Туган як

Ярдәмнең хәерлесе

Беркөнне автобус көтеп, үзәк базар каршындагы тукталышта торам. Автобус килергә шактый вакыт булганлыктан, тукталыштагы белдерүләр тактасын «өйрәнеп» чыктым. Күпчелек белдерүләрне «акча бирәм» дигәннәре алып тора. Ничек кенә «тилмереп» чакырмыйлар ул акча бирүчеләр - «сразу», «срочно», «без залога», «удобно», «быстро», «здесь», «мигом», «наличными» тоттырып җибәрергә әзерләр. Соңгы арада ике мәртәбә 2нче...

Беркөнне автобус көтеп, үзәк базар каршындагы тукталышта торам. Автобус килергә шактый вакыт булганлыктан, тукталыштагы белдерүләр тактасын «өйрәнеп» чыктым.
Күпчелек белдерүләрне «акча бирәм» дигәннәре алып тора. Ничек кенә «тилмереп» чакырмыйлар ул акча бирүчеләр - «сразу», «срочно», «без залога», «удобно», «быстро», «здесь», «мигом», «наличными» тоттырып җибәрергә әзерләр. Соңгы арада ике мәртәбә 2нче маршрут трамваена утырырга туры килде, анда да акча тәкъдим иттеләр, махсус киемле кешеләр «офиска килсәгез, кызыктыру бүләкләре дә бирәбез», дип, карточка кебек язу да тоттырдылар. Безнең халык бик гади шул, азга да канәгать, бушлай гына булсын, бер-берсеннән кая барырга икәнен дә сораштыра башладылар.
Беркөнне бер ханым сөйләп тора, арзанлы кибет ачканнар икән, шунда бардым ди. (Гафу итегез, сөендерә алмыйм, нинди кибет икәнен сорамадым). Карасам, 25 сум дип язылган ит тушенкасы саталар, ди. Кызык өчен генә алдым, үземә ярамаса песи ашар дип, ди. Алып кайтып ачкан идем, сасысыннан егылып китә яздым, әле ите дә берничә кисәк кенә һәм сыер итенә охшамаган ди. Песигә салган идем, янына килеп тә карамады, ди. Җәмәгать, хайваннар да сайлана башлады бит әле. Үзем дә песиләрнең андый кыланмышына шаһит булганым бар, бер кисәк колбаса биргән идем, иснәп карады да, китеп барды. Ә кешеләр шуны ашый...
Мәчеттә әбиләр белән сөйләшеп китеп акча турында сүз кузгалса, «Аллаһыга мең шөкер, хөкүмәт пенсияләребезне биреп тора, ач яшәмибез», диләр. Бу әбиләрдән, бабайлардан Аллаһы үзе риза булсын, чөнки күбесенең яшьлеге ач сугыш елларына туры килгән. Хәзер бу тормышка сөенеп яшиләр. Ә яшьләргә килгәндә, алар бит балалар үстерәләр, ул сабыйларга күпме акча китә, җитмәсә, адым саен акча кирәк - тегендә түлә, монда түлә, «квартплата»га, газга, суга, утка һ.б. Ул түләүләрне чүпрә салып күбәйтәләр, ахры. Инде менә ничә ел, акча кытлыгын сылтау итеп, бер предприятиедә дә хезмәт хакы күтәрелмәде.
Нишләмәк кирәк, булган малларыбызга шөкер итеп яшик. Чөнки бар байлыкның хуҗасы Аллаһы гына, шөкер итсәк, Үзе бирер. Бу урында бер мисал китерәм. Әле кичтән генә бер мөселман хатыны шалтыратты: «Мәчеттәнме, башка урыннанмы бер мөселман 2 пакет он кертеп чыкты. Шуның кадәр оялдым, уңайсызландым, безнең адресны, Фатыйма, син бирмәдеңме?». Минем монда бернинди катнашым юк, белмим, дим. Бу сезгә Аллаһы бүләге, шөкер итегез, гаиләгез белән дога кылыгыз дип, телефонны куйган гына идем, тагын шалтырата: «Инде бер мөслимә ханым ишеккә шалтыратты да, тагын 2 пакет он калдырды. Алырга теләмәгән идем дә, ирем сезгә бирергә кушты дип, ирексезләп куеп китте», ди. Менә шушы мисал үзе генә дә Аллаһының хисапсыз ризыкландыручы икәнен дәлилли, әлбәттә, аңлаган кешегә.
Аллаһы Тәгалә үзе эшләп тапкан акчасыннан зәкят һәм садака бирүче эшмәкәрләрнең малын күп итсен, хәләл итсен. Мохтаҗларга ярдәм итүче хәерле бәндәләребез булганда, сөенеп, Аллаһыга шөкер итеп яшәргә насыйп булсын. Тагын бер мөслимә ханым турында әйтеп узасым килә, балаларга квартир алганда аның белән эш итәргә туры килде, ул күчемсез милек белән эшли. Бу тармакта эш итүчеләрнең бөтенесе дә ул вакытта үз хезмәтләре өчен 15 мең сум акча алалар иде, ә ул нибары 6 мең генә алды бездән. Нигә син шулай аз аласың, бүтәннәр синнән күпкә артык алалар бит дим. «Бу сумма безнең эшебез өчен җитә, ә артык акча алсам, кыямәт көнендә Аллаһыга ни дип җавап бирермен?», дип әйтүче бу мөслимә әле яшь кенә булса да, Аллаһыга иманы нык.
Фатыйма
ГАБИДУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: