Туган як

Рамазан дәресләренең бер көненә вәгазь

Барча галәмнәрне юктан бар кылып, үзенең чиксез нигъмәтләре белән ризыкландыручы, ике дөньяның хуҗасы булган, рәхимле һәм рәхмәтле, ишетүче, күрүче, белүче, кодрәтле, бөек, юмарт Субхәнә вә Тәгаләгә барча мактауларыбыз булса иде, өйрәнгән гыйлем-гыйбадәтләребез бары тик Аллаһының ризалыгы өчен генә булып, әҗер саваплар насыйп булса иде.

Исән-сау булган кешеләргә менә тагын ел буена зарыгып, сагынып, өзелеп әзерләнеп көткән рамазан ае җитте. Быел ул табигатьнең иң матур вакытына туры килде. Әле үткән елларда кешеләрнең: «Ураза җәйнең иң озын, иң кызу көннәренә туры килә. Авыз кибәр, хәл китәр, кояш баемый интектерер. Яше җиткән, сау-сәламәт, үз акылында булган һәр мөселманга фарыз, һичшиксез үтәлергә тиешле гамәл буларак йөкләтелгән уразаны ничекләр генә тотарбыз?» – дигән сөйләшүләрне, куркуларны ишетә идек. Ләкин соңгы 2-3 ел эчендә без могҗизага тиң көннәр күрдек.
Ураза башлану белән, җиләс җилләр исте, томаннар төште, яңгырлар яуды. Аллаһның «авырлыгын бирсәм, җиңеллеген дә үзем бирәм» дигән вәгъдәсе бар. Күз алдында исбатлады. 
Әле бит ул чакта уразабыз 19 сәгать 35 минут иде. Быел ул башланып киткәндә 16 сәгать 21 минут кына булды. Җәй башының салмак кына җылына башлаган, дөньяның хуш искә күмелгән, кошларның өздереп сайраган, бал кортларының нектар җыйган чаклары.
Ураза ае – ул мөселманнарның иң матур, иң изге, иң рәхәт көннәре. Максат бер генә – тәүбә итеп,яман, начар гадәтләрдән арынырга да, ничек кенә булса да Аллаһының рәхмәтенә ирешергә иде. Аның өчен кушканнарны, әйткәннәрне үтәргә кирәк. Рамазан аеның төп гыйбадәте ураза булса да, бермә-бер савап алырлык гамәлләр бар. Тәравих намазы – шундыйлардан. Ул фарыз да, вәҗип тә түгел, шулай да аны уку, бигрәк тә мәчетләрдә җәмәгать белән уку, бик саваплы. Моны танымау – гөнаһ. Бу төнге намаз «сөннәт мүәккәдә» диеп атала.  Аны башкару – үзе бер бәхет. 
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: