Туган як

Ураза тотучыга – ике шатлык

Аллаһ илчесе с.г.в. безгә Рамазан аенда ураза тотучыларны шатландыра торган хәдисләрне әйтеп калдырган: «Ураза тотучы кешегә ике шатлык. Беренчесе – авыз ачканда, икенчесе – Раббысы белән күрешкәндә».

Көне буена сусап, ачыгып ураза тотканда, кояш баеп, ифтар вакыты кергәнен зарыгып көтәбез. Менә шунда ифтар ашы әзерләнеп, тәмле ризыкларны өстәлгә чыгара башлыйлар. Кояш баюга, хөрмә кабып, су эчкәч, ахшам намазы укыганнан соң, ләззәтләнеп ризыкларны ашый башлагач, күңелләр шатлык-сөенеч белән тула. Шул вакытта чын күңелдән: «Эх, шушы рәхәтлекне барлык кешеләр, якыннарыбыз да татыса иде!» – дип уйлап куясың.
Рәшидә Исхакый сөйләгәннәрдән бер өзек китерәм: «Әти һәм әниебез бик динле иде. Эссе көннәрдә, төннәрен сәхәр ашап уразага керәләр иде. Ә безне: «Сез әле балигълыкка ирешмәгән», – дип уятмыйлар иде... Әмма без барыбер ураза тота идек! «Ярый, ач килеш ураза тотмасыннар», – диеп, безне дә сәхәргә уята башладылар. Әйе, элекке әби-бабаларыбыз бик динле, Аллаһыга шөкер итүче булганнар».
Кыямәт көне килеп җиткәч, ураза тотучы кеше Раббысы белән очрашкач Аллаһ аңа: «Әй, колым, син минем ризалыгым өчен ураза тоттың, мин синнән разыймын, әйдә, җәннәт бакчаларына кер дә, шунда рәхәтлеккә чумып яшә!» – дигәч, нинди зур шатлык-сөенечләр кичерәчәгебезне әле күз алдына да китерә алмыйбыз.
Ни кызганыч, ураза тотмаучылар мондый шатлыкларны татый алмыйлар һәм ахирәттә дә татымаячаклар. Алар дөнья малларын җыя-җыя, нәфес артыннан куа-куа, Аллаһы Тәгалә турында оныталар. Ләкин шул мал-мөлкәтләр өчен тулысынча җавап тотасы бар.
Галия САФИНА.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: