Туган як

Ябык шайтан белән симез шайтан

Әкият Бервакыт ябык шайтан белән симез шайтан очрашалар. Симез шайтан ябык шайтанга әйтә: - И, дустым! Ни өчен бу кадәр ябыгып беттең син? Нәрсә булды? - ди. Ябык шайтан аңа жавабында: - Әй, кардәшем, мин бер мөселман кешегә билгеләнгән идем. Ул нәрсә генә эшләсә дә, кайда гына барса да, нинди...

Әкият
Бервакыт ябык шайтан белән симез шайтан очрашалар. Симез шайтан ябык шайтанга әйтә:
- И, дустым! Ни өчен бу кадәр ябыгып беттең син? Нәрсә булды? - ди.
Ябык шайтан аңа жавабында:
- Әй, кардәшем, мин бер мөселман кешегә билгеләнгән идем. Ул нәрсә генә эшләсә дә, кайда гына барса да, нинди генә халәттә булса да - шатлыклымы ул, борчулымы - һәрвакыт Аллаһны телгә алып йөри. Эшләрен башлар алдыннан «бисмилләһ», ди. Иртән-кичен догалар язылган китаптан төрле зикерләр укый; нәрсә генә булса да: «Әлхәмдү лилләһи галә күлли хәл (Нәрсә генә булса да, Аллаһка мактау булсын!)», - дип кабатлый. Аптырагач, ачуын китереп карыйм, ә ул: «Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗим», - ди. Шул сәбәпле, ашамый-эчми калам, ябыгып, шыр сөяккә калдым. Аннан кача-кача арып-талып беттем. Ә иң авыры шул - ул күзләрен харамнан саклый. Бер угымны да ата алмыйча калдым. Зур шайтан янына барып, берәр жиңелрәк бирем бирүен сорыйм әле.
- Әй, дустым! Синең хәлең бигрәк кызганыч икән! Ә мин бер шундый гамьсез бәндәгә эләктем: «бисмилләһ» әйтү түгел, Аллаһны исенә дә алмый. Ашаганы - харам, эчкәне - харам, эшләгәне дә - харам. Өенә кергәндә муенына атланып керәм, башын кайда борсам, шунда карый, нинди сүз пышылдасам, кабатлый. Рәхә-ә-әт!!! Аның белән бергә ашыйм, бергә эчәм, йоклыйм һәм башка бөтен гамәлләрен дә аның белән бергә башкарам. Менә, күр, ничек тазарып беттем! Шулай дәвам итсә, аның утка керәчәге көн кебек ачык.
Дарья АБДУЛЛАЕВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: