Туган як

Рәшидә абыстай белән хушлаштык

Җомгага хас яхшы кәеф белән, яңа туган көнгә планнар корып, әкрен генә иртәне каршы алганда, Рәшидә абыстайның вафаты хәбәре килеп иреште (Иннә лилләһи вә иннә иләһи раҗигун, ягъни, Аллаһыдан килгәнбез, Аллаһыга кайтачакбыз). Йөрәккә, бер яктан Рәшидә абыстайны югалту кайгысы керсә, икенче яктан - шатлык. Ни өчен шатлык? Мөселман кешесе җомга...

Җомгага хас яхшы кәеф белән, яңа туган көнгә планнар корып, әкрен генә иртәне каршы алганда, Рәшидә абыстайның вафаты хәбәре килеп иреште (Иннә лилләһи вә иннә иләһи раҗигун, ягъни, Аллаһыдан килгәнбез, Аллаһыга кайтачакбыз). Йөрәккә, бер яктан Рәшидә абыстайны югалту кайгысы керсә, икенче яктан - шатлык. Ни өчен шатлык? Мөселман кешесе җомга көнне җан бирсә, бу аның өчен бик зур нигъмәт - ул Аллаһының яраткан бәндәсе булыр. Рәшидә абыстай белән танышканнан бирле, аңа сокланып, аннан үрнәк алып яшәдем. Әгәр Рәшидә абыстай миннән алда Аллаһы хозурына күчсә, җеназасында катнаша алсам иде дип теләдем. Аның вафаты хәбәре килгәндә сәгать тугызынчы киткән иде, җомга намазыннан соң җеназа намазы укылачак. Нишләргә? Казан якын ара түгел, улыма шалтыраттым, Аллаһының рәхмәте булсын балама, кырык эшен кырык якка куеп, мине һәм тагын ике кардәшне Казан каласының Тынычлык бистәсенә алып китте.
Аллаһыга чиксез шөкер-ләр, абыстайны озатырга барып өлгердек.
Җеназасында халык диңгез кебек иде. Борылырлык түгел, инә төшәрлек тә урын юк. да урын юк. Сөбханаллаһ, Мәккә белән Мәдинәне исәпләмәгәндә, әле бу хәтле кеше җыелган җеназаны күргәнем юк иде. Рәшидә абыстайның кызлары Фирдәүсә белән Рабига апалар, моңсуланып, әниләрен алып киткәнне карап калдылар. Яннарына килеп, кайгыларын уртаклаштык. «Әни чирләмәде дә, инсульт та, инфаркт та кичермәде, намазларын да калдырмады. Кичә ястү намазына хәле китте, тәяммүм алып кына укыйм мин, диде. Укыды. Оныклары килгән иде. Әни, ярар инде, борчылма, дип әйтсәм дә, «бу - минем юл хәерем», дип ул аларга бүләкләрен тапшырды... Ә җомганың иртәнге намазына Госман да килеп керде, бөтенебез намазга әзерләнәбез, тәһарәт алабыз, азан яңгырады, шулвакыт әниебез елмаеп бакыйлыкка күчте» дип сөйләде Фирдәүсә апа. Күзләребездән, ак көнләшүгә уралып, шатлык яшьләре тамды...
Күз алдыма узган гасырның милли үзаң уяну чоры булган туксанынчы еллары килеп басты. Җилкәсенә ап-ак шәл салган, башына ак яулык япкан Рәшидә абыстай Бөгелмә шәһәренең мәдәният йортына җыелган татарларга үз телеңне, үз динеңне белү, балаларны милли, дини рухта тәрбияләү турында тәфсилләп сөйләде. Шунда аңа сокланмаган, исе китмәгән кеше калмады. Без ул очрашуга махсус барган һәм Рәшидә абыстай белән шунда танышкан идек. Аннан соң күп еллар узды, без аның белән «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә тагын очраштык. Шәкертләргә бик күп гыйбрәтле хәлләр сөйләде Рәшидә абыстай. Мин шунда аның олуг дәрәҗәле абыстай, хәтта әйтер идем, легендар абыстай икәнен күрдем.
«Мөхәммәдия» мәдрә-сәсендәге очрашуда Рәшидә абыстайның сөйләгәннәре бүгенгедәй истә: «Уналты квадрат метрлы өйгә килен булып төштем, шунда өч бала таптым. Чорма башына менеп госел коена идек. Аннан өй салып чыктык. Шунда алтымышынчы еллардан бирле яшим. Аллаһы ризалыгы өчен яшәдек. Бала төшермәдек, алты балам булды... Балаларымны тәрбияләдем, сабырлыкка өйрәттем. Нинди генә авырлык килсә дә - авырумы ул, бәла-казамы - барысына да сабыр иттек. Әнием бик хикмәтле кеше иде. Мин әниемнән, әбиләремнән үрнәк алып яшәдем. Баланы ана каранында ук тәрбияләргә кирәк. Балаларым биш-алты яшьтән намаз калдырмадылар. Мәктәптә укытучылары, башка балалар да сезнең балалар кебек булсын иде дип, мактый иде. Мин - бик бәхетле әни. Балаларыма үз бәхетемне телим. Аллаһыдан балаларыма намазлы кияүләр сорый идем. Шулай булды да... Өйдә дин дәресләре укыта идем. Бервакытны КГБга чакырдылар, куркып бардым, анда баргач куркуым бетте. Син өйдә укытасың икән, төрмәгә ябабыз, диделәр. Ябыгыз, анда да наданнар, анда да укытырмын дидем, дурак карчык, диделәр. Мин әле илледә генә идем ул чакта, карчык түгел идем. Мәетләрне искә төшерәбез дип әйтербез дип, өстәлгә ризык куеп утыра идек дин сабагы укыганда... Хәзер замана үзгәрде, дингә ирек ачылды. Бик күп шәкертләрем бар, алар үзләре укыталар. Ашка барагч, бу дөньяга ник килдек, кая барабыз, дип сорыйм. «Яшәргә, нәсел калдырырга, яхшылык эшләргә килдек», диләр. Нәсел калдырырга килдек дисез, щ кая соң балаларыгыз, ник икене генә табып котыласыз, дим. Аллаһының кушканнарын үтәргә, тыйганыннан тыелырга кирәк дим».
Ул чагында Рәшидә абыстайдан әнә шундый бик хикмәтле сүзләр ишеткән идек. Аллаһының рәхмәте булсын аңа. Ул бәрәкәтле, матур тормыш кичергән. Тормышының күп өлеше дин юлында узган. Зур нәсел калдырган. Биш кызы һәм бер килене Рәшидә абыстайны юып, ап-ак кәфенгә төргән. Нинди зур нигъмәт. Кайсыбыз үзен шулай кадерләп соңгы юлга озатканнарын теләмәс икән?!
Тынычлык бистәсенең «Тынычлык» мәчетендә җеназа укылды. Бу мәчеткә нигез ташын Рәшидә абыстай үзе салган булган. Балалары, йөздән артык оныгы аның өчен дога кылып торачак.
Бу урында Фирдәүсә апа сөйләгәннәрне китерәм. «Әнием 11 яшендә төш күргән булган, сарык көтүе көтә икән, шулвакыт яңгыр ява башлаган... Әнисе аның бу төшен, «Балам, син ил өстендә кешеләрне җитәкләп баручы булырсың», дип юраган булган. Тормышта, чыннан да шулай булды бит...
«Әниебез гаилә тарихын язды. Ислам динебез турында матбугатта чыккан бөтен мәкаләләрне дә җыеп барып, архив ясаган. «Мин үлгәч шаккатырсыз әле әниегезнең тарихын, архивын күреп», дия иде. «Җан азыгы» китабын карап утыра иде дә, әйтә иде: «Кайчан язарга вакыт таптым икән мин боларны, эш тә күп иде, балалар да үстердем», дип, Рәшидә апа турында сөйләүче Фирдәүсә апаның «Әниемне карау - миңа бер бәйрәм иде», дигән сүзләре күңелемә уелып калды... Бик бәхетле ана, бик бәхетле мөгаллимә иде шул Рәшидә абыстай...
Йөзләгән мең кеше нәкъ менә аның «Намаз уку тәртибе»н укып, намазга басты. Нинди зур бәхет! Аңа күпме әҗер-савап барачак кыямәт көненә кадәр! Күпме шәкертләре белем алып, динебезне күтәрә! Күпме садака-җария! Бу санап та бетереп булмый торган хезмәтләрне бер кеше эшләгән бит, Аллаһының кодрәте, ярдәме белән. Аның кебек яшәргә, хезмәт итәргә язсын иде һәрберебезгә дә. Шуңа күрә дә Рәшидә абыстай тыныч күңел белән, елмаеп бу дөньядан китеп барды. Аллаһы Тәгалә аңа Фирдәвес җәннәтенең түреннән урын бирсен иде...
Халидә ӘХМӘТОВА.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: