Туган як

«Нур» мәчете төзелеше ахырына якынлаша

Гагарин урамындагы яңа мәчеткә муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин һ.б. җитәкчеләр килеп, ахырга якынлаша торган төзелешкә соңгы үзгәрешләр кертү буенча үзләренең кыйммәтле күрсәтмәләрен бирделәр, киңәшләрен җиткерделәр. 2007 елда җир алынып, 2008 елда керешелгән бу мәчет төзелеше, бер тукталып, бер дәвам иттерелеп, ниһаять, Түбән Камага шәһәр статусы бирелүгә ярты...

Гагарин урамындагы яңа мәчеткә муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин һ.б. җитәкчеләр килеп, ахырга якынлаша торган төзелешкә соңгы үзгәрешләр кертү буенча үзләренең кыйммәтле күрсәтмәләрен бирделәр, киңәшләрен җиткерделәр.
2007 елда җир алынып, 2008 елда керешелгән бу мәчет төзелеше, бер тукталып, бер дәвам иттерелеп, ниһаять, Түбән Камага шәһәр статусы бирелүгә ярты гасыр тулган шушы елда төгәлләнәчәк. «Нур» мәчетен Корбан гаетендә (ул быел 12 сентябрьгә туры килә) тантаналы ачу күздә тотыла.
Түбән Кама мөхтәсибе, шәһәр үзәк мәчете имам-хатыйбы Йосыф Дәүләтшин әйтүенчә, нигезенә беренче таш салынганда бу мәчет төзелеше 60 миллион сумга төшәр дип уйланылган булган. Чынлыкта ул 80 миллион сумга барып баскан. Йосыф хәзрәт әйтмешли, мәчет - гипермаркет та, завод та түгел, алай тиз төзелә алмый. «Нур» мәчете төзелеше мәхәллә халкының, эшмәкәрләрнең һәм төрле вазыйфа биләүче мөсел-маннарның хәйрия акчасына салынган. Үзенчәлеге - мәчетнең проектын ясарга алынган архитекторлар башта ук имамнар белән берлектә, намаз ияләренә һәм бирегә йөриячәк мөселманнарга уңай шартлар тудыруны максат итеп куйганнар. Шуңа күрә дә, мәчеткә керү, кием элү, тәһарәтләнү һәм уку бүлмәләре, бер-берсе белән очрашмаслык итеп, ирләр һәм хатын-кыз өчен аерым эшләнгән. Ирләр намазны - «Нур»ның беренче катындагы 400-500 кешегә исәпләнгән үзәк урында, ә хатын-кызлар икенче каттагы балконда (анысы 200 кеше сыйдыра) укыячаклар. Аскы, подвал өлешендәге ашханә ифтарлар, никах мәҗлесләре һ.б. өчен уңайлы эшләнгән.
«Нур» имамы Рөстәм Идиятуллин белән аның урынбасары Рәсүл хәзрәт Хәйретдинов безгә мәчет бүлмәләрен һ.б. күрсәтеп чыктылар. Мәчет эченең мәһабәтлеген, зәвыклы бизәлешен, идәннәренә түшәлгән йомшак келәмнәрне, эчке баскычлардагы заманча төстәге плиткәләрне һәм гарәб «бяз»е белән бизәлгән стеналарны күреп сокландык. Эчке һәм тышкы як диварлардагы мозаикалар, баскыч һәм балкон култыксаларындагы тимер рәшәткәләр бизәкләренә Казанда яшәүче дизайнерлар Лилия һәм Дима Мусиннарның күңел җылысы салынган... Түшәмендә - озынлыгы дүрт метр булган яктырткыч, анысы Самарадан ук кайтартылган, пыялалары бәллүргә охшатып ясалган.
Вакытлыча мәчет эчен-дә урнашкан «Нур» сәүдә урыны өчен дә ишегалдында, капкадан керүгә уң кулда, җыйнак кибет җиткезелә икән. Ишегалдын матурлау, манараларны сылап буяу, мәчет бинасын буяу (анысының нинди төстә булырга тиешлеген Айдар Метшин катнашында, аның киңәше буенча ачыкладылар), уку класслары диварларына язу такталары элү, урындык-өстәлләр тезү кебек соңгы күңелле мәшәкатьләр генә калган. Шулай итеп, «Нур»да дини гыйлем алучылар бу уку елын төзелеш тәмамланган мәчеттә башлаячаклар, никах укыту, балага исем кую кебек гаиләдәге олы вакыйгалар өчен дә «Нур»ның ишекләре һәрчак ачык булыр.
«Нур» мәчетенә, аның җитәкчеләренә һәм мәхәллә халкына хәзерге, дөнья күләмендә динебезгә пычрак ату барган бер чорда, тырнак астыннан кер эзләү-челәргә җай калдырмаслык итеп дин-ислам бавына ныклап тотынырга һәм, үзара ызгышларсыз, татулык белән, башка диндәгеләргә үрнәк булып яшәргә язсын.
Сәхифәне Фирая МОРАТОВА әзерләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: