Туган як

Шөкер итә белик

Безгә, адәм балаларына, авырлык килгәндә һәрвакыт Аллаһыга сыену, ярдәменә өметләнү хас. Әмма тормыш бер җайга гына барганда, бик сирәкләребез генә Аллаһыны телгә аладыр. Йокыдан уянып көн яктысын күрә алуыбыз һәм кул-аякларыбыз исән булып, балаларыбыз да сау-сәламәт булганга, Аллаһыга шөкер итәбез. Аннан башка да, көн дәвамында Аллаһыга рәхмәтле булырдай күпме нәрсә...

Безгә, адәм балаларына, авырлык килгәндә һәрвакыт Аллаһыга сыену, ярдәменә өметләнү хас. Әмма тормыш бер җайга гына барганда, бик сирәкләребез генә Аллаһыны телгә аладыр.
 
Йокыдан уянып көн яктысын күрә алуыбыз һәм кул-аякларыбыз исән булып, балаларыбыз да сау-сәламәт булганга, Аллаһыга шөкер итәбез. Аннан башка да, көн дәвамында Аллаһыга рәхмәтле булырдай күпме нәрсә белән очрашабыз. Мәсәлән, мин «Фотошоп» программасын үзләштерсәм дә, нишләптер, башта җиңел генә эшләп китә алмадым. Хәзер, әлхәмделиллаһ, үз эшем үземә дә ошый. Шатлыгымнан, «Раббым, зиhенемне ачканың өчен чиксез рәхмәт», дип, күңелемнән кат-кат кабатлыйм. Һәм үземә үк җиңел, рәхәт була. Яки менә тагын бер мисал. Бүген иртүк торып, коймак пешердем. Коймагым табага да ябышмады, көймәде дә, тәмгә дә тәмле иде. Сөенечемнән, «Аллаһым, мең-мең шөкер, коймагым уңды», дип кабатладым.
 
Бу суыкта эшкә ничек барып җитәрмен инде дип, тукталышка чыгып баскан идем, маршрут автобусы күренде. Шулай булгач, ничек итеп, Аллаһыма рәхмәтле булмыйм инде?!
 
Нәни улың үзенең кечкенә бармаклары белән кроссовкасы бавын беренче мәртәбә синең ярдәмеңнән башка бәйли. Моны күреп, ничек куанмыйсың да, ничек итеп кодрәтле Аллаһыга рәхмәтле булмыйсың соң?! Андый чакта, «Әлхәмделиллаһ, улым дәү үскән, безнең булышлыктан башка да киенергә өйрәнде», дип, кочагына алып сөймәгән әниләр юктыр ул.
 
Әмма, әлхәмделиллаһ, дип, ияләнгән гадәт буенча, «автомат» рәвештә генә кабатламасак, ә бу зикеребез ихласлык белән сугарылган булсын иде.
 
Венера ГАЗИЗҖАНОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: