Туган як

Нәзарәт имамнарны җыйды

Татарстан мөселманнары диния нәзарәте районнардагы имам-мөхтәсибләргә соңгы елларда аеруча зур игътибар бирә башлады. Һәр районның баш имамына берникадәр айлык эш хакы да бирелә. Авыллардә имамлык итүче яшь белгечләргә грантлар таратыла. Даими рәвештә белем күтәрү курслары оештырыла, әһәмиятле семинарлар һәм конференцияләр үтә. Аллаһының рәхмәте белән, мөфтиятнең чираттагы пленумын һәм еллык семинарны...

Татарстан мөселманнары диния нәзарәте районнардагы имам-мөхтәсибләргә соңгы елларда аеруча зур игътибар бирә башлады. Һәр районның баш имамына берникадәр айлык эш хакы да бирелә. Авыллардә имамлык итүче яшь белгечләргә грантлар таратыла. Даими рәвештә белем күтәрү курслары оештырыла, әһәмиятле семинарлар һәм конференцияләр үтә. Аллаһының рәхмәте белән, мөфтиятнең чираттагы пленумын һәм еллык семинарны үткәрү өчен, тәүге мәртәбә безнең Түбән Кама районы сайланды. Ул «Чайка» ял базасында үтте.
Пленум утырышы белән башланган семинарда барлык районнарның имам-мөхтәсибләре (баш имамнары), мәдрәсә мөдирләре, нәзарәтнең бүлек җитәкчеләре, президент аппараты белгечләре -
барысы 100дән артык кеше катнашты. Пленум барышында 2015 елгы хаҗга нәтиҗә ясалды. Мөфтинең беренче урынбасары күптән түгел районнар буйлап йөргән комиссиянең эш нәтиҗәсе белән таныштырды. Ислам университеты ректоры Рафик Мөхәммәтшин Болгар җирендә төзеләчәк академия турында мәгълүмат бирде. Мөфтиятнең хәләл комитеты җитәкчесе үз эшчәнлегенә хисап тотты.
Җыелышны йомгаклап, мөфти Камил хәзрәт дин әһелләренә җаваплы эшләрендә уңышлар теләде. Аеруча тырыш булганнарына Рәхмәт хатлары тапшырды. Шөкер, Түбән Кама мөхтәсибәтенең өч хезмәткәре мөфти кулыннан Рәхмәт хатлары алдылар. Шул ук көнне бар кунак-лар да, ахшам намазына, Түбән Кама шәһәре үзәк мәчетенә килделәр. Намаздан соң, «Ихсан» үзәгенә кереп, шәһәребездә оештырылган җеназа хезмәте белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.
Семинарның икенче көне иртәдән кичкә кадәр сабак алуга багышланды. Дәресләрне Рәсәй ислам университеты остазлары алып барды. Рөстәм Нургалиевнең «Ислам икътисадының үзенчәлекләре» һәм Сәет Шаһавиевның «Экстремизмның тамырлары каян килә?» дигән темаларга лекцияләре имамнарда аеруча зур кызыксыну уятты. «Түгәрәк өстәл»дә тәҗрибә уртаклашу йөзеннән, дүрт имам үз районнары турында сөйләделәр. Җәлил хәзрәт Фазлыев Балтач районында балалар белән ничек эшләүләрен сөйләде. 8 меңлек район үзәгендә алтынчы мәчетне төзүләрен, зур мәдрәсә бинасы күтәрүләрен әйтеп үтте. Чаллы шәһәре имамы Әлфәс хәзрәт, шәһәр җитәкчелеге белән берлектә, шәһәр читендә ясаган корбан чалу урыннарын сөйләде. Узган гаеттә өч меңгә якын корбан чалынганын хәбәр итте. Мамадыш районы имамы Илһам хәзрәт тә бик кызыклы фикер белән уртаклашты. Авылдан киткән кешеләрне туган җирләренә тарту йөзеннән, һәр авыл имамы аларның адресларын табып, һәркайсысын гаеткә чакыра икән. «Шуннан соң, гает бәйрәмнәрендә шәһәрдән авылга кайтучылар саны артты», дип үз шатлыгын белдерде хәзрәт. Сарман имамы Сәгыйть хәзрәт балалар өчен оештырыла торган җәйге лагерьлар турында сөйләде. Үз чиратыбызда, без дә дини мәрасимнәр: никах уку, исем кушу, җеназа хезмәтләренә кагылышлы тәҗрибәбез белән уртаклаштык.
Өченче көнне имамнар университеттан килгән Мисыр шәехе Хәсән Һәдиядән хатаба (риторика) гыйлеме алдылар. Вакытында өч факультет (Коръән, хокук һәм дәгъват) тәмамлаган остаз хәзрәтләргә вәгазь сөйләү серләрен чиште, вәгазьчеләрнең күпчелеге ясый торган хаталарга тукталды. Семинар азагында мөфтиятнең хәләл комитеты баш эксперты Фоат Мөхәммәтов кошчылык фабрикаларының нинди тәртиптә тавык суюларын аңлатты. Кибетләрдәге «хәләл йомыркалар» турында бераз сөйләде. Хәләл исеме астында чыгып килгән «Сарман пилмәне»н җитештерә торган ширкәтнең килешү шартларын бозуы сәбәпле, лицензиясе озынайтылмау турында искәртеп китте. Татарстан дәваханәләрендә балаларны сөннәтләү хезмәтен бер стандартка туры китерүгә керешелгәнен җиткерде. Беренче булып, «хәләл сөннәтләү»гә кагылышлы килешүне әлеге комитет белән республика балалар клиник дәваханәсе (ДРКБ) төзегәнен телгә алды. Өйдән-өйгә йөрүче сөннәтче бабайларның саны арткан вакытта, бу файдалы эштер, инша Аллаһ. Соңгы елларда өйләрдә бала табу очраклары күбәю сәбәпле, имамнар бала табу йортларында да дин тотучылар өчен кайбер шартларны тудыруның әһәмиятен күтәреп чыктылар.
Өйдә бала табарга ниятләгән аналарны, табиб-лар чакыруы һәм прокуратура кисәтүе белән генә бала табу йортларына китереп булмаячагы көн кебек ачык. Җиһазларны яңарту белән бергә, бала табу йортларында совет заманыннан калган тәртипләрне дә үзгәртергә, заманага яраклаштырырга вакыт. Мөслимәләргә зур-зур шартлар кирәкми: бала тапканчы намаз укыганда киеп тору өчен - намаз күлмәге; хатын-кыз табиб; аерым бала табу урыны (чаршау белән бүленсә дә ярый) һәм ризыкның хәләл иттән әзерләнелүе. Әлеге хезмәтләрне, түләүле итеп, аерым прейскурант белән кертергә мөмкин. Абыс-тайларын яраткан ирләре түләсеннәр. Фоат хәзрәт киләчәктә әлеге тәкъдимнәр дә каралачагын әйтте.
Семинар барышында имамнар кичен чәй табынында җыелышып, һәркем үз кайгы-шатлыклары белән уртаклашты. Рәсми булмаган төстә фикер алышулар, кайнар бәхәсләр барды. Әлеге чара имамнар өчен бик тә файдалы һәм уңышлы үтте.
Сабагы сабак инде, мулла кешегә кайда барса да бер кайгы: ничек ашатырлар икән? Кунакта йөреп, тәмле ризык белән шактый «бозылган» муллаларга ярау бик авыр. Бу уңайдан, «Шинник» туклану комбинатының ризык әзерләүче уңганнары үз хезмәтләрен югары дәрәҗәдә башкардылар. Касыйм кызы Розалия табыннарны гел яңартып, төрләндереп торды.
Республиканың бар имамнары исеменнән, әлеге чараларны оештыруда ярдәм иткән «Татнефть-Нефтехим» идарәче компаниясе җитәкчесе Әнвәр Фәсих улы Вахитовка, «Шинник» туклану комбинаты хезмәткәрләренә, СБО «Шинник» оешмасына һәм «Чайка» ял базасы хезмәткәрләренә рәхмәтләребезне белде-рәбез.
Изге догалар белән,
Йосыф ДӘҮЛӘТШИН,
Түбән Кама муниципаль районы мөхтәсибе.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: