Туган як

Тәһарәт алу тәртибе

«Тәһарәт алу турында төрле чыганакларда мәгълүмат төрле. Кайбер китапларда аны истинҗа алудан башларга кирәк дип язылган. Тәһарәтне ничек дөрес итеп алырга? Римма.» Мөселманның тәне, киеме, өе чиста булырга тиеш. Ислам дине безгә шуны өйрәтә. Тәһарәт - ул Мөхәммәд с.г.в. өйрәткәнчә, тәннең билгеле бер өлешләрен юу. Һәрвакыт тәһарәт белән йөрү -...

«Тәһарәт алу турында төрле чыганакларда мәгълүмат төрле. Кайбер китапларда аны истинҗа алудан башларга кирәк дип язылган. Тәһарәтне ничек дөрес итеп алырга?
Римма.»
Мөселманның тәне, киеме, өе чиста булырга тиеш. Ислам дине безгә шуны өйрәтә. Тәһарәт - ул Мөхәммәд с.г.в. өйрәткәнчә, тәннең билгеле бер өлешләрен юу. Һәрвакыт тәһарәт белән йөрү - бик мактаулы гамәл. Ул намаз укыр өчен кирәк. Ансыз намаз кабул булмый.
Тәһарәт алу тәртибе
Бәдрәфкә кереп юыну тәһарәткә керми. Ләкин бәдрәфкә кергән саен су белән гаурәтләрне нәҗестән пакьлау - һәр мөселман өчен фарыз, ягъни, үтәлүе мәҗбүри булган гамәл.
Тәһарәт алу өчен иң беренче күңелдән яки телдән ният кылына.
«Бисмилләһ» әйтелә.
Ике кул беләзекләргә кадәр өч тапкыр юыла.
Аннары уң кулга су алып, өч тапкыр авызны чайкарга кирәк.
Өч тапкыр борынны юып сеңгерү (уң кул белән су алып, борынны юарга, сул кул белән сеңгерергә) тиеш.
Өч тапкыр битне юарга.
Башта уң, аннары сул кул терсәкләре белән бергә өч тапкыр юыла.
Башка мәсех кылабыз (мәсех - юеш кул белән сыпыру була). Юеш чәнчә бармаклар белән колак эче уртадан башлап тышка таба, баш бармаклар белән колак арты сөртеп алына (бер тапкыр) калган өч бармакның арты белән муен артына (!) мәсех кылына.
Иң кечкенә бармактан башлап, тубыкларга кадәр өч тапкыр башта уң, аннары сул аякны юу.
Тәһарәт алганнан соң, дога укыла.
Тәһарәтне боза торган гамәлләр:
Кече яки зур хаҗәтне үтәү, җенес әгъзаларыннан чыккан сыекча (аннан соң истинҗа алынырга тиеш); арткы яктан һава чыгу; җәрәхәттән кан, үлек яки сары су чыгып җәелеп агуы; борын канавы, авыз тутырып косу яки авыздан кан килү, ятып яки сөялеп йоклау, аңны югалту, шул исәптән эпилепсия аркасында; намаз эчендә башкалар ишетерлек итеп көлү (бу вакытта истинҗа алу кирәкми).
Тәһарәтне бозмый торган гамәлләр:
Селәгәй агу, авыздан какырык килү, күздән яшь килү, тирләү, укшыту; җәрәхәттән чыккан кан, үлек һәм сары су бик аз булып, читкә җәелерлек булмаса; җенес әгъзаларына кагылу, бернәрсәгә таянмыйча йокымсырау.
(Зиярова Р.Н. Фикһ китабы. Таблицалар. Төп дәлилләр).
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: