Туган як

Сорау-җавап

Түбән Кама шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов җавап бирә

Ташларга ярыймы?

«Корбан гаете уңаеннан корбан чалдык. Олылардан ишеткәнемчә, сөякләрне чүплеккә ташларга ярамый. Янәсе, этләр кимерәчәк. Суга салып җибәрергә кушалар. Әмма бу табигатькә зыян салу, дип саныйм. Нишләргә?
Рәйсә».

– Корбан чалу – ул гыйбадәт. Элегрәк заманнарда корбан чалуга аерым игътибар биргәннәр. Аны мөмкинлеге булганнар гына чала алган. Ә совет заманында итнең  хәләлме-юкмы икәнен аерып тормаганнар. Корбанны гына «бисмилла» әйтеп чалганнар. Югыйсә, мөселман илләрендә бу – гади процедура. Көндәлек ашау өчен дә, корбанлык та дин кануннары буенча чалына. Ә итне, сөякләрне «изгеләштерү» гореф-гадәткә керә. Беркайда да «сөякләрне суга агызырга» дип язылмаган. Аларны чүплеккә ташларга ярый. Әмма ташлыйсыгыз килмәсә, күмеп куегыз.

Нәзер әйтү дөресме?

«Күршем хастаханәгә эләккәч: «Исән-сау дәваланып чыксам, корбан чалдырам», – дигән иде. Дәваланды, әмма нәзер корбанын Корбан гаетендә чалды. Күршем дөрес эшләдеме?
Әнфис».

– Гомумән, нәзер әйтүләр хупланылмый. Нәзер әйтеп, Аллаһы Тәгалә белән килешү төзегән кебек килеп чыга. Кеше Аллаһы рәхмәте белән дәвалана, савыга. Ә мондый вәгъдә биреп, үлеп китсә, өстендә кала. Мондый караш кеше иманының зәгыйфьлегеннән була. Алай да, нәзер әйткәнсез икән, нәзер корбанын мөмкин кадәр тизрәк чалыгыз. Корбан бәйрәме корбаны белән туры китермәгез, ул бөтенләй башка нәрсә. Кайбер кешеләр, хәтта бала тугач, гакыйка корбанын да Корбан бәйрәменә туры китерергә тырыша. Болай эшләү дә дөреслеккә туры килми.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: