Туган як

«Яхшылыкка – ният белән»

Рамазан аеның соңгы ун көне калып бара. Ураза тоту башка елларга караганда авырракмы? Фитр һәм фидия сәдакасы ни белән аерыла? Аны кемгә һәм кайчан тапшырырга? Бу хакта без Түбән Кама шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе, үзәк мәчет имамы Салих хәзрәт Ибраһимов белән сөйләштек.

– Бу Рамазан ае башка елгылардан аерыламы?
– Берничә ел буе Рамазан ае җәй вакытына туры килде. Ул вакытта көннәр кыскара барды һәм җиңелрәк кабул ителә иде. Быел ураза язда башланды, көннәр, киресенчә, озыная. Кайбер кешеләр өчен көннең ике минутка гына озынаю да – психологик яктан сынау. Ай җылы көннәр белән башланып, салкын көннәр белән дәвам итте. Хәтта кар да яуды. Бер яктан, Аллаһ җәй уразасын җиңеләйтсә, икенче яктан, давыллар, карлар белән көчен күрсәтте. Рамазан ае чәчү вакытына туры килде. Кешеләр ураза да тоталар, кырда да эшлиләр. 
– Ураза тотучылар саны артамы?
– Соңгы елларда арта. Дингә килүчеләр күп, яшь буын үсеп килә. Балигълык чорына җиткәнче, балалар да яртышар көн ураза тоталар. Әмма ашау-эчүдән тыелу гына аз. Без үзеңдәге хаталарны табып, тәүбә итәргә кирәклеген, үз-үзеңдә яхшы сыйфатлар тәрбияләү мөһимлеген аңлатабыз. Рамазан аенда җәһәннәм ишекләре ябылып, җәннәт ишекләре ачыла. Шайтаннар богаулана, шуңа күрә кеше үз хатасын шайтанга сылтый алмый, үзе гаепле.
– Күркәм гадәт буенча, халык быел да ифтарга йөри. Кешеләр саны арттымы? 
– Үзәк мәчеткә ифтарга 750 дән артык кеше йөри. Шул ук вакытта башка мәчетләр дә туп-тулы: «Нур» мәчетенә – 250, Красный Ключ мәчетенә 300 гә якын кеше килә. Ифтарларны күмәкләшеп тә сатып алалар, аерым кеше бер көнне сатып алырга мөмкин. Үзәк мәчеттә стандарт ифтар бәясе – 75 мең сум. Менюга пылау, салат, чәй, чәй янына конфет, печенье керә. Эконом вариант буенча түләүчеләр дә бар. Анысы 60 мең сум тора: аңа аш, пылау, чәй керә. Бер яктан караганда, бу дөрестер дә: ифтар көн саен бәйрәм ашына әйләнергә тиеш түгел. Пылауны башка еллардагы кебек үзбәк егете Отабек һәм Кырым татары Диләвер пешерә. Апалар ашларны мәчеттәге ашханәдә әзерли. Аларга биредә белем алучы хатын-кызлар булыша, волонтер яшьләр дә килә.  
– Кайбер кешеләр сәхәрдә дә, ифтарда да хөрмә һәм су белән генә тукланалар дип ишеткәнем бар. Болай эшләү дөресме?
– Пәйгамбәребез с.г.в. нең «Әгәр дә адәм баласы иртән җиде хөрмә ашаса, аңа шайтан вәсвәсәсе тимәс» дигән хәдисе бар. Әмма мондый каршылыкларга бирелү кирәк түгелдер. Дөрес, гарәпләр гомер буе хөрмә үстереп ашыйлар, әмма анда тормыш, климат башка. Бездә кеше көн саен кайнар аш ашарга гадәтләнгән икән, Рамазан аенда үзен чикләргә тиеш түгел. Әлбәттә, көне буе ач торып, ифтар вакытында ризыкка ташланмаска. Нәфескә бирелмичә, ашыкмыйча, чамасын белеп күбрәк яшелчәләр, кайнар ботка яки аш ашарга. Ирләргә ите дә кирәк. Туклану рациональ булырга тиеш. 
– Тәравих намазында быел Коръәнне кем укый?
– Рамазан аеның күркәм бер өлеше – тәравих намазы. Аны уку – матур һәм күркәм гамәл. Коръәнне укырга Әлмәттән Али Яушевны чакырдык. Ул – коръәнхафиз, тавышы бик матур. Аның шәһәребездә элек тә булганы бар иде. Көн саен изге китапның бер җүзен чыгабыз. Бер айда Коръәнне укып бетерәчәкбез. «Рамазан» такси эшли. Яшьләр тәравих намазын укучыларны өйләренә түләүсез кайтаралар, аннары мәчеткә кыям намазына киләләр. Шунда сәхәр дә ашыйлар.  
– Республика ифтарына быел кемнәр барды?
– Башта республикакүләм ифтарның ике көн узуын әйтеп үтим. Теннис академиясендә 26 майда – ир-егетләр, 27 майда хатын-кызлар авыз ачты. Мәчеттән без иң актив хезмәткәрләрне җибәрдек. Шәһәрдән үз машиналары белән баручылар да булды.  
– Рамазан аеның ун төнендә Кадер кичәсе була. Бу төннең үзенчәлеге нидә?
– Соңгы ун төндә ир-егетләр мәчеттә куна. Ниятләре бер – Кадер кичәсен табу. Аның төгәл кайчан булачагын беркем белми. Әмма шул Кадер киче бер мең айдан хәерлерәк. Бер көн уразаң, һәр намазың, кылган изге гамәлләрең бер мең айга тиң була! Кадер кичендә Коръән аятьләре иңә башлаган. Шул төндә җиргә фәрештәләр төшә. Кешенең тәкъдире дә үзгәрергә мөмкин. Шуңа күрә төнне гыйбадәттә уздырырга кирәк. Хәдисләр буенча, Кадер кичен танырга була, аның үз галәмәтләре бар: төн тын, җилсез, аяз була, һавада хуш ис тарала, иртән кояш тулган ай кебек нурсыз чыга. Шулай да, алда әйтелгәнчә, аның кайчан булачагын төгәл беркем белми, шуңа күрә догада булырга, Аллаһтан сорарга кирәк. 
– Сәламәтлекләре буенча ураза тота алмаучылар фидия сәдакасын тапшыра. Аның күләмен һәм кемгә бирелергә тиешлеген аңлатсагыз иде.   
– Әгәр дә ниндидер җитди сәбәпләр аркасында уразасын хәзер тота алмыйча, ел дәвамында тота алса, кеше бурычын каплый, фидияне түләми. Әмма табиблар күрсәтмәсе буенча уразаны бөтенләй тота алмаган кеше фидия түләргә тиеш. Ул мохтаҗ булган ураза тотучы-ның сәхәренә һәм ифтарына тотыла һәм көнлек күләме 200 сум. Бу акчага көнлек ризык сатып алып тапшырырга кирәк. Үзәк мәчет кассасында фидияне кабул итәләр. Бу акчага ризыклар сатып алып мохтаҗларга тараталар. Фидия уразадан гына калдыра, аны түләүче намазын калдырырга тиеш түгел.
– Фидия сәдакасын бер кешегә ике кеше бирә аламы?
– Әгәр дә ул кеше мохтаҗ икән, әлбәттә. Тик ул якын туган: әти-әни, әби-бабай, балалар, оныклар булырга тиеш түгел. Үз гаиләңне син үзең кайгыртырга тиеш. Ерак туганнарга, мисал өчен, туганыңның баласына, туганнан туганга бирергә була. 
– Акылына җиңелчә булса да зәгыйфьлек килгән кешегә фидия түләү фарызмы?
– Мондый кешеләр намаз һәм уразадан төшерелә. Әмма ул намазын, үзенчә булса да, укый икән, тыярга ярамый. Фидия дә тиеш түгел. Тик үз теле белән фидия түлим дисә, мөмкинлеге булган очракта бирсен. 
– Рамазан ае ахырында фитр сәдакасы тапшырыла. Ул нинди сәдака? 
– Рамазан ае вакытында кешеләр, үзләре дә сизмичә, хаталар, кимчелекләр кылырга мөмкин. Фитр сәдакасының мәгънәсе – ураза тотучының уразасы кимчелекләрдән пакьланып, Аллаһ каршысында тулысынча кабул ителүен өмет итеп бирелә торган сәдакадыр. Гаилә башлыгы хатыны һәм балалары, хәтта хатынының карынында булган бала өчен бирә. Әгәр балалары үзләре эшләп акча таба яки аерым гаилә булып яши икән, алар фитр сәдакасын үзләре түли. Ул ярма белән, мәсәлән, карабодай, дөге шулай ук он, макарон, йөзем, хөрмә белән түләнә. Быел аның күләме бер кешегә 100 сумнан алып 600 сумга кадәр дип билгеләнде. Бу сәдака акчасын мәчеткә дә китерергә мөмкин. Биредә бу акчага ризыклар сатып алып, мохтаҗларга таратыла. 
– Рамазан аенда мөселманнарга нинди теләкләрегез бар? 
–  Рамазан аенда без чисталыкка омтылабыз, нәфесебезне тыярга, кимчелекләрдән котылырга тырышабыз, кылган начар гамәлләр өчен тәүбә итәбез. Кеше үзенең гамәлләрен искә төшерсен, гаиләсенә, ягъни балаларына, хәләл җефетенә, әти-әнисенә карата нинди булган, нәтиҗә ясасын. Яхшылыкка ният булырга тиеш. 
Әңгәмәне Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА язып алды.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: