Туган як

Янәшәдә — агы да, карасы да

Шундый гыйбрәтле заманда яшибез. Уйлый, нәтиҗә ясый белгән кешегә агы да, карасы да янәшәдә генә. Шәһәр урамнарында - елның теләсә кайсы фасылында кулларына сыра шешәсе тоткан, тәмәке пыскытучы егет-кызлар. Җирдән әле калкып кына килүче бала-чаганың аты-юлы белән сүгенүе дә гадәти хәл. Җәйләрен кызларның оят җирләрен генә каплап йөрүенә дә күз...

Шундый гыйбрәтле заманда яшибез. Уйлый, нәтиҗә ясый белгән кешегә агы да, карасы да янәшәдә генә. Шәһәр урамнарында - елның теләсә кайсы фасылында кулларына сыра шешәсе тоткан, тәмәке пыскытучы егет-кызлар. Җирдән әле калкып кына килүче бала-чаганың аты-юлы белән сүгенүе дә гадәти хәл. Җәйләрен кызларның оят җирләрен генә каплап йөрүенә дә күз ияләште. Кулдагы чүп-чарның, кәгазь кисәкләренең, буш шешәләрнең аяк астында тәгәрәп ятуы да сәер түгел. Менә болары - шәһәр халкының көндәлек яшәеш рәвеше, тормышыбызның кара ягы.

Әнә шул начарлык, әшәкелек янәшәсендә генә - аерым утраудай, үзәк мәчетебез якты, чиста булып утыра. Әле җәй аенда мәчет капкасыннан керүгә үк, күзем ямь-яшел чирәм өстеннән яфрак, чүп-чар җыеп йөрүче 15ләп егеткә төште. Берсенең кулында капчык, җыелган чүп үләннәрен дә, башкасын да шуңа тутырып баралар. Акрын гына гәпләшеп эшлиләр, сүгенү дә, ямьсезләнү дә юк. Бермәлгә югалып калдым. Сумкамда фотоаппарат та бар иде, югыйсә. Әллә үзләрен төшереп алып, «Туган як»ка җибәримме икән дип тә уйлап куйган идем. Тик кыенсындым. Бу мөселман егетләре бар күңелләрен биреп, җиренә җиткереп эшләгәндә, минем әлеге гамәлем бала-чага уены кебегрәк килеп чыгар дип уйладым.

Ул чагында әле мәчетнең Химиклар урамы ягына карап торган төп капкасы ябылмаган иде. Шунлыктан, җәйге эсседә әлсерәгән ярымшәрә кыз-кыркын да, мәчет биләмәсен урап узмыйча гына, төп капкадан кереп, ишегалды аша үтеп, икенче якка чыгып йөри башлады. Мәчет ишегалдында туктап, шунда ял итеп утыручы яулыксыз, шәрә беләкле кызларны да күргәнем булды. Тәмәке тартучы кызлар, хәмер чөмереп баручы яшьләр дә очрап тора иде. Аларны гаепләр идең дә, мөселман дине тәртипләрен белмиләрдер. Ә инде мәчетнең төп капкасын ябып куйгач, Аллаһыга шөкер, андый күңелсезлекләр бетте. Бик тә дөрес эшләделәр, югыйсә, Химиклар урамыннан турыдан гына Тынычлык урамы ягына чыгучылар мәчет ишегалдын тәмам җәяүле сукмагына әйләндереп бетергәннәр иде.

Әби-бабайлар да моны аңлыйдыр дип беләм. Беренчедән, урамда һава сулап, җәяү йөрү үзе сәламәтлек өсти. Икенчедән, мөселманнарга калебләр сафлыгы белән беррәттән, Аллаһы йортының һәм аның тирә-ягындагы биләмәләрнең дә чиста, пакь булуы мөһим.

Хәзер кыш. Мәчет ишегалдына күз салсагыз, буранлы иртәләрдә яшь егетләр җыелып кар көри, мәчеткә килүче бабайларга, әби-апаларга юл ача. Йөзләрендә нур балкыган иманлы яшьләребезне күреп, сөенеп узам мин. Мәчет җитәкчелегенә, имам-хатыйп Йосыф Дәүләтшинга мең рәхмәт. Урам йогынтысыннан аермалы буларак, дини тәрбияне хезмәт тәрбиясе белән үреп алып бара беләләр. Гомумән, шәһәр үзәк мәчете җитәкчелеге һәм аңа йөрүче яшьләребез белән горурланырлыгыбыз бар. Алар тырышлыгы белән, Ураза, Корбан гаетләре соңгы елларда шәһәркүләм һәм бар милләтләр бәйрәменә әйләнде. Аз керемле гаиләләргә, гарипләргә, мохтаҗлыкта яшәүчеләргә ярдәм итүләре, Ураза вакытында мәчеткә килүче картларны үз машиналарында өйләренә озатып куюлары, ифтар ашлары уздырулары - барысы да дини һәм әхлакый тәрбия нәтиҗәсе.

Мөслеман динендәгеләр Һиҗри ел исәбе буенча йөрсәләр дә, барыбыз да шушы дөньяви җәмгыятьтә яшибез. Шулай булгач, яңа 2012 ел мәчетебезгә тынычлык, үзара татулык алып килсен, дип телим.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: