Туган як

Сәдака – гыйбадәтнең бер төре

Сәдака ул Аллаһы Тәгалә кушкан тиешле җирләргә, тиешле кешеләргә бирелгәндә генә уңышлы, бәрәкәтле була. Мөхәммәд с.г.в. әйтте: «Дөреслектә, яшерен биргән сәдака бөек һәм файда бирүче тәрбияче Аллаһының газабын (ачуын) сүндерә».

Сәдака саранлыктан, комсызлыктан, тәккәбберлектән, авырулардан коткара, кешене тәрбияли. «Сәдака бирү – «ахирәт банкы»на акча салу» дигән сүз бар. Сәдака Кыямәт көнендә эсседән күләгә була. Сәдаканың әҗере кеше үлгәч тә туктамый: гыйлем өйрәтү, елга агызу, кое казу, җимеш агачы утырту, мәчет төзү (мактану өчен эшләнмәсә), мираска Коръән калдыру (үзең укыган Коръән), ата-ана үлгәч, истигъфар кылучы изге балалар калдыру.
Сәдака бирү дәвамлы булса, әҗере күбрәк. Аз бир, әмма дәвамлы итеп бир. Изгелеккә ирешү өчен өстебездә булган зәкят, фитр, фидия сәдакаларыбызны тиешле кешеләргә генә бирергә тиешбез. Дөреслектә, Аллаһыны данлау, бөекләү, мактау, Аллаһыдан башка илаһ юк дип әйтү, яхшыга өндәү, начарлыктан тыю – болар бар да сәдака була. 
Зөләйха СӘЛӘХОВА. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: