Туган як

Сакланып калган кадерле ядкәрләр

Революциядән соң яңа хөкүмәт динне күпме бетерергә тырышса да, муллаларны сөргенгә җибәрсәдә, төрмәләрдә черетсә дә, татар халкы бирешми, телне, динне саклап кала. Намазын да ташламый, эссе җәйге көннәрдә уразасын да тота. Түбәнкамалы Миңниса апа Мөхсинова тарихы да, аңарда сакланган ядкәрләр дә –моның ачык дәлиле.

Миңниса апа алдыма таушалган дәфтәрләрне куйды. Тигез матур итеп гарәп хәрефләре белән анда Коръән сурәләре, аларның тәфсире, хәтта хөтбәләр язылган. Әтисе исән чагында Миңниса апа аның бу дәфтәрдә язганын күргән. Дәфтәр дә шактый калын булган. Әмма әти үлгәч, кемдер әнисеннән сорап, язмаларны алып чыккан. Соңрак аларны көч-хәл белән эзләп табалар, әмма бу вакытта калын дәфтәрдән бик азы гына калган. Өйдә сакланган Коръәнне дә сорап алып, кайтармаганнар.

– Мин үзем Ютазы районының Яссы-Тугай авылында 1941 елда туганмын. Бер ай узгач, Бөек Ватан сугышы башланды. Авылыбызда мәчет һәм мәдрәсә булмаган, әмма бабам Фәрхетдин дә, әтием Мөхәммәдгали дә укый-яза белгән. Үземне белә башлаганнан бирле, әти-әнинең өйдә намаз укыганнарын хәтерлим, иртән әти моңлы тавышы белән азан әйткән вакытта уяна идем. Ә 8 яшьләр тулгач, ул миңа гарәп әлифбасын, догалар өйрәтә башлады, – дип искә ала Миңниса апа.

Ә үзе һаман әтисе ядкәрләренә кагылып-кагылып ала, кайбер урыннарын укып та күрсәтә. Дебет-кредит кәгазьләренә кара белән язылган сурәләр, «Күгәрчен» дастаны, вәгазьләр, гыйбрәтле сүзләр, тәҗвид кагыйдәләре, хәтта васыяте... Миңа калса, Миңниса апа аларны яттан да беләдер. Бер күзе генә күргән килеш, әтисе ничек бу кадәр матур һәм пөхтә итеп яза алган?!

Мәктәпне тәмамлагач, Миңниса апа тегүчелеккә укырга кергән, аннары 1964 елда апасы янына Түбән Камага күченгән. Ә узган гасырның 90 нчы еллары җиткәч, шәһәр мәктәпләрендә дә, территориаль-иҗтимагый үзидарә советында, ветераннар йортында, ишегалды клубында, аннары үзәк мәчеттә дә дин гыйлеме буенча дәресләр биргән.

– Балаларны да, олыларны да укыттым. Ул балалар үзләре күптән әти-әни булды инде. Шалтыратып, хәлләремне белешеп торалар, – ди Миңниса апа. Түбәнкамалы өч тапкыр хаҗга барып кайткан, берничә тапкыр төркемнәр туплап җибәргән. Беренче тапкыр баруын әле дә хәтерли ул.

– 1994 ел иде бу. Безнең белән төркемдә Госман хәзрәт Исхакый да бар иде. Ул тәэсирләр гел оныта торган түгел. Кая барсам да, аякларым җиргә тимәде кебек тоелды: гүя кемдер күтәрде, кемдер аркамнан сөйгән кебек иде. Адашып та калдым әле мин анда, ләкин бер дә курыкмадым, – дип искә ала Миңниса апа.

Ире Мәгъсүм абыйның «Тәбәрәк», «Ясин» сурәләрен моңлы, җиренә җиткереп укыганын искә алды ул. Кызганычка, Мәгъсүм абый күптән вафат. Бүгенге көндә М и ң н и с а  а п а  б а л а л а р ы , оныклары хөрмәтендә яши. Әтисеннән калган ядкәрләрне балаларына мирас итеп калдырачагын да әйтте.

Лилия Заһретдинова

Фото: Р.Кашапова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: