Туган як

Шәраб эчәр өчен...

Кеше ни өчен үзен уттан сакламый? Ахирәткә ышанмау-данмы, әллә надан булгангамы? Алай дисәң, бүгенге көндә гыйлем алыр өчен мөмкинлекләр бик күп бит. Гыйлемле укытучыларыбыз, Аллаһы кушкан һәр гамәлне дөрес башкарырга өйрәткән китаплар, мәчет-мәдрәсебез бар. Әгәр дә инде анда барырга кыюлыгыгыз җитмәсә яки мөмкинлегез булмаса, якын-тирәгездә дин белеме алган күпме кеше...

Кеше ни өчен үзен уттан сакламый? Ахирәткә ышанмау-данмы, әллә надан булгангамы? Алай дисәң, бүгенге көндә гыйлем алыр өчен мөмкинлекләр бик күп бит. Гыйлемле укытучыларыбыз, Аллаһы кушкан һәр гамәлне дөрес башкарырга өйрәткән китаплар, мәчет-мәдрәсебез бар. Әгәр дә инде анда барырга кыюлыгыгыз җитмәсә яки мөмкинлегез булмаса, якын-тирәгездә дин белеме алган күпме кеше яши, һәр соравыгызга җавап биреп бетерә алмасалар да, үзләре белгәнне бик теләп өйрәтерләр, сорагыз гына. Алар бит бу эшне бик сөенеп, Аллаһы ризалыгы өчен эшләячәкләр. Үзләре белмәгән сорауларга җавапны хәзрәтләрдән сорап кайтып аңлатырлар.
Үзләрен мөселман дип санасалар да, намаз укымаучы бик күпләр Аллаһы каршында ни дип җавап бирерләр икән? Белмәдем бит дип әйтә алмаячаклар, чөнки күп кенә мөслимәләр Коръән ашында намаз уку тәртипләрен аңлаткан китаплар өләшәләр.
Кыямәт көнендә, иң беренче, намаздан соралачакбыз бит. Башы эшләгән кеше намазсыз булмас. Ярар инде, яшьрәкләр әле намазга басып өлгермәгәннәр дисәң, юк бит, киресенчә. Бу араларда гына ике мәҗлестә булырга туры килде, һәм шул мәҗлесләрдәге яшьләр намазда булып, 50-65 тирәсендәгеләрнең намазсыз булуына аптырадым. Берсендә шулай бер ханымга сорау бирәм, бөтен догаларны беләсең, тәһарәт алып намаз уку сиңа авыр түгел бит дим. Ул әйтә: «Намазга бассам, шампанский эчә алмаячакмын, ә мин аны яратам», ди. Берсендә НКЦда ризык алып йөргәндә ит сатыла торган бүлеккә туктадык. Күркә итләре бар. Сатучыдан хәләл күркә ите сорадым. Ул миңа ике-өч төрлесен күрсәтте һәм әле тартмасындагы хәләл ит икәнен аңлаткан язуны алып та миңа сузды, сезне алдап гөнаһ алалмыйм, дип. Моның өчен, әлбәттә, рәхмәт. Миннән соң торучы хатын да күркә ите сорады, тегесе әйтә: «Әгәр сез намаз укымасагыз, мондыен гына алыгыз, ул арзанрак», ди. Теге апа да итнең хәләлен сорады. Түзмәдем, мин дә кысылып куйдым, апа, хәләлне генә алыгыз дип. Харамны, ягъни Аллаһы исеме белән чалынмаган терлек итен ашасаң һ.б. харамнарны куллансаң, әлбәттә, калеб пычрана гына бара һәм пәрдәләнә. Яхшы сүз дә, иман да үтеп керә алмас, Аллам сакласын. Хәзер бит, Аллаһыга шөкер, хәләл ризык күп...
Абыем белән энекәшем намазда түгелләр иде. Күптән түгел абыйларга кайтып килгән идек, сөенечемнән күз яшьләрем бәреп чыкты. Абыем намазга баскан. Элек мин берәр сүз әйтә башласам да, шунда ук берәр сүз белән кире кага иде. Абыема рәхмәтләр әйтеп, бәлки Аллаһы сиңа кылган догаларымны да кабул иткәндер дип, сөендем. Инде энекәшем өчен дә сорыйм, әмма кеше үзе Аллаһга башта бер адым булса да якынаерга тиеш, шуннан соң Аллаһы да аңа якынаер.
ФатыймаГАБИДУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: