Туган як

Тырнак астыннан кер эзләү кемгә кирәк?

Түбән Кама җәмәгатьчелегенең бердәм булуын күптән ишеттек. Бердәмлек белән шәһәрегез мәчетен Әлмәткә килгән бәладән саклап калырсыз дип өметләнәм. Мәчетнең утын сүндерү бик тиз, әмма яңадан кабызу бик авыр икән. Шәһәрегезнең йөзек кашы булган мәчетегезнең нурын сүндертмәгез. Әткәй иртәнгә кадәр намазлыкта ниләр укый иде икән дигән сорау гел күңелгә килеп торды....

Түбән Кама җәмәгатьчелегенең бердәм булуын күптән ишеттек. Бердәмлек белән шәһәрегез мәчетен Әлмәткә килгән бәладән саклап калырсыз дип өметләнәм. Мәчетнең утын сүндерү бик тиз, әмма яңадан кабызу бик авыр икән. Шәһәрегезнең йөзек кашы булган мәчетегезнең нурын сүндертмәгез.

Әткәй иртәнгә кадәр намазлыкта ниләр укый иде икән дигән сорау гел күңелгә килеп торды. Гомерләр үтә-үтә җавап таптым. Хәзер үзем инде Аллаһы Тәгаләдән туганнарыма, балаларыма, барча милләттәшемә ныклы иман, бәхетле тормыш сорып дога кылам. Чыннан да, без кешеләрнең Аллаһыга сөйләр күпме моң-зары бар икән. Ирем белән бергәләп өч ул үстердек. Шөкер, Раббыма, өчесе дә гаиләле, бүген унынчы оныкны көтәбез. Әткәйнең изге догасы иң элек кечкенә улыма иреште, беренче булып шунысы мәчеткә йөри башлады. Аннан соң уртанчысы иярде, икәүләшеп олы абыйларын да намазга бастырдылар. Әни булгач, миңа да чират җитте. Берәм-берәм киленнәр дә тартылды. Ахырдан бабабыз да кулына намаз китабы алды. Бертуган абыйларым да мәчет юлында, биш апам - намаз әһеле. Өебездә аракы эчүче, әшәке сүз сөйләүче юк. Улларыбыз да, киленнәребез дә тәүфыйклы. Балаларына булган догасы ата-ананың үзе кабергә кергәч тә гамәлгә ашуын дәвам итә икән.

Әмма изгелек сынаусыз булмас, дигән. Соңгы вакытта мәчет-мәдрәсәләрдә барган хәлләр күңелне борчый. Әлмәт мәдрәсәсендә читтән торып дүрт ел гыйлем җыярга насыйп булды минем үземә. Аллаһыга шөкер, бер яман әйбер дә өйрәтмәделәр. Әмма утыз еллап халыкка хезмәт иткән Наил хәзрәтне һ.б. остазларны мәчеттән куып чыгардылар. Нәзарәткә яңа җитәкчелек килгәч тә, кинәт кенә хәзрәтләрнең барысы да «экстремист»ка әйләнде. Моңа кадәр нишләп бөтен халык үз хәзрәтләрен хөрмәт итте икән? Туксанынчы еллардагы мафиозниклар кебек, мәхәллә халкыннан сорамыйча, өстән бер имамны китереп куйдылар, анысы үз тәртибен урнаштырырга тотынды һәм халык бөтенләй бу имамнан бизеп, башка мәчетләргә таралыша башлады. Казандагы дин җитәкчеләре зур түрәләр каршында җиңел генә: «Әлмәттә тәртип ясадык», дип хисап тотты. Бәлки, зур түрәләргә шундый тәртип кирәктер, әмма халык бу гаделсезлеккә рәнҗи. Дин җитәкчелеге бу гаделсезлекне кабул итә алмаган Әлмәт халкын, шәһәр хакимиятен, хәтта «Татнефть» җитәкчелеген бөтен республика каршында «ваххабитский холдинг» төзүдә гаепли. Әмма яңа команданың әлегә җимерүдән башка бер эшкә ярамаганын танырга теләми.

Шул ук һөҗүмнәрнең бүген Түбән Кама шәһәре мөхтәсибәтенә, Чаллыдагы «Тәүбә» мәчетенә, Казанның Кол Шәриф мәчетенә карата да барганын күреп, ишетеп торабыз. Үз фикере һәм халыкта абруе булган имамнар кемгәдер бик комачаулый, ахры. Республика җитәкчелеге бу хәлләрне күрәме икән? Мәскәүдә, ризасызлык белдереп, 100 мең кеше урамга чыккан заманда, Татарстан иминлеген какшату кемгә кирәк?

Татарстаныбызда тынычлык һәм тәртип булдырабыз дип, золымлык кылучыларны Аллаһы Тәгалә Үзе хөкем итсен. Кызганычка, ата-баба дине, традицион ислам дип күпме генә сөйләнсәләр дә, аларга дин дә, милләт тә, Мәрҗани һәм Фәхретдиннәр дә кирәкми кебек. Дини гыйлемгә ия кеше белергә тиеш кимсетелгәннең догасы кабул булганын.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: