Туган як

Олылап озату өчен

Адәм баласы, ничек кенә бәхетле, сау-сәламәт, матур гомер итмәсен, бу яшәүнең азагы бар. Чөнки Аллаһы Тәгалә төзегәнчә, һәр эшнең, һәр гамәлнең ахыры булган кебек, адәм балаларының да гомер ахыры бар һәм ул «үлем» дип атала.

Барлык шартлар да тудырылган 

 

Яңа туган баланы бу дөньяда яратып, хөрмәтләп каршы алган кебек, вафат булган кешене дә шулай ук хөрмәтләп, олылап озатырга тиешбез. Тәҗрибә күрсәткәнчә, кеше никадәр озак авырып ятса да, аның үлеменә якыннары күп очракта әзер түгел. Ислам дине кушканча, юу, озату, җирләү нечкәлекләрен дә белмәүчеләр шактый. Бу вакытта ярдәм сорардай, киңәш итәрдәй кешеләр булса, яхшы да бит... Шәһәребезнең Үзәк мәчете каршында эшләүче «Ихсан» вафат булганнарны Аллаһы хозурына озату үзәге (тулы исеме шулай атала), нәкъ менә ярдәм итү максаты белән төзелде дә.
Үзәктә мине аның җитәкчесе Рәфыйк абый Зыятдинов һәм Үзәк мәчет имамы ярдәмчесе Амаль хәзрәт Мирсәетов каршы алдылар. Сөйләшер алдыннан Үзәк белән таныштыруларын сорадым. Штатта биш кеше исәпләнә, Рәфыйк абыйдан кала, ике администратор, машина йөртүче һәм җыештыручы бар. «Ихсан»га керү урыны икәү. Берсеннән вафат булучының туганнарын администратор каршы ала, мәетне исә аерым капкадан кабул итәләр. Алып килергә кирәк булса, машина чакыртырга мөмкин.
Мәетне китереп, хезмәткәрләр алып кереп китүгә, туганнары, якыннары аны көтеп тора ала. Диварларга хәдисләр һәм Коръән аятьләре язылган. Биредә җеназа намазын да укырга була. 
Бина эчендә суыткыч бүлмә, шулай ук ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым госелләү бүлмәләре бар. Суыткыч бүлмәсендә мәетне берничә сәгатьтән алып, бер тәүлеккә кадәр калдырырга мөмкин. Госелләү бүлмәләрендә юу өчен өстәлләр, душлар, раковина, кварц лапмалары һ.б. кирәк-яраклар каралган. Һәм бар җирдә дә – стериль чисталык. Бүлмәләрдә ап-ак плитка арасындагы җөйләр дә, ап-ак төстә.
– Болар – Фәридә ханым тырышлыгы. Көн саен җыештырудан, юудан тыш, ул аена ике тапкыр тулысынча дивар-тү-шәмнәрне дә юа. Санитар-эпидемиология станциясе белгечләре тикшерергә килгәч, сокланып, мактадылар, – ди горурлык белән Рәфыйк абый.


Юучылар белем алып, имтихан бирәләр


«Ихсан» 2014 елда ачылганда, республикада мондый үзәкләр әле юк иде. Хәзер алар Яр Чаллыда да, Казанда да уңышлы гына эшләп килә. Амаль хәзрәт белдерүенчә, мондый үзәкләр кайбер яңа мәчетләр проектларына да кертелә.
Баштагы елларда кешеләр мәетләрне юарга дип, мәчет әби-бабайларын өйгә чакырсалар, хәзерге вакытта болай эшләү-челәр бик сирәк. Кайбер көннәр-дә үзәктә тугызар мәет юарга туры килә. Ә моның өчен әзерлекле кадрлар кирәк. Юучылар бригада белән эшлиләр. Җиде бригадада – өчәр кеше. Алар барысы да Рәйхан хәзрәт Нәҗметдиновта укып, имтихан тапшыралар. Сүз уңаеннан, туганнары теләсә, юганда ярдәм итә алалар.
Шунысы да бар, бирегә мәетне алып килер алдыннан, табибтан «үлү турында белешмә» алырга кирәк икән. Ансыз кабул итмиләр. Рәфыйк Зыятдинов әйтүенчә, берничә тапкыр якыннары үтенече белән алып, госелләп, кәфенләп куйган мәетләрне моргка ярырга алып киткән очраклар булган.
«Хәзер сорасаң, мәетне моргта да юып, кәфенләп бирәләр», дигән сүзләрне ишеткәнем бар иде. Ләкин Рәфыйк абый әйтүенчә, шәригать кушканча, юу, госелләү һәм кәфенләү бу үзәктә һәм бу үзәк кешеләре тарафыннан гына башкарыла.
Һәр мәет исеме, туган-үлгән вакыты,  юучылар, озатучылар исемнәре, җирләнгән урыны турында мәгълүмат аерым журналга теркәлә. Шул ук мәгълүмат язылган таныклык вафат булган кешенең туганнарына тапшырыла.


Ниятләре – мөселман зираты булдыру


Ә сентябрьдән «Ихсан»да өстәмә хезмәтләр күрсәтә башлаганнар. Анысы да тиктомалдан түгел, ә кешеләрнең ихтыяҗы булганга күрә.
Мәетне озату җеназа уку белән генә чикләнми. Әйтик, кем белә – кабер казыганда ләхет ничек алына? Бу сорауга өлкәнрәк кешеләр һәм татар авылларында яшәүчеләр җавап бирә ала әле. Ә кабергә куелачак ташта ни өчен кеше сурәте булырга тиеш түгел?
– Шәһәребездә ритуаль хезмәт күрсәтә торган салоннар бар, ме-нә без дә күрсәткән хезмәтләргә тагын берничәсен өстәдек. Дүрт кабер казучыбыз бар, «Ихсан» менеджеры ярдәме белән кабер ташын сайларга мөмкин, – дип аңлата Амаль хәзрәт.
Әлеге хезмәтләрдән файдаланучылар бар икән. Сентябрь аенда гына да «Ихсан» ярдәме белән барлык йолаларын җиренә җиткереп үтәп, 16 кешене соңгы юлга озатканнар. Ә планнары тагын да зурдан. Мөхтәсибәт җитәкчелеге мөселман зиратын булдырырга тели.
– Әби-бабаларыбыз гореф-гадәтләрен яңартып, күркәм, тыйнак мөселман зиратын оештырасы иде. Борынгы зиратларны, каберләрне искә алыйк әле: анда олы-олы һәйкәлләр, сыннар күрмәссез. Зур булмаган ташлар гына, аларга да иң кирәкле мәгълүмат язылган. Без дә шулай эшләргә телибез. Кабергә куелачак ташның төсен, материалын төрлесен сайларга мөмкин, әмма аларның зурлыгы бертөрле булачак. Мөхәммәд пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) дә: «Исраф итмәгез», – дигән. Ташка кеше исеме, туган-үлгән елы языла, фото ябыштырылмый, – дип дәвам итә Амаль хәзрәт.
Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (саләллаһу галәйһи вәссәләм): «Мәчетләрегезне һәм зиратларыгызны бизәмәгез», – дигән хәдисе бар. Мөселман зиратындагы каберләргә чардуганнар куелмачак, чәчәк тә, агач та утыртылмаячак. Шунысы да бар, мөселман зиратын карауны, чистартуны Үзәк мәчет үз өстенә алачак.
Дөрес, килешмәүчеләр дә табылыр. Әмма зират әдәбе барлыгын онытмыйк. Олы ташларны, биек, киң чардуганнарны мәет өчен куябызмы? Уйланыйк әле! Аларга ул таш кирәкми, алар бездән дога көтә. Ә каберне башкалардан калышмас өчен, танышлардан сүз әйттермәс өчен «бизибез». Агач, я күпьеллык чәчәкләр дә утыртабыз да, карарга, чүп үләннәрен йолкырга вакыт кына тапмыйбыз. Алайса, үз теләге белән якыныңның каберен
караучы, аны тәртиптә тотучы булгач, нигә шартларына ризалашмаска?..
«Ихсан» – бер Аллаһыга гына эчкерсез һәм камил гыйбадәт ул. Ягъни, кеше гыйбадәт кылганда Аллаһыны күргән кебек кылырга тиеш. Моны булдыра алмасаң,  «Ул сине күзәтеп тора» дип уйларга кирәк. Түбән Каманың «Ихсан» үзәге исеме җисеменә туры килеп тора, тырышлыклары, хезмәтләре өчен Аллаһы Тәгалә рәхмәтеннән калдырмасын.

Лилия Заһретдинова

Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: