Туган як

Студентларга – үзенчәлекле тәрбия дәресе

Түбән Кама шәһәре үзәк мәчете имам-хатыйбы Йосыф Дәүләтшинның вәгазен тыңлау, дингә кагылышлы сорауларына җавап ишетү өчен, бу юлы «Сөләйман» кафесына педагогия һәм медицина колледжы студентлары җыелган иде. Бүгенге көндә дөньяда дини вазгыять бик тә катлаулы. Аерым алганда, дөньякүләм исламны каралту, пычрату кампаниясе җәелдерелә. Америка туплап хәзерләгән һәм коралландырган ИГИЛчылар (Россиядә тыелган оешма) вәхшилеге...

Түбән Кама шәһәре үзәк мәчете имам-хатыйбы Йосыф Дәүләтшинның вәгазен тыңлау, дингә кагылышлы сорауларына җавап ишетү өчен, бу юлы «Сөләйман» кафесына педагогия һәм медицина колледжы студентлары җыелган иде.
Бүгенге көндә дөньяда дини вазгыять бик тә катлаулы. Аерым алганда, дөньякүләм исламны каралту, пычрату кампаниясе җәелдерелә. Америка туплап хәзерләгән һәм коралландырган ИГИЛчылар (Россиядә тыелган оешма) вәхшилеге аркасында, бик аз вакыт эчендә, кешелек исламны - кансызлык, рәхимсезлек, кан кою рөхсәт ителә торган аяусыз бер дин итеп күзаллый башлады. Менә шундый шартларда, дин әһелләренә ислам белән ИГИЛ (Россиядә тыелган оешма) арасында бернинди уртаклык юк икәнен гасырлардан бирле яшәп килә торган Коръәнгә, шәригать кануннарына таянып аңлатырлык гыйлем һәм сабырлык кирәк. Әлбәттә, югарыда телгә алынган очрашуда шул хакта да сүз барды.
«Шундый вакытта яшибез, әбиләр-бабайлар мең ел тоткан динебез ислам сүзен ишетүгә, кешеләр күңелендә ниндидер бер борчу туа, - дип башлады үзенең сүзен Йосыф хәзрәт. - Көн саен телевизордан исламчыларның кемнәрнедер үтергәннәре, шартлатканнары турында хәбәр итәләр. Интернетта да шул ук. Ислам дәүләте ИГИЛ (Россиядә тыелган оешма) артында, әлбәттә, иң беренче, заказчылар тора. Кайда мөселман иле - шунда нефть ятмалары. Һәркемнең җир астында яткан нефтькә хуҗа буласы килә. Әмма пычраклыкны, явызлыкны мөселман исеме астына яшеренеп башкарулары - олы фаҗига... Аллаһы кешеләр дөрес яшәсен өчен тормыш инструкциясе бирде - китаплар иңдерде. Ул китапларны кабул итү өчен, кешеләр арасыннан пәйгамбәрләр сайлады. Пәйгамбәребез Аллаһы Тәгалә динен - кешеләр җирдә яхшы яшәсен, бер-берсенең канын коймасын, бер-берсе әйберен урламасын өчен алып килде. Дин, асылда, кешеләр гомерен саклау өчен килде. Ислам дине кануннары буенча, фарыз (үтәлүе мәҗбүри), мәкрух (эшләнмәсә, яхшырак) һәм харам эшләр бар. Исламда, нинди генә хөкем булмасын, аның нигезендә кеше гомерен саклау ята. Кеше үз тормышында биш нәрсәне - динен, рухи тормышын, җанын, акылын, нәселен һәм мал-мөлкәтен саклый. Ни өчен дин наркотикка каршы? Чөнки ул кешенең акылын ала. Кешенең нәселе дә - изге нәрсә, чөнки нәсел өзелсә, тормыш бетә».
Шулай ук, Йосыф хәзрәт харам һәм хәләл турында да мисаллар китереп сөйләде. Язма озынга сузылмасын өчен, бер фикерен генә китерәм: «Аллаһы Тәгалә бернәрсәне дә харам дип әйтми, әгәр дә ул харамда зыян булмаса». Менә шуннан соң, студентлар биргән сорауларга җавабын үзегез үк әйтегез. Ипи хәләлме? Чәй хәләлме? Ә кесә телефоны?..
Интернет челтәренә уралган яшьләрнең күбесе җиңел карый торган суицидка да дин катгый каршы. Йосыф хәзрәт моның гөнаһ булуын гади генә итеп аңлатты: «Кеше үтерү харам булган кебек, үз-үзеңә кул салу да олы гөнаһ. Чөнки сине әниең тугыз ай буе күтәреп, авырлык белән тудырган; шатлыгым, терәгем булыр дип үстергән. «Минем тормыш, барысыннан туйдым», дип, үзеңә кул салу - гөнаһ, гадел нәрсә түгел».
Укытучылары Ләйлә һәм Фәйрүзә ханымнар, тәрбиячеләре Людмила белән бергәләп килгән кызларны, егетләрне диндә җыр-биюгә мөнәсәбәт, вафат булган якыныңны җирләгәндә зиратка керү-кермәү мәсьәләсе, мәчеткә бару өчен билгеле бер вакыт билгеләнгәнме-юкмы икәне һ.б. сораулар кызыксындырды.
Рок-музыканы кемдер тыңлый икән, аны җәзага тарту да дин буенча харам санала. Без төрле милләт, төрле дин һәм төрле холык-лы кешеләр булсак та, бер илдә, уртак кагыйдәләр буенча үзара килешенеп яшибез. Үз хакың якланганда, үзең кешегә зыян китермәскә тиешсең бит. Килешенү дигәннән, хәзрәт бер мисал китерде: «Безгә бер таҗик егете килгән. Бу мөселман иле түгел, монда ничек тә ярый, ди бу. Әмма аның шулай уйлап, үзен килешсез тотуы дөрес түгел. Икенче бер илгә килгән икән, ул дәүләт кануннарына буйсынырга, андагы тәртип белән санлашырга тиеш бу таҗик егете».
Җыр-музыкага кабат тукталсак, мөнәҗәтләр әйтүче Гөлзадә Сафиуллинаны, Зөһрә Сәхабиеваны һ.б. мисалга китерде хәзрәт. Шулай ук ул, Миңгол Галиев белән туйлар алып баруларын - үзенең вәгазь сөйләвен, ә аның мөселман җырларын ишеттерүен дә телгә алды.
Йосыф хәзрәтнең «Күңел тынычлыгы кибетләрдә сатылса, олы-олы түрәләр, акчасы барлар алыр иде. Әмма Аллаһы бу байлыкны сатмый, гадел тормыш иткәннәргә генә насыйп итә», дигән сүзләрен яшьләр хәтерләренә салып куйганнардыр һәм киләчәктә мәктәптә укытканда, яки чирлеләрне дәвалаганда, аларның гамәлләре шуңа туры килер дип өметләник.
Фирая МОРАТОВА.
 
Балалардан үрнәк алыгыз
Икенче елын шәһәр үзәк мәчетенә укырга йөрим. Берсендә урамда күптәнге танышымны очраткач, мәчеткә чакыруыма, «Юк, әле мин әзер түгел. Юк-юкта йөз граммны тотып куям, кунаклар килгәч, ничек утырасың инде ансыз», дип кырт кисте.
Гомер чигенә якынлашканда, барыбызның да оҗмахка керәсе килер, әмма аның өчен дини гыйлем алып, гамәлләреңне дөресләргә, Аллаһы кушканча яшәргә тырышырга кирәк. Теләге булганнарга мәчеттә ярдәм итәргә әзерләр. Мөгаллимнәр вакытларын да, көчләрен дә кызганмыйлар. Шуның ачык мисалы итеп, балалар арасында үткәрелгән «Минем сөекле пәйгамбәрем» дигән бәйгене китерергә була.
7-9 яшьлекләрдән беренче урынны - Ясминә Хәмитова, икенчесен -
Айсылу Сираҗиева, өченчесен Әдилә Әхмәтҗанова алды. 10-12 яшьлекләр арасында беренче - Сабина Ермолаева, икенче - Алия Ибраһимова, өченче - Алинә Миңнеханова. 13-15 яшьлекләрдән Мәдинә Мозаффарова, Ләйсән Сабирова һәм Динә Артемьева беренче өч урынны үзара бүлештеләр.
Күрәсез, күпчелеге-безнең оныклары яшендәге сабыйлар тырыша-тырыша, бар күңелләрен биреп, Коръәнне һәм пәйгамбәрләребез тормышын өйрәнәләр, үзләрендә дә иң яхшы кешелек сыйфатлары булдырырга омтылалар. Ә олы яшьтәге татар хатыннары һаман да күңел ачулы тормыштан башларын ала алмыйлар.
Гөлсирә ВИЛДАНОВА.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: