шәһәрнең үзендә үткәрә башлагач, авылыбыз имамы,...

Югары Чаллы авылында урнашкан интернат-мәктәп бинасында берничә ел рәттән мөселман балалары өчен лагерь эшләде. Бирегә Түбән Кама районыннан гына түгел, хәтта республикабызның башка шәһәрләреннән дә егет-кызлар җыелып дини тәрбия ала, ял итеп китә иде. Ялгышмасам, аны Түбән Кама мәчете оештырды. Ниндидер сәбәпләр аркасында, лагерьны шәһәрнең үзендә үткәрә башлагач, авылыбыз имамы, мөслимәләре үзебезнекеләр өчен генә булса да дини-әхлакый тәрбия бирү лагере оештырырга уйлый. Нәтиҗәдә, 2009 елда «Кыйбла» әхлакый тәрбия лагере ачыла.

Быел әлеге әхлакый тәрбия лагере мәчеткә терәп төзелгән мәдрәсә бинасында эшли. Дөрес, мәчетнең кайбер бүлмәләрендә дә шөгыльләнәләр икән. Бирегә алты яшьтән алып унбер-унике яшькә кадәрге балалар йөри. Бу җәйдә «Кыйбла» лагерена башта 20 бала килә, аннан соң 32гә тулалар. Араларында Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләреннән әбиләре янына җәйге ялга кайтучылар да бар. Күпләр өч ел рәттән йөри икән, үзләре белән энеләрен-сеңелләрен дә алып килүчеләр шактый. Ел буе шәһәрдә торгангамы, татарча белмәүчеләр дә бар. Баштагы елларда, «мин бит татарча аңламыйм, русча сөйләгез инде», дип утырсалар да, хәзер ипилек-тозлык булса да, туган телләрен үзләштергәннәр.
Бу лагерь көн дәвамында көндезге икегә кадәр эшли. Малайлар-кызлар җәйге каникул дип тормыйлар, инде сигезенче яртыда ук мәдрәсә ишек төбендә тәрбияче апаларын каршы алалар, ди. Җәй көне рәхәтләнеп йокы туйдырасы урында, бирегә килүләре яхшы, әлбәттә. «Иртән торырга иренмим, барасы килеп кенә тора. Рәхәт монда», - ди ун яшьлек Сәйдәш тә. Ул инде бу лагерьга өченче елын килә, бу юлы энесе Исламны да үзе белән иярткән.
Лагерьны оештырып, шунда эшләүче Флүсә Садыйкова, Финисә Хөснуллина, Исламия Кыяметдинова, Мәрьям Вәлиуллина дүртесе дә югары белемле укытучылар булуы өстенә, Казанда дини белем алган мөгаллимәләр дә әле. Лагерьда эшләп йөрүләре исә балаларны тәрбияле итеп күрәсе килүгә бәйле, чөнки алар әлеге эшләре өчен бер тиен дә хезмәт хакы алмый. «Тәрбияле балаларыбыз никадәр күбрәк булса, авылыбыз халкы да тәрбиялерәк булачак», - ди алар. Мөслимәләр лагерьдагы балаларга ашарга да әзерли, сабак та өйрәтә, уеннар да уйната...
Аларга ярдәмгә дип, югары классларда укучы кызлар да килгән. Өлкәннәр аш-су әзерләгәндә, балалар белән алар шөгыльләнә. Кызлар Түбән Камада укыйлар, кайчандыр үзләре дә шушы лагерьга йөргән булганнар.
Лагерьда тәрбияви әңгәмә-ләр дә алып барыла: үз-үзеңне ничек тотарга, ялкаулык кебек кимчелекләрдән ничек арынырга, ничек итеп әхлаклы- әдәпле булырга һ.б. Шулай ук монда килгән балаларга көн саен диярлек яртышар сәгатьлек өч дәрес укытыла. Аның беренчесе тәрбияви вәгазь булса, калган икесе догалар, намаз укырга өйрәтү, хәләл һәм харам ризыклар турында. Лагерьга йөрүче егетләр өчен дин дәресләрен авылыбыз имамы Булат Садыйков алып бара. Ул аларны намаз тәртипләренә, азан әйтергә өйрәтә.
Малайлар-кызларны яшь-ләре буенча дүрт төркемгә бүлгәннәр. Дәресләр дә һәр төркемдә аерым алып барыла. Иң шаян-шук вакытлары булганга алар белән эшләве җиңелләрдән түгелдер, дим тәрбиячеләренә. «Кызлар бик тыйнак булса да, малайлар бик шук шул. Алар һәрберсе шундый хәрәкәтчән, энергия-ләре ташып тора. Малайлар шундый булырга тиеш тә. Чөнки алар гаиләне тартып баручы егетләр булып үсәргә тиешләр. Без аларга бер сүз дә әйтмибез, ачуланмыйбыз. Аларга кызыклы шөгыльләр табарга тырышабыз», - ди Флүсә апа. Көн тәртибен бер минут та тик утыртмый торган итеп төзегәннәр. Уеннардан, дәресләрдән тыш, әле монда төрле чаралар да уздыралар икән. «Иң булдыклы мөселман малае», «Иң күркәм мөслимә туташ» бәйгеләре, табигатькә чыгып уха пешерү, төркемнәр арасында конкурс-викториналар, «күңелле стартлар» уздыру - әнә шундыйлардан. Лагерьның ел саен үз Сабантуе да була, ди. Быел да аны үткәрергә уйлыйлар. Ә инде соңгы көнне әти-әниләрне, әби-бабайларны чакырып, табигатьтә пылау пешереп, йомгаклау кичәсен оештырачаклар.
Башка елларны лагерь мәчетнең үзендә оештырылганга күрә анда аш-су әзерләргә мөмкинлек булмый. Шунлыктан, ун көн дәвамында әбиләр, чиратлашып, өйлә-рендә икешәр бәлеш пешереп алып килгәннәр. Быел исә, алдан әйткәнемчә, мәдрәсәнең бер бүлмәсендә аш-су әзерлиләр. Балаларга көн дә төш вакытында кайнар ризык әзерләсәләр, иртәнге ашка һәм кайтып китәр алдыннан җиңелчә генә ашаталар.
Лагерьны оештыручылар, акчалата ярдәм иткәне өчен, авыл халкына бик зур рәхмәтле. Инде лагерь эшләячәк дигән игълан элгәч тә, халык хәер китерә башлаган, шулай ук бирегә йөрүчеләрнең әти-әниләре дә садака хисабыннан бишәр йөз сум биргән. Тамчыдан күл җыела, дигәндәй, балаларга ризыкны, уенчыкларны да әнә шул акчага алалар. Моннан тыш, авылыбыздагы кибетләрне тотучылар Фәйрүзә Сәхабиева, Мәрьям Хөснуллина, Зинфира һәм Илдар Ахуновлар акчалата да, азык-төлек белән дә ярдәм иткәннәр. Югары Чаллыда ипи пешерү белән шөгыльләнүче Рамил Хөснуллин исә пылаулар, ухалар пешерергә зур казан бүләк иткән. «Алтынчәч» балалар бакчасы коллективына аеруча рәхмәтле без, анда киң күңелле кешеләр эшли. Һәрвакыт ярдәм итеп торалар, садакасын да китерәләр, ярышлар һәм уеннар оештыру өчен спорт инвентаре да биреп торалар», - ди Флүсә Садыйкова.
Лагерь тәмамлангач, әти-әниләр арасында «әз булды, озаграк үткәрмисезме» диючеләр була икән, тик тәрбиячеләре әйтмешли, озакка китсә дә ялыктырыр иде. Ә болай елга бер мәртәбә җыелышуны балалар үзләре дә сагынып көтеп ала.
Тәмле әйбер әз була ул, дигән кебек, кечкенәдән әз-әзләп дин сабагына, әхлак кагыйдәләренә өйрәнеп кил-сәләр, ел саен оештырылган шушы лагерьларга йөргән балалар милләтебезнең йөзек кашлары булырлар иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: