Туган як

Ураза аенда тәртипле булыйк

Аллаһының рәхмәте белән, мөселманнар өчен кадерле булган рамазан ае якынлаша. Бу айның утыз көнен дә һәр мөселман үзе өчен фарыз булган ураза тотып, игелекле гамәлләр генә кылып уздырачак. Хәдистә килгәнчә, рамазан аеның беренче ун көне - рәхмәт көннәре, икенче ун көне - гөнаһлардан пакьләнү көннәре, соңгы ун көне - уттан...

Аллаһының рәхмәте белән, мөселманнар өчен кадерле булган рамазан ае якынлаша. Бу айның утыз көнен дә һәр мөселман үзе өчен фарыз булган ураза тотып, игелекле гамәлләр генә кылып уздырачак. Хәдистә килгәнчә, рамазан аеның беренче ун көне - рәхмәт көннәре, икенче ун көне - гөнаһлардан пакьләнү көннәре, соңгы ун көне - уттан котылу көннәре. Үзенең киенү рәвеше, тотнаклы, сабыр булуы һәм ай дәвамында кылган гамәлләре белән Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешергә омтылачак һәр мөселман. Бу ай - мөселманнарның түземлелеген, ихтыярын сынау белән бергә, исламда булмаган татарларга, төрле милләттән булган һәм башка диндәге түбәнкамалыларга үзләренең толерантлыгын, дустанә мөгамәләсен гамәлләре белән исбатлау өчен менә дигән мөмкинлек.
Шуңа бәйле рәвештә, без, Түбән Кама аксакаллары, халыкка үзебезнең мөрәҗәгать-үтенечебезне җиткерәбез. Бер дә куркып, шикләнеп калмагыз, һәркайсыбызның хәленнән килә торган гап-гади нәрсәләр хакында гына сүз алып барабыз - рамазан ае дәвамында үз-үзебезне әдәп-әхлак кысаларында тотарга тырышып карыйк. Моны гади генә нәрсәдән башлыйк.
Рамазан ае башланган көн иртәсендә үз-үзебезгә, көн дәвамында башкаларга карата ягымлы һәм ихтирамлы булырга дип, сүз биреп куйыйк. Трамвайга һәм автобуска утыргач, әгәр дә янәшәгездә үзегездән өлкәнрәк кеше басып барса, торып урын бирегез. Берничә тукталыш аяк өстендә басып баруның үзегезнең сәламәтлек өчен файдалы икәнен уйласагыз, моны эшләү авыр булмас. Транспортта гына түгел, урамда, кибеттә, аптекада, базарда һәм эш урыныгызда да башкаларга игътибарлы булырга, бары тик яхшы сүзләр генә сөйләргә тырышыгыз.
Әгәр дә сез әти-әни яки әби-бабай икәнсез, балаларыгызга, оныкларыгызга рамазан аеның мөселманнар өчен әһәмияте искиткеч зур икәнен һәм шушы айга, ураза тотучыларга хөрмәт йөзеннән, җәмәгать урыннарында үз-үзләрен тәртипле тотарга, авызларын кәгазь бите кызарырлык сүзләр белән пычратмаска, урамда кулларына сыра шешәсе яки тәмәке тотып, кычкырып, сүгенеп йөрмәскә тиешлекләрен кат-кат аңлатыгыз.
Түбәнкамалыларның уртак йорты - үзебез яши торган квартир гына түгел, ә квартирдан чыккач та аяк баса торган баскыч мәйданчыгы, подъездларыбыз, ишегалларыбыз һәм урамнарыбыз да! Беребез дә үз квартирын җыештырмыйча пычракка батып ятмый, шулай булгач, әйдәгез, шушы бер рамазан аенда гына йортыбызны, ишегалларын һәм шәһәребез урамнарын чиста тотыйк. Моны эшләү дә һич тә авыр түгел - кулыбыздагы трамвай-автобус билетларын, кибеттә бирелгән чек кәгазьләрен, урамда кулга китереп тоттырган реклама чүп-чарын аяк астына томырмау да җитә. Подъездларның беренче кат идәне дә почта тартмаларыннан һәрберегез ала торган реклама газеталарын, буклетларны түши торган урын түгел.
Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Сезгә аерым мөрәҗәгать итәбез. «Җәннәт - аналар аягы астында», дигән хәдис сезнең һәммәгезгә зур бурыч та йөкли. Балаларыгыз сезне шул хәдистәгечә зурласыннар, хөрмәтләсеннәр өчен, иң элек, сез үзегез аларга өлге булырга тиешсез. Ничек итепме? Үзегезне әдәпле-әхлаклы тотуыгыз, сабырлыгыгыз һәм тирә-ягыгыздагыларга ихтирамлы, мәрхәмәтле булуыгыз белән. Әдәп-әхлак дигәндә, киенү рәвешен дә күздә тотабыз. Катырак әйтелсә, гафу үтенәбез, әмма ана булачак япь-яшь кызларның, бала арбасы тартучы яшь әниләрнең, урта һәм олы яшьтәге хатыннарның, әбиләрнең урамда түшләре билгә кадәр диярлек ачык күлмәктән, чама хисен онытып кыскартылган итәктән һ.б. ярым ялангач йөрүләре - бик ямьсез, җанны рәнҗетә. Үз-үзегезне ихтирам итәрсез һәм акылга ия затлар буларак, Рамазан аенда киенү рәвешегезне үзгәртерсез дип өметләнәбез.
Ир-ат та рамазан аенда урамда тәмәке тартып бармас, хәмер эчкән килеш күренмәс, сүгенү сүзләрен вакытлыча онытып торыр дип ышанабыз.
Рамазан аенда гаиләләрдә иминлек һәм үзара аңлашу өстенлек итсен - балаларын, хатынын яки ирен рәнҗетүләргә юл куелмасын.
Онытмыйк, Аллаһы Тәгаләнең Коръәнендә, «Мин сезнең хәлләрегезне үзгәртмим, үзегезне үзегез үзгәртмичә», диелгән.
Рамазан аен явызлыктан, начар уйлардан, нахак сүз сөйләүдән, гайбәттән тыелып, хәлебездән килгән кадәр изгелекләр генә эшләп уздырырга омтылыйк.
Зирәк ШИҺАПОВ,
Түбән Кама аксакаллар шурасы рәисе.
Начар «савыт»
Ураза тоту - кешенең җаны, уйлары, фигыле калебе һәм тән сәламәтлеге өчен дә зарур. Табиблар, хәтта, күп кенә авыруларны дәвалау өчен дә ураза тотарга киңәш итәләр.
Мәсәлән, доктор Хельмут Лютзнер: «Ураза - организмда еллар буе тупланган пычракның, агулы матдәләрне тышка чыгару өчен иң уңай ысул», дигән. Отто Бухингер дигән икенче бер табиб ураза тотып, тәҗрибә уздырып караган һәм нәтиҗә ясаган: «Ураза вакытында фикереләремне бер системага сала алдым. Көнлек психологик киеренкелек кимеде. Гәүдәмдә һәм рухымда җиңелек тойдым». Хирург Берхальт: «Ураза - пычаксыз операция», дип язган.
Төркиядәге табиб Кадир: «Ураза организмның бөтен күзәнәкләренә һәм, аеруча, ашказанына ял бирә», дигән.
Мәгълүм булганча, «Адәм баласы тутыра торган начар савыт - ашказаны, мөэмин кеше аның өчтән берен - ризык белән, тагын өчтән берен - су белән, ә калганын һава белән тутырыр», дип әйтеп калдырган пәйгамбәребез үзенең хәдисендә.
Табиблар ураза тотучыга, авыз ачканда ризыкны ике-өч өлешкә бүлеп, берәр сәгать ял итеп ашарга киңәш итәләр.
 
Мөселман зираты кирәк
Яшәү кебек үк, Аллаһыдан вакыты җиткәч, фани дөньядан китү дә гадәти хәл. Шуны истә тотып, вафат булганнарны дин-ислам кушканча соңгы юлга озату өчен, шәһәребез үзәк мәчете карамагында «Ихсан» үзәге эшли. Монысы өчен, Аллаһы Тәгаләгә һәм «Ихсан» үзәген оештырган һәммә кешегә халык рәхмәтле.
«Ихсан»га сөенәбез, әмма тагын бер мөһим нәрсә бар - үлгәннәрнең мәңгелек йорты булган зират. Татар зиратында элек сурәтле ташлар куйдырмаганнар. Хәзер күрше милләткә ияреп, кеше зурлыгындагы таш бастырып куялар һәм, күп очракта, ул ташларга кабер иясенең сурәтен дә уялар. Моны күңел һич тә кабул итми, дин буенча да һич тә хуплана торган гамәл түгел.
Татар зиратын икегә бүлеп, бер өлешен мөселман ягына биреп булмыймы икән? Мөселман ягындагы каберлекләрдә сурәтле ташлар да булмас, янәшәдә сыра шешәләре дә аунап ятмас, чүп үләне дә басып китмәс иде.
Рәмзия КАМБИЕВА.
 
Ак әбиемә
Аклы кия минем әби,
Аклы затлы булганга.
Мөнәҗәтләр көйләп куя,
Күңелләре тулганда.
Елмаю, көлемсерәү
Күрәм мин йөзләреңдә.
Кояш кебек иман нуры
Чагыла күзләреңдә.
Ипләп кенә, сайлап кына
Сүзләреңне сөйлисең.
Намаз укып һәр көн саен,
Догаларың көйлисең.
Күркәм холык, сабырлыкны
Әманәт итеп алгансың,
«Юмартлар дәрәҗәсе бир»,
Дип, Аллага ялварасың.
Тавышыңны беркемгә дә
Син күтәреп дәшмәдең.
Булганына шөкер итеп,
Озын-озак яшәдең.
Асия САЛАВАТОВА.
Шәңгәлче авылы.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: