Туган як

Унҗиде елдан соң очраштык

Туксанынчы елларны хәтерлисездер: идеологиясез илдә хаос, талон системасы, кешеләр бер-берсен талый, бер-берсеннән курка, хатын-кыз чишенеп беткән, ирләр аракы сазлыгына чумган... Әнә шундый әхлакый авыр бер заманда, дингә сусаган татар халкын сазлыктан тартып чыгару өчен, Аллаһы Тәгалә үзенең рәхмәте белән Төркия хөкүмәтеннән мөгаллимнәр җибәрде. Бу хакта ишетүгә, күңелендә иман чаткылары булган...

Туксанынчы елларны хәтерлисездер: идеологиясез илдә хаос, талон системасы, кешеләр бер-берсен талый, бер-берсеннән курка, хатын-кыз чишенеп беткән, ирләр аракы сазлыгына чумган...
Әнә шундый әхлакый авыр бер заманда, дингә сусаган татар халкын сазлыктан тартып чыгару өчен, Аллаһы Тәгалә үзенең рәхмәте белән Төркия хөкүмәтеннән мөгаллимнәр җибәрде. Бу хакта ишетүгә, күңелендә иман чаткылары булган апалар, абыйлар һәм без яшьләр мәчеткә җыелдык. Ул вакытта хәзерге маһәбат бина юк иде әле. Ишегалдына төп капкадан керүгә уң якта вакытлы мәчет һәм мәдрәсә урнашкан салкын, җылытылмый торган тоташ ике вагон торды. Декабрь суыкларында өйләребездән җылыткычлар алып килә идек. Без, төрле яшьтәге 25ләп кеше (шуларның 3-4е -
ир-ат), дин гыйлеме ала башладык. Ул вакытта безне Әхмәт Гюнеш һәм Муаммәр хәзрәтләр укытты. Аларның беренче көннәрдә ук, «гыйлемнең башы - суган, ахыры - бал», дип әйткән сүзләренең хаклыгы вакыт агышы белән расланды. Безгә хәзер менә шул татлы балны татырга насыйп булды, әле дә ул көннән-көн тәмлеләнә генә бара...
Ул чагында, хәзерге кебек, китаплар, дәреслекләр юк, гарәп хәрефләрен мөгаллим тактага яза. Ә без шуннан күчереп алып, язарга-укырга өйрәнәбез. Алар - татарча, без төрекчә белмибез. Шулай да, гарәпчә укырга-язарга өйрәнү теләге көчле булганмы, әллә мөгаллимнәребез үзләренең әдәпләре белән безне үзләренә тарттылармы, укуны ташлаучы булмады. Бераз укыткач, Әхмәт Гюнешкә гаилә хәле буенча Төркиягә китәргә туры килде, аның урынына Әхмәт Явру килде. Шулай итеп, Әхмәт хәзрәт үзенең сабырлыгы, әдәплелеге, итагатьлелеге белән безнең калебләребезне каплаган пәрдәне ача башлады. Аңа кадәр гыйбадәт ул намаздан һәм уразадан гына тора дип уйлаган булсак, ул безгә гыйбадәтнең чын асылын төшендерә башлады.
Исламның асылы - беренче чиратта, үзара мөнәсәбәт, Аллаһы Тәгалә яраткан барча мәхлукларга, тирә-ягыңдагыларга карата итагатьле, әдәп-әхлаклы булу. Иртән эшкә чыгып китеп гаиләң өчен хәләл кәсеп итүнең дә гыйбадәт икәнен һәм эшләп тә акча ала алмаган ул заманда, хәтта синең бер елмаеп кардәшеңә каравың һәм исәнләшүең дә садака икәнен аңлау - безнең өчен зур хәзинә иде. Аллаһы Тәгаләнең хакын үтәр өчен - безнең өстә булган ата-ана хакы да, гаилә, бала хакы да һәм тирә-ягыбыздагы кешеләр, кошлар, хайваннар хакы да үтәлергә тиешлеген, иң әүвәл, шул мөгаллимебез ярдәмендә аңладык. Бала тәрбиясе турындагы нәсыйхәте гомергә күңелемә уелып калды һәм үзебезнең балаларыбызны да шулай тәрбия кылырга тырыштык. Бәлки, газета укучылар арасында сабыйлары әле кечкенә булган аналар да бардыр. Аларга ярдәме тимәсме. Әхмәт хәзрәт өйрәткән ул нәсыйхәт бик гади генә: баланы балигълыклыкка ирешкәнче тәрбияләргә кирәк, ул - өйнең фундаментын салу белән бер. Өйнең фундаменты нык булса, ул беркайчан да җимерелмәячәк, ә инде бала үсеп җитеп балигълыкка чыккач тәрбияләү - фундаментсыз өй салу белән бер...
Безне әнә шул рәвешле тормышны дин кушканча алып барырга өйрәткән яраткан остазыбыз Төркиягә кайтып китте һәм аның белән бары 17 елдан соң, бу язда күрешү насыйп булды. Әхмәт хәзрәтнең шәкертләре белән очрашу «Сөләйман» кафесында уздырылды. Һәрберебезнең күңелендә шатлык хисләре, шул ук вакытта бераз гына борчылу да иде.
Шактый вакыт узса да, остазыбыз безне онытмаган, алай гына түгел, күбебезнең исемен хәтерләве белән дә шаккатырды. «Күргән кешене онытмаска тырышам, күздән китсә дә, күңелдән китми», ди ул үзе. Бер-ике шәкертен күрү бәхетен генә өмет иткән остазыбыз, үзенә карата булган шундый җылы мөнәсәбәткә шатлануын яшермәде. Күп кенә шәкертләренең хәзер инде үзләренең мөгаллимнәр булуын ишетүе - аның өчен иң зур бәхеттер, мөгаен...
«Сөләйман» кафесында тәмле ризыклар белән сыйлана-сыйлана, Әхмәт хәзрәткә үзебезне кызыксындырган сорауларны яудырдык. Ул үзенең гаиләсе турында, Төркия дәүләтендә диннең торышы, мөселманнар хакында тәфсилләп сөйләде. Әхмәт хәзрәт хәзерге вакытта гаиләсе белән Истамбул шәһәрендә яши. Ул кала, кайсыдыр ягы белән, бераз безнең Казанга охшаш икән. Әхмәт Хәзрәт Истамбул мөфтиятендә мөфтинең беренче урынбасары булып эшли, аның кул астында 170 хәзрәт хезмәт куя. Эшкә бару юлының бер үзенчәлеген әйтеп узды: элек 1,5 сәгать үтә торган юлны, хәзерге вакытта диңгез асты юлыннан 10 минут эчендә барып җитә икән. Мөфтият карамагында мәчетләр күп булып, имамнарга хезмәт хакы, пенсия түлиләр, төрле илләргә шәкертләрне укырга җибәрү, аларны тәэмин итеп тору да мөфтият өстендә, ди. Хәтта Румыниядә дә төрек авыллары бар икән. Германиядә дә мөселманнар бик күп һәм аларга бар мөмкинлекләр дә тудырылган, ди ул. Төркия дәүләте үзенең халкын хәерчелектә яшәтмәскә тырыша, ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән һәрбер гариза тикшерелә. Түбән керемле кешеләргә ярдәм итүдә байларның роле зур икән. Алар мәдрәсәләрне, уку йортларын тотуда зур ярдәм күрсәтәләр, исламның бер баганасы - фарыз булган зәкәт бирү гамәленә җитди карыйлар ди. Шулай ук, мәктәпләрдә дин дәресләре, пәйгам-бәрләр тарихы укытыла. «Дин тоту ирекле, тыю да, мәҗбүриләү дә юк», ди остазыбыз.
Татарстанда яшәгән дүрт елны онытып булмый ди ул. «Татарстан, бигрәк тә Түбән Кама күңелемдә бары тик якты истәлекләр генә калдырды. Татар мөселманнарының кунакчыллыгын, миңа һәм гаиләмә булган җылы мөнәсәбәтне башка бер җирдә дә тоймадым. Түбән Кама, Татарстан халкы белән очрашу мөмкинлеге туса, кулдан ычкындырмас-ка тырышам. Азнакайдан килеп, Төркия мәмләкәтендә укучы бер егет белән җылы мөнәсәбәттә торабыз. Татарстаннан килгән кунак-ларны хәләл җефетем бәлеш белән сыйларга тырыша. Һәр елны Төркиядә Сабантуй уздырыла. Танышлар очрамасмы дип, анда барырга тырышам. Шулай ук Түбән Кама очраштырган илдәшләрем Ибраһим бәй һәм Әхмәт Гюнеш гаиләләре белән еш очрашабыз, Түбән Камага бәйле хатирәләрне яңартабыз. Гомумән, үземә һәм гаиләмә күрсәткән кадер-хөрмәтләре өчен Түбән Кама халкына рәхмәтем зур», дип тәмамлады остазы-
быз үзенең чыгышын.
Әгәр дә язмам ахырында остазыбыз белән очрашу сәбәпчесе Госман бабай исемен рәхмәт белән телгә алмасам, гадел булмас. Әхмәт хәзрәт үз иленә киткәннән бирле аны юксынып, бакыйлыкка күчкәнче күрә алмам инде дип, борчылып яшәүче Госман бабай остазыбыз Әхмәтне изге Мәккә җирендә очрата. Миллионнарча кеше сыйдырышлы әл-Хәрам мәчетендә Әхмәт хәзрәт аның каршына үзе килеп чыга... «Мин сине башка югалтмам инде», дип сүз бирә Госман бабай. Һәм шул мизгелләрдән башлап алар расында элемтә өзелми. Бу юлы да ул калабызга Госман бабай чакыруы буенча килгән
иде.
Әхмәт мөгаллимнең очрашу азагында әйткән сүзләрен һәр татар үз йөрәгенә мәңге җуелмаслык итеп уеп куйсын иде ул: «Кыйблагызны югалтмыйча, яманлыктан тыелып, яхшылыкка омтылып, бердәм булып яшәгәндә генә милләт буларак танылырсыз».

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: