Туган як

Һәр сорауга – анык җавап

Редакциябезгә дин йолаларына, гореф-гадәтләргә кагылышлы сораулар еш килә. Без аларга җавапларны киләчәктә газета битләрендә урнаштырып барачакбыз. Сезнең сорауларга бу санда үзәк мәчет имам-хатыйбы Салих хәзрәт ИБРАҺИМОВ җавап бирә.

1. Нишләп мөселманнарга дуңгыз ите ашарга ярамый?

– Динебездә төрле хайваннарга мөнәсәбәт төрлечә була. Дуңгызга килгәндә, бу хакта Коръәндә язылган: кайчандыр дөньяда бозык кешеләр яшәгән. Алар пычракка, гөнаһка баткан, хәтта Аллаһы Тәгаләгә каршы чыккан. Шуның нәтиҗәсендә бу адәмнәр Раббыбыз ләгънәтенә дучар булып, бер кавем – маймылларга, икенче кавем дуңгызларга әйләнгән. Моны инде галимнәр дә дәлилләгән, чөнки дуңгызда кешегә тиң ДНК табылган. Шуңа күрә дуңгыз ите, мае, тиресе, бөтен әгъзалары безнең өчен – хәрам. Мөхәммәд пәйгамбәрдән (саләллаһи галәйһи вәсәлләм) укучылары көймәләрен диңгездә яхшы йөзәр өчен дуңгыз мае белән майларга рөхсәт сорагач, пәйгамбәребез дә (саләллаһи галәйһи вәсәлләм) риза булмаган.

2. Ислам динендә мәчеләргә карата әйбәт караш, ә этләр хупланмый. Моның сәбәбе нидә? Нишләп эт өйдә яшәргә тиеш түгел?

– Мәчегә, чыннан да ислам динендә караш яхшы. Өйдә мәче булу – бәрәкәт. Пәйгамбәребезнең (саләллаһи галәйһи вәсәлләм) иң күп хәдисләрен җиткергән сәхабә Әбу Хөрәйрә дә песиләрне бик яраткан. Исеме дә «мәче хуҗасы» дип тәрҗемә ителә. Эткә дә караш начар түгел. Ләкин бу хайван өйне сакларга, ишегалдында яшәргә тиеш. Фатирда, йортта эт булса, фәрештәләр керә алмый, димәк, өегез җеннәр белән тула, анда нур булмаячак. Этнең селәгәе – нәҗес, ягъни пычрак. Киемегезне, кулыгызны ялап, иснәп китсә дә, киемне юарга, тәһарәт алырга кирәк. Нәҗесле кием белән намаз кабул булмый. Шул ук вакытта Аллаһ тере җаннарны кыерсытмаска чакыра. Берәү чүлдә хәлсезләнгән эткә су эчергәч, бу гамәле җәннәткә керергә сәбәп булган.

3. Исемем ошамый, алыштырырга ярыймы?

- Гомумән, балага исем кушу – бик җитди нәрсә. Аның мәгънәсе матур, хәерле булырга тиеш, модага ияреп кенә кушмагыз. Мода уза, ә бала шул исем белән үлгәнче яши. Кайбер әти-әни моны аңламый, хәтта шайтан исемнәрен дә кушучылар бар. Исемне алыштыру өчен исә җитди сәбәп кирәк. «Миңа ошамый» дигән сүзләр кабул ителми. Мәчеткә килеп, хәзрәт белән сөйләшегез. Шулай да, алыштырган очракта, кешеләр яңа исемегезне белергә, шул исем белән дәшә башларга тиеш.

4. Танышым нәфел намазларын укый, миңа да гел укырга куша. Нәфел намазлары фарызмы?

– Белгәнебезчә, безгә биш вакыт намаз гына фарыз кылынган. Аларны калдырсаң, гөнаһ. Нәфел намазларын Мөхәммәд пәйгамбәр (саләллаһи галәйһи вәсәлләм) Аллаһыга якынаер өчен укыган. Алар күп төрле, тәһарәт алгач, тәһарәт намазы, сәламәтлек өчен духа намазы, төнге – тәһәҗҗүд намазы һәм башкалар. Аларны укысаң, сәвап өстәлә, укымасаң, гөнаһ булмый. Мәҗбүриләү дөрес гамәл түгел.

5. «Әл-Мулк» сурәсен йокларга ятканда гына укыргамы? Мин сменалап эшлим, шуңа күрә көн саен укый алмыйм. Нишләргә?

– Әйе, бу сурәне (халыкта «Тәбәрәк» дип тә йөртелә ул) йоклар алдыннан пәйгамбәребез (саләллаһи галәйһи вәсәлләм) укыган, моны дәлилләүче хәдисләр дә бар. Аны көн саен уку кабер газабыннан коткара. Гадәткә керткәнсең икән яхшы, ләкин бу фарыз гамәл түгел. Сәбәп белән укый алмасаң, ниятеңә карап, хәтта әҗере языла.

6. Никахны мәчеттә укытырга мөмкинме?

– Башта никах укытырга теләүчеләр килеп, язылалар, аннары алар белән әңгәмә уздырыла. Никахның, мәһәрнең асылын, шаһитларның кирәклеген аңлатабыз. Мондый җитди адымга барган кешеләрне алдан әзерлибез. Аннары уйлар, фикерләшү, әзерләнү өчен вакыт бирелә. Ләкин без никахны мәчет бинасы эче белән чикләнмичә, туганнарны, дусларны, якыннарны җыеп уздыру ягында. Алай да, матди мөмкинлек чикле икән, мәчеттә дә укытып була.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: