Туган як

Тереләргә генә түгел, үлгәннәргә дә кадер кирәк

Баймы, хәерчеме, түрәме яки гади хезмәттәме, дөньяда изгелекләр эшләп өлгергәнме, әллә явыз-лыклар кылганмы - беркөн килеп, барыбер, кеше бакый дөньяга күчә. Шуңа бәйле рәвештә, гомер көзенә җиткәндә әби-бабаларыбызның гореф-гадәтенә туры китереп соңгы юлга озату турында өлкән буын уйлана башлый. Шәһәребезнең өлкән буын татарлары, аксакаллар, мәрхүм булган мөселманнарны үз халкыбыз йолалары...

Баймы, хәерчеме, түрәме яки гади хезмәттәме, дөньяда изгелекләр эшләп өлгергәнме, әллә явыз-лыклар кылганмы - беркөн килеп, барыбер, кеше бакый дөньяга күчә. Шуңа бәйле рәвештә, гомер көзенә җиткәндә әби-бабаларыбызның гореф-гадәтенә туры китереп соңгы юлга озату турында өлкән буын уйлана башлый.

Шәһәребезнең өлкән буын татарлары, аксакаллар, мәрхүм булган мөселманнарны үз халкыбыз йолалары нигезендә соңгы юлга озату үзәге булдыру турында инде өч елдан артык сүз алып баралар. Андый үзәк-бина Россиянең һәм җөмһүриятебезнең кайбер шәһәрләрендә инде эшли дип беләм.
Моның кирәклеге нидән гыйбәрәт? Вафат булган кешене юып, җеназалап соңгы юлга озату һәркемнең кулыннан килми. Аның өчен тәртибен белүче кешене эзләргә, кирәк-ярак әзерләргә һ.б. бик күп мәсьәләләрне хәл итәргә тиеш буласың. Кайгы килеп өелгәндә, башкарып чыга алмаслык авыр йөк булып тоела болар.
Бер караганда, аның өчен морг һәм ритуаль хезмәтләре бар кебек, әмма... Әйдәгез моргта мәрхүмне юу процессын күз алдына китерик: шлангтан салкын су сиптереп, андагы санитар бу эшне акча хисабына башкарган була инде. Моргта юып соңгы юлга озату безнең мөселманнарга бер дә килешә торган эш түгел. Үзенең якынын моргта юдыртып соңгы юлга озаткан кеше ниләр кичергәнен үзе генә хәтерлидер. Минем уйлавымча, моргта юып соңгы юлга озату белән бер генә мөселман кешесе дә килешмидер.
Өйдә юу, шулай ук, санитария кагыйдәләренә туры килми, алда әйткәнчә, күп мәшәкатьләр дә тудыра. Җитмәсә, бер каттагы квартирда мәрхүм гәүдәсе ята, ә янәшә квартирда сабый бала йоклый, өченчесендә мәҗлес бара. Әхлакый яктан да бик үк дөрес түгел, шулаймы?
Шәһәребездә мөселман-нарга һәм барлык татарларга мәрхүмнәрне соңгы юлга озата торган үзәк өчен бина төзү мәсьәләсе белән, Түбән Кама аксакаллары исеменнән, безнең шураның рәисе Зирәк Шиһапов шәһәр җитәкчеләренә телдән дә җиткереп карады, язмача да мөрәҗәгать итте. Җитәкчеләр сүздә хуплыйлар, ә чынбарлыкта бернинди эш алып барылмый булса кирәк. Әгәр эш барса, нәтиҗәсе күренер иде.
Әллә шәһәребездә адым саен кафелар, аракы кибетләре төзергә урын табылып та, 100-150 квадрат метрлы бина төзү өчен җир беткәнме икән?! Түбәнкамалыларның 50 проценттан артыгы татар һәм читтән килгән төрки халык булганын истә тотсак, андый бина төзү өчен финанс чыганаклары табылмауга сәерсенерлек шул. Россиягә генә түгел, дөньяга үзенең продукциясен чыгара торган «Неф-техим» һәм «Татнефть- Нефтехим» җәмгыятьләре әллә булыша алмас идеме, әгәр җитәкчеләребез бу эшне кирәк дип тапсалар.
Халык та үз өлешен кертер иде. Әнә бит, яңа мәчет өчен 1 айда гына да бер милионнан артык акча җыелган һәм бу эш дәвам итә. Үзем сөйләшергә туры килгән кешеләрдән, мәсәлән, 70 яшьтән өлкән Минсабир, Гайнетдин, Сибгатулла һ.б. бабайлар, хәзердән үк ул бинаны төзүгә бер айлык пенсияләрен бирергә әзерлек белдерделәр. Хәерниса әби, Габделбәр һәм Сабирҗан бабайлар исә «андый Үзәк төзелсә, үзебезне соңгы юлга озату чыгымнары өчен алдан ук түләп куяр идек», диләр.
Без, аксакаллар һәм өлкән буын кешеләре, шәһәр җитәкчелеге бу мәсьәләне уңай хәл итәр һәм тиз арада шәһәребездә мөселман ритуалы хезмәтен башкарырдай махсус бинаны күрү бәхетенә ирешербез, дип ышанып калабыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: