Шигырь
Гыйлем көче
Раббым Аллаһы яхшылык теләсә,
Ул кешегә динне аңлата.
Аллаһы рәхмәтенә ирешкәннәр
Тирә-юньгә ак нур тарата.
Гыйлем иясенең дәрәҗәсе
Һәм кыйммәте – һәрчак узендә.
Дөнья хәятендә саклый аны,
Үлгәч юлдаш була кабердә.
Дин гыйлеме алган кеше генә
Дөрес аңлый яшәү максатын.
Ачык белә нәрсә эшләгәнен,
Кай тарафка аяк атлыйсын.
Дин гыйлеме – пәйгамбәр мирасы,
Олы байлык ике дөньяда.
Матди байлык хуҗасыннан китә,
Аның өчен мәңге югала.
Гыйлем саклый үзенең хуҗасын
Бәла-казалардан, гөнаһтан.
Саташудан саклый, адашудан,
Баш тартма син шундый байлыктан.
Дөнья байлыгына кызыгучы
Көн-төн саклый аны интегеп.
Утка-суга төшә, йокы күрми,
Үтә гомере шулай тилмереп.
Гыйлем биргән саен һаман арта,
Калеб күзе аның яктыра.
Хак Тәгалә мөэминнәрнең генә
Файдалы гыйлемен арттыра.
Гыйлем иясенә бар да мохтаҗ,
Бала туса аңа чабалар,
Соңгы юлга озатыр өчен дә,
Гыйлемлене эзләп табалар.
Әй, кардәшем! Гыйлем файдасының
Кайберләрен генә санадым.
Акылыңны эшләтеп карасаң,
Әйтерсең: «Аңладым, аңладым»...
Роза КАШАПОВА.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 апрель 2021 - 14:45Ашлаган җир аш бирә Бик күпләрнең инде тәрәзә төпләрендә, балконнарында гөрләп татлы борыч, помидор, баклажан үсеп утыра.4800
-
19 апрель 2021 - 10:18Матур күренсә дә, чүп үләне Көннәр бераз җылытып җибәрүгә, җылылык тррассала-рында тузганак чәчәк ата башлый. Ә яз уртасында инде юл кырыйлары да, бакчалар да шундый сары матур шарлар белән тула.5300
-
19 апрель 2021 - 08:47Ашларыгызны тәмле пешерегез! Күршеләр бер-берсе белән аралашып, кунакка йөрешкән заманнарда, бер-беребездән күреп, ниләр генә бәйләми, нәрсәләр генә пешерми идек. Һәр хатын-кызның махсус бер дәфтәре булып, кешедән өйрәнгән бар нәрсә шунда теркәлеп куела иде.3900
-
21 август 2020 - 13:18Татарстан балалар сәламәтлеген саклау өлкәсенең үсеше өчен 1,4 млрд. сумга якын акча алды
-
18 май 2020 - 10:06Коронавирус белән көрәшүче табибларга күчтәнәчләр алып киләләр
-
16 апрель 2021 - 10:07Почтада да, редакциянең үзендә дә...Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2021 елның икенче яртысына «Туган як»ка язылу дәвам итә.29300
-
17 апрель 2021 - 13:33Сыналган язмышлар Бу язмам Бөек Ватан сугышында катнашып, батырлык үрнәге күрсәткән фронтовик апаларга, тылда көнне-төнгә ялгап эшләп, җиңүне якынайткан гүзәл затларга багышлана.8002
-
19 апрель 2021 - 10:18Матур күренсә дә, чүп үләне Көннәр бераз җылытып җибәрүгә, җылылык тррассала-рында тузганак чәчәк ата башлый. Ә яз уртасында инде юл кырыйлары да, бакчалар да шундый сары матур шарлар белән тула.5300
-
19 апрель 2021 - 14:45Ашлаган җир аш бирә Бик күпләрнең инде тәрәзә төпләрендә, балконнарында гөрләп татлы борыч, помидор, баклажан үсеп утыра.4800
-
19 апрель 2021 - 08:47Ашларыгызны тәмле пешерегез! Күршеләр бер-берсе белән аралашып, кунакка йөрешкән заманнарда, бер-беребездән күреп, ниләр генә бәйләми, нәрсәләр генә пешерми идек. Һәр хатын-кызның махсус бер дәфтәре булып, кешедән өйрәнгән бар нәрсә шунда теркәлеп куела иде.3900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" Редакция газеты "Туган як"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ПИ № ТУ16-01690 от 10.10.2019
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Имамов Фарит Файзетдинович
Адрес редакции: РТ, город Нижнекамск , Проспект Химиков, 64а
Телефон редакции: 43-17-57
Адрес для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика