Туган як

Ураза әдәбе

Рамазан аенда Аллаһ ризалыгы өчен ризыктан тыелып торудан тыш, безгә әле тагын күп нәрсәләр йөкләнә. Ач торып, тәнебез сәламәтлегенә файда китергән кебек, бозык сүздән, ялган - гайбәттән, кеше үпкәләтүдән яисә рәнҗетүдән сакланып, без җаныбызны пакьлыйбыз.

Пәйгамбәребез с.г.в. әйтте: «Кем дә кем ураза тотканда бозык сүз сөйләде, гайбәт сатты, уразасы ач торудан башканы бирмәде».
Нәкъ менә ураза кешене өч юнәлеш буенча камилләштерә:
1. Җаныбызны тәрбияләү.
Гөнаһ тәкәбберлек һәм нәфесебезне җиңә алмаудан кылына. Тәкәбберлек – начар холыкларның берсе. Шушы тәкәбберлек аркасында күп кенә кеше дингә дә бик озак еллар буе аяк баса алмый. «Мин гөнаһ кылмыйм, нигә миңа намаз, ураза, гөнаһлылар укып чистарынсын», – дип әйтүчеләр шактый. Нәфескә килсәк, һәрбер кешенең нәфесе бар һәм ул гел нәрсәдер теләп кенә тора, күпме генә тырышсаң да, нәфесне туйдырып булмый. Җан чикләүне яратмый, ә дин шушы җанны кысаларда тотарга өйрәтә. «Җаным ничек тели – шулай яшим», – диючеләр бар. Нәфескә бирелеп, Аллаһ кушканнарны үтәмәс өчен, йөз төрле сәбәп табарга әзер. Әмма мөселманнар шушы Рамазан аенда бигрәк тә җанын тәрбияли, билгеле бер кысаларга куя. Ул, бер яктан, ризыктан тыелып тору булса, икенче яктан, кешенең  гайбәтен сөйләүдән, начар уйлардан арыну. Изгелектә, тәкъвалыкта бер-береңә ярдәм итү.
2. Мескен фәкыйрьләрнең хәлен аңлау. 
Җәмгыятьтә байлар да, фәкыйрьләр дә, урта хәлле кешеләр дә бар. Рамазан аенда ураза тотып, ризыктан тыелып торып, без фәкыйрьләрнең, мескеннәрнең хәлен аңларга тырышырга, уйланырга, фикерләргә тиеш. Шулай ук Рамазан аеның соңгы көнендә бирелүче фитыр сәдакасы фәкыйрь гаиләләргә ярдәм итү, аларны Ураза гаете белән сөендерү була. 
3. Организмны дәвалау үзлеге. 
Күп кенә тикшерүләрдән күренгәнчә, авыруларның 90 проценты күп ашаудан, дөрес тукланмаудан килеп чыга. Рамазан аенда ураза тотып, без җаныбызны, тәнебезне сафландырабыз, чистартабыз.
Рамазан ае мөселман кешенең тормышын ак, чиста итәргә тиеш. Ул тәүбәгә килеп, Аллаһка якынаерга, изгелекләр кылырга, начарлыктан, гөнаһлардан арынырга тиеш.
Һичшиксез, кешенең иң төп максаты, төп вазифасы һәм Аллаһның кешене шул сәбәптән яратылганлыгы  – Аллаһка гыйбәдәт кылудыр, аның ризалыгын эзләүдер. Рамазан ае исә бу максатны үтәргә кешегә зур ярдәм бирде. Кешеләрнең мәчеткә ашыгулары, фарыз булган намазларны ашыга- ашыга үтәүләре, үзара изгелектә узышулары – һичшиксез, бер матур күркәм күренеш һәм Аллаһ әҗерләрен тиешенчә насыйп итсен иде.
Изге гамәл – Аллаһка якынаюның иң зур ысулларыннан берсе. Һәм ул заман белән чикләнмәгән. Пәйгамбәребез дә безгә изгелекләр кылуны озакка калдырырга кушмады, изгелекләр эшләүдә ашыгырга кушты. Мөселман Аллаһтан куркырга, Аллаһка һәрдаим итәгать итәргә тиеш. Мөэминнең тормышы санаулы, шуңа күрә көннәре һәм төннәре хәзинә кебек булу зарур. Ул һәрбер мизгелендә үзенә ахирәттә файда китерә торган эш эшләргә тиеш. 
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: